Ульян өлкәсе татарларының «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хасибулла улы ХӘЛИМОВка!

2Хөрмәтле Исхак әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!

Ильяс Гомәр улы Шәкүров,
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры, татар милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Фарук улы САФИНга!

xp9cEF1K2UgХөрмәтле Рәмис әфәнде!

Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлыйм! 

Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!

Ихлас йөрәктән сәламәтлек, тынычлык, иминлек, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, зур җиңүләр телим.

Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Исполнительному директору Самарской областной татарской национально-культурной автономии Руслану Ибрагимовичу МУСТАФИНУ!

1Уважаемый Руслан Ибрагимович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения, пожелания счастья,  успехов, воплощения всего задуманного, неиссякаемой энергии, оптимизма, и самого ценного – крепкого здоровья!

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка!

a_b639410dХөрмәтле Әнәс әфәнде!

Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.  Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын.


Buket-krasnyh-roz-s-lentojИ.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.