Мәчетебезнең өметле өммәте

iАвыл мәчетләренең көн­күреше, күбесенчә, садака хи­са­бына бара. Аллаһыга шө­кер, безнең Мәчәләй авы­лын­да мәчеткә булышучылар шактый, ихлас күңелләре ку­шуы белән Аллаһы йортына ярдәм итәргә тырышалар.

Шакир Таһир улы Абд­рахманов һәм Рөстәм Вә­лиулла улы Шабаев турында аеруча әйтеп үтәсем килә. Бу егетләрнең йортлары мәчеткә якын урнашкан, шуңа да, күңелләрендә иман булганга да, еш кына мәчеткә кереп, Таһир хәзрәт, нинди эш бар, дип сорашып, кирәк чакта булышып торалар. Мәсәлән, үткән елда үз теләкләре,  тырышлыклары белән һәм үз акчаларына мәчетебездәге гади электр лампочкаларын автомат рәвештә кабына һәм сүнә торган светодиод лам­паларына алыштырдылар. Мә­хәллә халкына азан тавы­шы яхшырак ишетелсен өчен, яңа тавыш көчәйткечләре сатып алдылар. Хәзер мәчетебездән ерак урнашкан урамнарда да азан яхшы ишетелә. Бер ел элек Шакир Абдрахманов та мәчет­кә яңа телевизор, DVD плеер, микрофоннар сатып алып, җайлап куйган иде. Шулай итеп, авылыбызның тырыш кеше­ләре ярдәмендә мәчетебез заман стандартларына туры китерелеп җиһазландырылды.

2020 елның соңгы җомга намазында мәчетебезгә даими ярдәм итеп торучыларга ае­рым дога кылдык. Биргән садакалары, кылган гамәлләре үзләренә меңләтә кайтсын, Хо­дай аларга бәрәкәтле эшләр бирсен, теләкләре кабул бул­сын, гаиләләренә исән-сау яшәргә насыйп булсын. Шакир Абдрахманов үзе дә җомга на­мазларына еш килә башлады, без моңа бик шатбыз.

Быел авыл халкы арасында югалтулар күп булды. Кыз­ганычка, картларыбыз бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бара. Күптән түгел генә тагын бер аксакалыбызны — Ибраһим ба­бай Абдрахмановны җирлә­дек. Ул бик яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын, Раббым. Әтисе урынына хәзер улы Ха­лит мәчеткә йөри башлады. Ха­лит та еш кына мәчет эшләрен­дә булыша. Самарадан кайт­кан саен намазга килеп, садака­лар биреп торучы Минтаһир Субеевны да искә алмыйча булдыра алмыйм.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп,  мәчетләрнең, авылның килә­чәге сезнең кулларда, дип әйтә­сем килә. Мәчетләрнең ишек­ләре һәрвакыт ачык, намаз укый башларга беркайчан да иртә һәм беркайчан да соң түгел. Чит­тә яшәүче яшьләребезне авыл­га ешрак кайтырга, җомга, өй­­лә намазларына килергә ча­кы­рам. Гореф-гадәтләребезне сак­лау, динебезне алып бару, балаларыбызны дөрес юлга бастыру, тиешле әхлаки тәрбия бирү, киләчәк буын өчен үрнәк булу – безнең төп бурыч ул. Мәчетләребез киләчәгенә, Мә­чәләй егетләренең йола­ларыбызны, динебезне сак­лаучы һәм арттыручы була­чагына нык ышанам!

Хатымда атап үтмәгән, лә­кин шулай ук мәчеткә даими булышып торучы ир-атларга, егетләргә һәм хатын-кызларга зур рәхмәтләребезне җитке­рәм. Аллаһы Тәгалә аларның ба­рысына да исәнлек-саулык, хә­ерле тормышлар насыйп ит­сен.

Һәрбарчабызга шатлыклы көннәр, уңышлы эшләр, тыныч тормышлар алып килсен!

Таһир БУЛАТОВ, 181 мәхәллә имамы.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 987

Комментирование запрещено