Татар кызы (Шигырьнең дәвамы)

tatar-reportazh-28Татар кызлары бик матур,
Берсеннән-берсе чибәр.
Аларны сөйгән йөрәкләр
Тукталмас, мәңге тибәр.

Зифа буйлы, сөйкемлеләр,
Ут кебек яна  күзләр.
Һәрберсен мактап туярга
Җитмәячәк минем сүзләр.
Кара, бөдрә чәчләрендә
Адашырга риза мин.
Кызларның көләч йөзләре
Күктәге айга да тиң.
Сандугачтан калышмыйлар
Җырлары һәм моңлары.
Шундый назлы, шундый йомшак,
Ап-ак, җылы куллары.
Ярата да белә алар
Чын күңелдән-алдамый.
Гашыйк булмаган егетләр
Бу шигырьне аңламый…
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис һәм Татар Әбдекие авыллары,
Шенталы районы.

КОНТЕКСТ:


Просмотров: 1179

Один комментарий

  1. Маргарита Васильева (Трофимова) в пишет:

    Ах, какая красавица. Хоть это глаз радует, на других фото то пожар ,то снегопад,то землетрясение.