«Мөселманнар Ерак Көнчыгышта. Тарих һәм бүгенге заман» дигән китап тәкъдим ителде

ovibmhcVV3k[1]Китап басма һәм электрон версиядә китапханәләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнарына таратылачак.

2020 ел азагында Ерак Көнчыгыштагы мөселман җәмгыятенең Россия империясе чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын анализлый торган уникаль фәнни хезмәт — «Мөселманнар Ерак Көнчыгышта. Тарих һәм бүгенге заман» дигән китап тәкъдим ителде. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап Россия империясе (тарихи документлардан күренгәнчә, ул чорда Байкал аръягында беренче татар авыллары барлыкка килгән һәм 1833 елда тәүге мәчет төзелгән) дәвереннән башлап өч өлешкә бүленгән. Кушымтада Россия империясе, СССР һәм Россия Федерациясендә халык санын алу мәгълүматларына нигезләнгән меңгә якын таблица һәм диаграмма китерелгән. Аларда Ерак Көнчыгыш мөселман җәмгыятендәге этнодемографик процесслар сурәтләнгән.

Китапка материалларны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин һәм Урал дәүләт тау университетының теология кафедрасы доценты, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы доценты Алексей Старостин җитәкчелегендәге Урал галимнәре төркеме әзерләгән.

Проект Президент грантлары фонды тарафыннан да хупланган, шуның нәтиҗәсендә киң колачлы эш башкарылган. Китап, шулай ук аның электрон версиясе, китапханәләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнарына таратылачак. Бүгенге көндә китапны басмага әзерләү юнәлешендә эш бара, диелә хәбәрдә.

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин сүзләренчә, «шуны аңлау кирәк: мөселманнар Ерак Көнчыгышта килмешәк түгел. Бу тарихи яктан расланган. Алар өлешчә төбәкне төзүчеләр дә булып тора. Бүгенге көндә дә күп кенә мөселманнар төзелеш белән шөгыльләнә, базарда һәм башка өлкәләрдә эшли», дип искәртә ул.

«Без чынбарлыктан кача алмыйбыз. Курыкмас өчен, кешеләр белән танышу кирәк. Алар килеп урнашкан илнең яки төбәкнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру, телне өйрәтү өчен, мигрантлар белән комплекслы эш алып бару зарур. Бу җәмгыятьләргә генә түгел, бөтен кешегә дә кагыла. Күршеңнең кем икәнлеген белергә кирәк», — диде Әхмәт Гарифуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 701

Комментирование запрещено