Баянчы Динар Бәдретдинов: «Халык көйләрен авылда өйрәнергә кирәк!»

vyХәрефкә караганда нота белән иртәрәк таныша ул. Ә баянга дәү әтисеннән кызыгып үрелә. Бүген исә ул үзешчән баянчылар белән ансамбль оештырып, халыкка яңа талантлар ача. Сүзем – яшь, танылган баянчы Динар Бәдретдинов турында. Чехиядә туган татар егете халык көйләрен кемнән өйрәнгән? Бүген баянчы булу авырмы? Без аңа әнә шул һәм башка сорауларны бирдек.

«Аннан күреп, минем дә уйныйсым килде…»

– Сүзне балачактан башлыйк әле. Сез чит илдә – Чехиядә тугансыз, ләкин тормышыгыз Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Туган ягым, дигәндә, кайсы төбәкне күз уңында тотасыз?

– Әйе, мин Чехиядә дөньяга килгәнмен. Әтием – хәрби кеше, ул вакытта  шунда хезмәт иткән. Ләкин, мин туып, ярты ел чамасы узу белән, без кире Татарстанга кайттык. Балачагым Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында үтте. Казан мәктәбендә укысам да, авыл тормышын бик яхшы беләм. Туган ягым, дип тә мин шушы авылны атар идем.

– Баянны тәүге тапкыр кулыгызга ничә яшьтә һәм кемнән күреп алдыгыз?

– Әнием мине, мәктәптә укый башлаганчы ук, сәнгать мәктәбенә бирде. Үзе дә бераз баянда уйный иде ул. Ә аның әтисе – минем дәү әтием заманында бик оста баянчы, гармунчы булган. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесендә җиңгән кеше иде ул. Аннан күреп, минем дә уйныйсым килә башлады. Сәнгать мәктәбендә укый башлагач, баянда нота буенча уйнарга өйрәнә башладым. Ләкин ишеткәнне отып уйнау – гел икенче әйбер. Моңа мин авылга кайтып, дәү әтидән өйрәндем. Татар халык көйләрен нотага карап түгел, авылда, атаклы гармунчылардан отып алып кына өйрәнеп була, минемчә. Миңа ул бәхет тиде.

– Ул чакта танылган баянчы булу турында хыяллана идегезме?

– Андый хыяллар булды, әлбәттә. Ләкин, укыган вакытта, танылуга караганда, төрле үрләр яулау теләге көчлерәк иде. Гаилә, акча мәсьәләсен хәл итү җиңел булмас кебек тоелгач, бу өлкәдән китеп торган чаклар да булды. Икеләнүләрем булса да, Аллаһка шөкер, кире әйләнеп кайттым, барысын да җиткереп була икәнлеген аңладым.

«Яшьләрнең күбесе, акчалырак эшкә кызыгып, бу өлкәдән китә»

– Гаилә дигәннән, баян зур игътибар таләп итә бит. Һөнәрегез, тормыш алып барганда, башка авырлыклар тудырмыймы?

– Элек бик күп шөгыльләнгәч, хәзер шул «иске багаж» ярдәм итә. Укыгандагы кебек биш, алты, җидешәр сәгать уйнап утырырга мөмкинлек тә юк. Авырлыкларга килгәндә, баянчылар өчен аларның иң зурысы финанс мәсьәләсе инде. Хезмәт хакыбыз күп түгел. Акчаны күбесенчә мәҗлесләрдә эшлибез. Тырышсаң, гаиләне дә, сәнгать эшен дә алып барырга була – барысы да кешедән тора.

– Тормыш иптәшегез кайсы өлкә кешесе? Сезнең һөнәрне аңлыймы, кабул итәме?

– Тормыш иптәшем музыка өлкәсеннән читтә. Төрле өлкә кешеләре булсак та, бик яхшы, тату яшибез. Ул үз эшен әйбәт башкара, балаларны да бик яхшы тәрбияли, миңа да бик ярдәм итә, киңәшләрен бирә.

– Бүген сәхнәдә яшь баянчылар артты. Сәләтле яшьләр бармы? Баянчылар арту белән, аларга булган ихтыяҗ кимемәдеме?

– Аллаһка шөкер, яшь баянчылар күп. Төрлеләре бар, бик сәләтлеләре дә күренә. Сәнгать мәктәпләрендә яхшы педагоглар эшли, алар да бик оста баянчылар әзерли. Әмма яшьләрнең күбесе, акчалырак эшкә кызыгып, бу өлкәдән китә. Аларны да яманлап булмый. Шулай да, сәләтле, тырыш кеше барыбер үз урынын таба ул.

– Шулай да, оста баянчы булу сәләттән торамы, әллә тырышлыктанмы?

– Сәләтсез, әлбәттә, булмый инде ул, ләкин тырышлык белән алдыручылар күбрәк. Бик сәләтле баянчылар да югала. Үземнән чыгып та, тырышлыкның роле зуррак дип уйлыйм мин.

«Алар профессиональ баянчылардан да остарак!»

– Сез оештырган баянчылар мәктәбе, «Сәйдәр» ансамбле турында сөйләшик әле. Һәвәскәрләр белән эшләү теләге кайчан һәм ничек барлыкка килде?

– Мин һәвәскәрләр белән эшләү турында күптәннән хыяллана идем. Ә «Сәйдәр» ансамблен оештыру идеясен «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев тәкъдим итте. Бик рәхмәтле мин аңа. Ансамбльне дәү әтием хөрмәтенә аның исеме белән атарга тәкъдим иткәч тә, каршы килүче булмады. «Сәйдәш» белән «Сәйдәр» туры килеп тә тора. Эшләргә бик яхшы базабыз, барлык мөмкинлекләребез бар. Оешкач, теләк белдерүчеләр саны бик күп булуы да шулкадәр сөендерде. Бүгенге көндә дә килеп торалар. Күбесе шундый сәләтле аларның! Музыкаль белемнәре булмаса да, төрле һөнәр ияләре баян белән чын күңелдән мавыгып, шулкадәр дәртләнеп йөриләр. Кемдер төзүче, кемдер заводта эшли. Үзләре өчен өйрәнеп, тәм табып уйныйлар. Кайберләре профессиональ баянчылардан да остарак. Алар белән эшләве дә бик җиңел. Нота белмәсәләр дә, ишеткәнне яхшы оталар, тыңлап кына да бөтен көйләрне булдыралар. Катлаулы вариацияләр, төрле стильләр дә куллана алар хәтта. Тагын шунысы куандыра: без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, хөрмәт итәбез. Әлегә концерт әзерләү белән мәшгульбез. Аерым әсәрләр белән эшлибез, төрле көйләргә поппурилар ясыйбыз, җырчылар белән дә хезмәттәшлек алып барабыз.

– Ялгышмасам, ансамбль составындагы баянчыларның яшьләре дә төрле?

– Әйе, ансамбльгә йөрүчеләрнең яшьләре төрле. Иң яшь баянчыга – 15, иң өлкәненең яше 70тән артты. «Сәйдәр»не инде чын коллектив дип атарга була: яшьләре төрле булса да, үзара дус алар. Әле менә шушы көннәрдә яллардан соң беренче тапкыр очраштык, шулкадәр сагынышканнар. Коллективыбыз арта гына, яңа килгәннәр белән аерым эшләргә вакыт җитми хәтта.

– Халык күбрәк кемне ярата: профессионалларнымы, әллә һәвәскәр, халыкчан баянчыларнымы?

– Бу сорауга төрлечә җавап биреп була. Кайбер профессиональ баянчылар халыкчан итеп уйный алмый, аларны халык кабул итмәскә мөмкин. Ләкин чын профессионаллар бар бит, алар ничек тә яхшы уйный. Мин исә үзебезнең һәвәскәрләрнең шундый булуын телим. Халык көйләрен профессиональ дәрәҗәдә уйнарга омтылырга кирәк, халык шуны ярата.

 

Блиц-сораулар:

– Татарстанда баянчыларга хөрмәт, игътибар җитәме?

– Моң төшенчәсен аңлаучылар кимесә дә, баянчыларны яратучылар җитәрлек әле.

– Баян кулыгыздан көненә ничә сәгать төшми?

– Төрлечә була. Репетицияләр булганда, дүрт сәгать буе төшми.

– Баян ул – минем…

– Тормышым!

vatantat.ru

Просмотров: 892

Комментирование запрещено