Хөрмәтле сыйныфташым! Сине күркәм бәйрәмең – юбилеең уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телим.
Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.
* * *
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, туганыбыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.
Туган көнең белән котлыйбыз,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың.