Иске Җүрәй (Фәйзулла) авылында җәдитче ахун Насретдин Шаммасов һәм аның дәвамчылары яшәгәннәр!

iХөрмәтле милләттәшләр! Иске Җүрәй (Фәйзулла) авылы тарихын барлап, мәгълүматлар туплау юлында актив эшләр дәвам итә. Бу авылда җәдитче ахун Насретдин Шаммасов һәм аның дәвамчылары яшәгәнлеге турында уникаль материаллар табылды. Аның унике баласы – бар да мәгърифәтчеләр (просветители). Аларның дәвамчылары Россиянең төрле почмакларында актив тормыш алып баралар. Чит илләрдә яшәүчеләре белән дә элемтә урнаштыру дәвам итә.

Ахун Насретдин Шаммасов – җәдитче. Кемнәр соң алар җәдитчеләр?! Түбәндә менә шул хакта кыскача аңлатма бирелә.

Ни кызганыч, без - хәзерге заманда яшәүче татарлар - үз милләтебез белән горурланырлык күп нәрсәне белмибез шул. Мәсәлән, ни өчен соң татарлар бик борынгы заманнардан алып мәгърифәтле халык булып саналганнар?!

Нинди генә авырлыклар аша үтмәсен, татар халкы үзенең белемгә омтылу көчен беркайчан да югалтмаган. Котычкыч колониаль изелү, басым астында да үз милләтенә, диненә, теленә карата булган хөрмәтен  югалтмыйча, милли үзаңын саклап, гасырлар буена азатлык сугышы алып баралар.

Пугачёв җитәкчелегендәге крестьян сугышында татар-башкортлар Россия империясенең нигезен дерселкетә. Ахырда аларга карата басым бераз бушый һәм үзләренә бертөрле иреклек бирелә.

Шуннан файдаланып, төрле эшмәкәрләр үсеп чыга. Алар үз халкының хәлен, аның аң дәрәҗәсен кайгыртып, аларны югары үсеш юлындагы капитализм шартларына яраклаштыру юлларын эзлиләр.

Тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов раславы буенча, нәтиҗәдә элгәре дә, әле хәзер дә мөселман дөньясында аларга тиңе булмаган, данлыклы галимнәр барлыкка килә. Алар мөселман илләрендәге укыту-тәрбия системасын тамырдан үзгәртеп, татар мәгърифәтен өр-яңа эзгә салалар.

Элгәре мәдрәсәләрдә унар ел укып та, укый-яза белмәгәннәр. Габдулла Тукай да бу хакта: “…Укыдык без мәдрәсәдә, белмәдек бернәрсәдә!” — дип яза. Яңа оешкан җәдитче мәдрәсәләрдә шәкертләр бер елда ук укырга-язарга өйрәнәләр.

Искелекне яклап, кадимчеләр яңалыкка нык каршы торсалар да, җәдитчелек  югары үсеш ала, чөнки алар халык ярдәменә, аның ышанычына таянып эш итәләр.

Мәсәлән, бер-ике ел укыгач, балаларның белемен бөтен халык алдында тикшереп, алардан имтихан алалар. Балаларының ирешкән уңышлары аларның ата-аналарында һәм авыл халкында зур горурлык уятып, аларда шатлык, куаныч тудыра.

Дини фәннәр белән бергә дөньяви фәннәрне дә укыту, төрле һөнәрләргә өйрәтүләр каралганга, җәдитчелек киң җәелеш ала. Нәтиҗәдә, күпсанлы шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, төрле белгечләр, уңышлы эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре барлыкка килә.

“Җәдит” сүзе гарәпчәдән “Яңарыш” мәгънәсендә аңлатыла. Җәдитчелекне “Татар ренессансы” дип атыйлар. Аны әле мәгърифәт (просвещение) төшенчәсе белән генә дә чикләп булмый. Ул ахырда татар милләтенең төп идеологиясенә әверелә.

Нәтиҗәдә, колониаль шартларда изелеп, наданлыкка тәгәрәгән халкыбызның хәле тамырдан үзгәрә.

Җәдитчеләр укыту челтәрен мөмкин кадәр киңрәк җәелдерү өчен төпле белемле укытучылар әзерләүне дә күз алдында тотып, махсус мәдрәсәләр һәм укытучыларның белемен үстерү буенча курслар оештыралар.

Халык арасында зур хөрмәт казанган дин галимнәре – ахуннар да барлыкка килә. Шунысы кызыклы, алар укыту-тәрбия мәсьәләләре белән чикләнмичә, балаларның кайсы якка сәләтле булуын ачыклап, шул юнәлештә аны үстерү чарасын да күрергә тырышалар. Аларны ничек тә мөстәкыйль тормышта адашмыйча, үз юлларын табарга өйрәтәләр.

