Сезне - танылган җәмәгать эшлеклесен, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче милләтпарвәрне, меценатны — күркәм юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Кылган изге гамәлләрегез, эчкерсез ярдәмегез белән Сез чын-чынлап ике бишлегә лаек. Әмма ләкин Аллаһы Тәгалә Сезне ун дистәле юбилеена да шул егет кыяфәтендә ныклы сәламәтлек белән ирештерсен иде.
Шулай ук Сезгә гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге һәм хезмәтегездә зур уңышлар телим. Тормышыгыз хезмәт шатлыгы, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның мәхәббәте белән сугарылып торсын. Сезнең бөтен башлангычларыгызга һәм матур уй-планнарыгызга гел уңыш кына юлдаш булсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
* * *
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.
Әтиебезнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр hәрбер ир-атта,
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, дибез, рәхәттә!
Киңәшләрең hәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшибез без.
Синең белән hәркөн чын йөрәктән
Горурланабыз, әти, яшермибез!
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газиз кешебез,
Башыбызны иябез синең каршыңда!
Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең Изидә, кызларың Алсу hәм Румия, кияүләрең Мансур һәм Илдар, оныкларың Мәрьям, Асия, Сафия.