55 ел бергә гомер итү — зур бәхет!

С-женой-и-сыновьями-около-своего-дома-2011-год

Нуриевлар уллары белән, 2011 ел.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Ринат һәм Гөлчирә Нуриевлар 55 ел бергә гомер итә. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, кайгысы да аз булмый, әлбәттә. Ләкин ир белән хатын бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап яши. 

Ринат абый Нуриев 1942 елны Бозбаш авылында Зиннәт абый белән Миньямал апаларның беренче балалары булып дөньяга килә.

Зиннәт абый фин сугышында булып кайткач, 1940 елда өйләнә. Туйдан соң озак та үтми сугыш башлана. Менә шулай итеп Миньямал апа беренче малаен - Ринат абыйны ире сугышта чакта алып кайта. Зиннәт абый сугыш бетеп кайтканда, Ринат абыйга өч яшь була инде. 

Яңа Ярмәк авылына урманчы булып эшкә урнашу сәбәпле, Зиннәт абый гаиләсен дә бирегә алып килә. 1959 елны Ярмәктә матур итеп  зур өй коралар алар.

Ринат абый армиядән хезмәт итеп кайткач, Гөлчирә апайга өйләнә. Кечкенә генә туйлар ясап, матур гына яшәп китәләр. 1964 елны Ринат абый мәктәптә физкультура һәм хезмәт дәресләрен укыта башлый. Тормышларын тулыландырып, ямьләндереп бер-бер артлы өч уллары Альберт, Роберт, Руслан дөньяга киләләр. Кызганычка, Альбертлары бала чакта ук вафат була. Әти-әнисе өчен бик авыр кайгы була, билгеле, күпме күз яшьләре түгелә…

Әлеге кешеләр Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре, күрәсең. Ходай сөйгән колларын авырлыклар биреп сыный, диләр бит. Янгын чыгып, өйләре дә янып бетә бит аларның… Ринат абый белән Гөлчирә апай алны-ялны белмичә, яңа өй торгызалар. Нуриевлар беркайчан да язмышларына зарланмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Бу олы җанлы кешеләрнең сабырлыгына, рухи ныклыгына сокланырга гына кала, әлбәттә.

Ринат абый 42 ел мәктәптә эшли: башта физкультура белән хезмәт дәресләре укыта, аннан соң — тарихны, директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын да башкара ул. Дәресләрдән тыш, укытучы спорт секцияләрен дә алып барырга алына: кышын – чаңгы, язын-көзен – җиңел атлетика буенча. Укучылар «Аҗаган» хәрби-спорт уены белән дә дуслашалар. 80нче елларда мәктәптә алкалы хоккей үсеш ала. Ә хезмәт күнекмәләрен егетләр хезмәт дәресләрендә генә алмадылар, Ринат Зиннәт улы белән бергә алар урман хуҗалыгына ярдәм иттеләр, фермаларда өмәләр үткәрделәр, авыл хуҗалыгы эшләре чорында колхозга булыштылар. Укытучы балаларны туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итә, кече Ватан буйлап экскурсияләр үткәрә. Колхозда да, районда да, партия эшләрендә дә актив катнаша, 1983 елны Ветераннар советы башлыгы итеп билгеләнә. Күп еллар авылыбызның старостасы да булган Ринат әфәндегә «Камышлы районының  мактаулы гражданины» исеме дә бирелә. Соңгы елларда мәчетебезнең рәисе булып та тора.

Хезмәт ветераны Гөлчирә апай гомер буена фермада сыерлар сава, 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. 

Юбилярларның уллары Роберт белән Руслан - югары белемлеләр. Үз тормышлары белән матур гына яшиләр. Роберт 20 елдан артык ветеринария табибы булып, ә Руслан 18 ел теш табибы булып эшли.

Ринат абый авылда узучы барлык бәйрәмнәрне оештыруда да актив катнаша, Гөлчирә апай клубыбызда матур җырлары белән чыгышлар ясап, авылдашларны куандырып тора.

С-братом-Рафаэлем-мамой-и-сестрой-Нурией

Ринат әфәнде әнисе һәм бертуганнары белән.

С-женой-на-курорте-«Сергиевские-минеральные-воды»-1997-год

Нуриевлар «Сергиевские минеральные воды» курортында, 1997 ел.

С-женой-и-сыновьями-около-своего-дома-2011-год

Нуриевлар уллары белән, 2011 ел.

На-уроке-истории-1997-год

Ринат әфәнде дәрес үткәрә, 1997 ел.

 

Чествование-нового-почетного-гражданина-района-2016-год

Районның яңа мактаулы гражданины, 2016 ел.

9rx-tzOVcf4

Нуриевларга кайчан гына барсаң да, бик тә кунакчыллар, тәмле чәйләре һәрвакыт әзер. Хәл-әхвәлләрне сорашып, кирәк булса — ярдәм итеп, озатып калалар.

«Ил көннәребез тыныч, балаларыбыз игелекле, тәүфыйклы булсын», — диеп догалар кылып утырган олы буын кешеләренә рәхмәт әйтәсе килә.

Ринат абый белән Гөлчирә апайга тыныч тормыш телибез. Ходай биргән гомерләрен тигезләре белән, исән-сау яшәсеннәр. 

Рузалия ГАФУРОВА, Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Безотказный лидер села

 

 

Просмотров: 1471

Один комментарий

  1. ПОЗДРАВЛЯЕМ ВАС! ОТ ДУШИ ЖЕЛАЕМ ВАМ ЗДОРОВЬЯ КРЕПКОГО.