Хуш киләсең, Яңа ел!

Пл. КуйбышеваКадерле вә хөрмәтле газета укучы­ларыбыз! Бөтенебез өчен дә бик авыр бул­ган, хәвеф-хәтәрләре белән истә калган кәбисә елы тарихта калып бара. Ел буе, бер-беребездән качып, авыз-борын­нарыбызны ябып, урамда очраган дуслар-туганнарыбызны кочып сәламләргә дә куркып яшәдек.
Кемгә ничектер, ә “Бердәмлек” газета­сы редакциясе һәм газета укучылары өчен ул матур гына башланып киткән иде. “Лукойл” нефть компаниясенең гран­тын отып, “Бердәмлек” газетасының 30 еллык юбилей чараларын халык белән уздырырга теләп, редакция хезмәткәрләре, илле яшьлеген билгеләп үтүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән берлектә, Толь­ятти, Сызран шәһәрләренә, Выселки, Иске Усман, Байтуган, Иске Ярмәк, Гали һәм Мәчәләй авылларына барып, халык белән очрашулар-сөйләшү­ләр үткәрдек, бер-беребездән бик канәгать калып, сез – газетага язылырга, без – газе­таны тагын да эчтәлеклерәк итәргә сүз куе­шып, мондый очрашуларны даими оештырып торырга кирәк дип, аерылыштык.

Кызганычка, Камышлы район үзәгенә, Ба­лыклыга, Шенталы районының Денис һәм Әбдеки авылларына барып җитә алма­дык. “Татарский пятачок” дип аталган җыр­лы-гармунлы бәйрәмебезне дә үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. Әле бит Красный Яр, Елховка, Челно-Вер­шины рай­оннарында да татарлар күпләп яши, алар белән дә очрашасы, уй-хыялларын беләсе килә.
Аның каравы, коронавирусның ре­дак­ция өчен бер файдасы да булды – “Лу­койл” компаниясе биргән грант акчасын редак­ция өчен яңа комьютерлар һәм компьютер про­граммалары алырга рөхсәт бирелде. Шу­лай итеп, 15 — 20 еллар чамасы эшләп туз­ган иске комьютерларны яңартырга мөм­кин булды. Грант бирүчеләребезгә, хә­лебезне аңлаган өчен, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игъ­лан ителгән конкурсыбыз да бик уңышлы үтте. Ел башыннан ук газетага сугышта кат­нашкан, тылда эшләгән ве­тераннар турында язылган хатлар, уку­чыларның инша­лары килә башлады. Һәр хатта туган­нарының ачы язмышы, югалту-әрнүләре генә түгел, ата-бабаларының су­гышта күрсәткән батырлыклары бе­лән горурлану хисе, истәлеген саклау теләге дә ярылып ята иде. Күпләр ерак бабаларының сугыш юлын, бүләкләнгән орден-медальләре исемлеген интернет аша эзләп тапканнар. Шушы язмалар арасыннан җиңүче бу­лырлык өч мәкаләне сайлап алуы кыен булды, әлбәттә. Редакция коллегиясе эч­тәлеге буенча да, язылышы һәм эзләнү эшләре алып барылу буенча тирән мәгънәле язмаларны сайларга тырышты. Нәтиҗәдә, бертавыштан, өченче урын — Самараның “Яктылык” мәктәбендә укучы Альмира Сәетовага, икенче урын — “Яктылык” мәктәбе укучысы Әминә Гарифуллинага һәм беренче урын Отрадныйдан Роберт абый Гәрәевка бирелде. Алар барысы да “Бердәмлек” газетасына ярты елга язылу белән бүләкләнәчәкләр.

Иң сөенечле хәбәрне иң азакка кал­дырдым – “Бердәмлек”кә язылучылар са­ны һәр елдагыча 100 – 200ләп кешегә кимемәде, былтыргы дәрәҗәдә калды. Милләтебез, җилкәсен куеп, газетабызны саклаганы өчен чын күңелебездән рәхмәт әйтеп, барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз һәм чәчәкле-бизәкле календарь бүләк итәбез. Үткән елгы кебек үк, һәрвакыт элемтәдә булыйк, хәлләребезне белешеп, мәкаләләр язышып, бәйрәмнәр белән котлашып яшик. Шуны да искәртеп үтәсем килә: хәзер инстаграмда ber_dem_lek бите бар. Керегез, карагыз, фикерләрегезне языгыз. Шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә дә безне табарга була. Тик шуны истән чыгармагыз: интернеттан укыйбыз дип, газетага язылырга онытмагыз.

Киләсе очрашуларга кадәр!

Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 942

Комментирование запрещено