Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак

D1X_5991«Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә. 

Быел Казанда берьюлы берничә мөһим объектны ачу планлаштырыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында эшләр тәмамлана, аңа тарихи билгеләнешне кайтарырга һәм анда уку процессы оештырырга җыеналар. Шулай ук Болгар ислам академиясенең административ бинасы ачылачак. Бу турыда Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Иван Гущин сөйләде.

«Игътибар зонасында „Черек күл“ паркын реконструкцияләү кала. Монда уникаль „Гашыйклар аркасы“н төзекләндерү һәм авария хәленә бәйле мәсьәлә хәл ителде. Ул — Казанда яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын үзенә тарта торган урын», — диде ведомство җитәкчесе.

Моннан тыш, быел яз Ленин һәйкәле реконструкцияләнәчәк. Сынны махсус эремә белән чистарттылар, ә постаментның плитәләрен Кукмарада тәртипкә китерделәр.

«Бу якын арада төзекләндерелә торган һәйкәлләрнең тулы исемлеге түгел. Һәр объектны яңартуда комитетның гына түгел, проект һәм реставрация оешмалары, архитектор, реставратор, бәйсез экспертларның да хезмәте зур», — диде Иван Гущин.

Комитет башлыгы шулай ук Казанның Пушкин урамындагы бинадан чуен баскычны сату тарихын да искә төшерде. Аның сүзләренчә, йортның чын элементын югалтуны булдырмый калуның бердәнбер ысулы төзелеш эшләрен уздыруга вакытлы килешү булган. Бу социаль челтәрләрдә җәмәгатьчелектән хәбәрләр булганнан соң эшләнгән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 632

Комментирование запрещено