Барыбыз да шунда барасы дип…

image45Яшәсен туган авыллар,
Беркайчан таралмасын.
Кайтыр җирем калмады дип,
Якташлар еламасын.
(«Яши әле, яши Әбдекием» шигыреннән).

Шулай әкрен генә авылымның ике урамы уртасыннан Бүтәкәле елгасы ага тора, ә караңгы йортлар күбәя бара…

Эш сөючән Татар Әбдекие авылыннан чыгучылар кайда гына яшәсәләр дә, мәңгелеккә үз авылы зиратына — туганнары янына «кайтырга тырышалар». Ни хикмәттер, читтә гомер итүчеләрдән беркемнең дә читтә каласы килми шул. Йөзәр-меңәр чакрым юл үтеп булса да, туган авылы зиратын «эзлиләр». Кендек каны тартумы бу, туган нигез тартумы… 

Барыбыз да шунда барасы дип,  каберләр казу өчен кирәкле нәрсәләр алырга акча тупларга булдык. Бер атна өчендә халыктан 100 мең сум акча җыелды. Анарга өстәп авылдашыбыз Хәбил Хаҗи улы Бикташев бик кирәле отбойный молоток җибәрде. Бөтен катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. 

Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено