Илһам Шакиров инстаграмын кем алып баруы һаман билгесез

news_31691Инстаграмда бөек шәхесебез, легендабыз Илһам Шакировның официаль сәхифәсе эшләп килә. Профилендә: “Дөньяга килүе: 15 февраль, 1935 ел. Сарман районының Яңа Бүләк авылы. Бәләкәйдән үк җырлау. Беренче тапкыр туры эфирда радиода яңгырау — 1954 ел”, диелгән.

16 гыйнвар көнне Илһам абый Шакировның бездән китүенә инде ике ел була. Ләкин аның иҗаты һаман исән. Шуңа күрәдер инде, инстаграм сәхифәсендә үлүе турында бер информация дә язылмаган. Киресенчә, татар мәдәнияте белән бер дә таныш булмаган чит ил кешесе кайбер язмаларын, фотоларын кереп караса, Илһам Шакиров — яшь, яңа үрләр яулап баручы иҗат кешесе итеп кабул итәр бәлки.

Ә сез Илһам абыйнын Инстаграм сәхифәсенә язылганмы? Язылмаган булсагыз, шушы ссылтама буенча керегез: https://www.instagram.com/ilhamshakirov_official/   

matbugat.ru

Просмотров: 807

Комментирование запрещено