“Мин татар баласы!” — дип горурланырлык шәхесләр тәрбиялиләр һәм аларны үз милләтенең киләчәген кайгыртып яшәргә дә өйрәтәләр.

Иң элек, алар үзләре киң кырлы һөнәр осталары булып, халыкка бөтен яктан да үрнәк күрсәтеп, авыр заманнарда аның төп ышанычы, киңәшчесе һәм таянычы булып яшиләр.

Җәдитчеләр киң кырлы, югары белем ияләре булулары белән бергә халыкны пич чыгару, умартачылык, тимерчелек, бакчачылык, кырчылык һәм малчылык кебек эшләрне алып баруның алдынгы ысулларын, кулинария яңалыкларын, тегү, “калёный» кирпеч сугу һәм башка тормышта кирәк булган һөнәрләрне үзләштерергә өйрәтәләр.

Ни кызганыч, хәзерге көндә ахун Насретдин Шаммасов нигез салган милли үзаң Иске Фәйзулла авылы кешеләрендә яхшы сакланган дип мактанып буламы? Юк шул!

Аның үзе турында белгән түгел, бер генә ишеткән кеше дә табылмады. Ә ахун Насретдин хәзрәтнең улы Закир мулла авылда актив укыту-тәрбия эшләре алып барган өчен әле репрессия корбаны да була бит!

Хәзерге вакытта Шаммасовларның киң таралган дәвамчыларының эшчәнлеге, тормыш юлы турында да төрле мәгълүматлар туплана. Алар кызыклы һәм гыйбрәтле.

Кызганыч ки, тик алар үз халкын киләчәктә милләтебезнең ышанычы булсын дип тырышсалар да, бүгенге көндә авылдагы хәлләр мактанырлык түгел. Хәзер анда төрле буыннарның нәселләр чыбырын төзү эше бара. Тик күпчелек кеше моңа битараф (безразличные).

Үзенең әти-әнисе, әби-бабасының үткәннәре, аларның казанышлары турында белмәгән һәм белергә дә теләмәгән кеше үзе дә хөрмәткә лаек була алмый. Андыйларның үз дәвамчылары да үзләрен зурлап искә алуы мөмкинме? Үз нәселен белмәгән, туганнарын санламаган кеше ул үз авылы язмышын, аның киләчәген кайгыртуга сәләтле була аламы?

Арабызда киң җәелгән мондый хәтерсезлекне заман шаукымына гына да сылтарга ярамый. Безнең бабаларыбызның күргәнәре белән чагыштырганда, хәзер без оҗмах түрендә яшибез кебектер.

Үзләрнен ничек кенә изеп-сытып, ачыктан-ачык милләт буларак юк итәргә тырышсалар да, бабаларыбыз үз телләрен, диннәрен һәм татарлык бәрәкәтен саклап калып, безнең кулларга ышанып тапшырганнар. Ә без моңа хәзер ничек карыйбыз?! Кызганыч, җәелеп сөйләмәсәк тә, хәзер тормышта бу аяныч хәлләр бик ачык күренә шул.

Шаммасовларның Иске Җүрәйдә яшәгән дәвер кызыклы һәм гыйбрәтле. Күп кенә кызыклы материалларны Яр Чаллы шәһәреннән Илгизәр Әхмәтов җибәрде. Алар кешеләр күңелендәге тирәндә яткан изге хисләр дә, бәлки, уяныр әле, дигән ышаныч тудыралар.

Шул чорларны авылның хәзергесе белән чагыштыру өчен монда бик күп нәрсә бар! Ике катлы ташландык авыл мәктәбе үзе генә дә ни тора бит! Мәрхүм Равил абый Яһудин аны яптырмас өчен ни кадәр тырышса да, мондагы кешеләрдән ярдәм һәм таяныч таба алмады.

Дөньяда булдырып булмый торган берни дә юк. Моңа тик көчле теләк һәм күмәк көч, бергәләп уйлашу, киңәшү кирәк.

Монда данлыклы Шиһабетдин хәзрәтнең шәкерте булган галим, зур газаплар белән хаҗ кылган, изге күңелле җәдитче — Насретдин хәзрәт Шаммасов яшәгән. Данлыклы мәгърифәтчеләр булып танылган аның күсанлы дәвамчылары да монда туып-үскәннәр.

Бу авылның тирән тарихы бар. Моны ачыклау, аны саклау, үстерү һәм авылның киләчәк язмышын кайгырту – хәзерге буын кешеләренең изге бурычы. Бу хакта уйланып, теләктәшлек күрсәтергә омтылучыларның да булуы – куандыра һәм башлаган эшнең уңышлы булачагына тулы ышаныч тудыра.

Бу хакта Вазыйх улы Ришат Шәйхулловка инициатив төркем исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.


КОНТЕКСТ:

Идёт работа по формированию книги об истории села Старое Фейзуллово

Просмотров: 1406

Один комментарий

  1. сулдан минем йортым