Камышлыдан Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА: «Чир кагылган халык исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм!»

iНи кызганыч, 2020 елда бик күпләр якыннарын югалтып, зур хәсрәт кичерде.  Бик аяныч, бик куркыныч булды. Илебезгә, өлкәбезгә, районыбызга, хәтта авылларыбызга пандемия килеп җитте, безне чорнап алды.

Сакландык кебек: маскасын да кидек, кулларыбызны да юып тордык. Саф һава сулап, әкияти урманыбызда чаңгыда да йөредек. Әмма, кызганычка, бернигә дә карамый, декабрь аенда бу ямьсез чир безгә дә кагылды. Шифаханәгә барып анализ биргәч, телефон аша чир эләктерүебезне белдерттеләр. «Өегездән чыкмагыз, кемгә дә кермәгез, кемне дә кертмәгез», — дип кисәттеләр. «Ә инде хәлегез авырайса, ашыгыч ярдәм чакырыгыз», — диделәр.

Бик нык кайгырдым, еладым… Бер Раббымнан ялварып, сәламәтлек сорадым. Белгән догаларымны кат-кат укып чыктым. Температурам күтәрелде, борынга томау төште, исне тоймый башладым, үз хәлемне үзем генә белдем…

«Терелерменме, исән калырмынмы мин?» — дигән уйлар чорнап алды. Тормыш иптәшемнән «Ясин» чыгуын соралдым. Әбиемнән ишетүем буенча, ул сүрәне укысалар, адәм баласы йә терелә, йә дөнья белән хушлашуы җиңелрәк була.

Чиребезне әйткән көнне үк поликлиникадан шәфкать туташы Зарина Галәүтдинова икебезгә дә ике пакет дарулар китерде. Икебезгә — 24 меңлек дарулар! Ничек кулланырга икәнлеген дә аңлатып язып калдырды. Баш табиб урынбасары Мәсхүт әфәнде Хәкимов, участок шәфкать туташы Яриева Румия кайгыртып, хәлебезне сорап тордылар. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Бадыкова Гөлсинә килеп, анализлар алып китте. Барлык табибларга, шәфкать туташларына чир кагылган халык исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм!..

i

Күрше-тирәләргә дә рәхмәтем зур. «Мини пекарьня» хуҗасы Сәрия ханым Айдинова үзенең тәмле ризыклары белән тәэмин итеп торды. Районыбыз волонтеры Рөстәм әфәнде Шафигуллин Яңа ел бәйрәме уңаеннан ике пакет җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар, дарулар китерде. 

Чиксез рәхмәтләрем барлык ярдәм кулы сузучыларга!..

Аллаһыга шөкер, сау-сәламәт калдык һәм тагын да якты дөньяларда матур гына иман байлыгында абынмый, егылмый, ялгышмый, адашмый, югалтулар күрмичә, чәчәкле язларны, җиләкле җәйләрне, мул уңышлы көзләрне, ап-ак кышларны күрергә насыйп булса иде…

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1348

3 комментариев

  1. Альхам дулилах

  2. апай аллам сине бу юлда сакласын .