Яңа елда – яңача

6b74298a8331e4c5c09fc1f10bff864f079c023e_727_485_cЯңа елны без үзгәрешләрдән башларга ияләшкән инде. Бу ел да шул кагыйдәдән тайпылмады. 2021 елның январеннан гамәл­гә кертелгән кайбер мөһим кануннар белән таныша башлар­га тәкъдим итәбез.

Ана капиталы

Январьдан ана капиталы  артачак. Гаиләдә туган яисә асрамага алынган беренче бала өчен — 483 881,83 сум, икенче бала өчен 155 550 сум ярдәм биреләчәк. Беренче бала өчен ана капиталын алмаган гаиләләргә, икенче  бала тугач, әлеге түләүне икесен бергә кушып -  639 432 сум итеп бирәчәкләр.

Авыл ипотекасы

2021 ел башыннан ана ка­питалын авыл ипотекасы алу өчен тотарга мөмкин була­чак. Бу программада катнашу өчен җир биләүче булу мәҗбүри түгел, арендага алып иминиятләштерергә дә була. Кредитның максималь суммасы элеккечә — 3 миллион сум күләмендә кала.

НДФЛ

Бу елдан еллык керемнәре 5 миллионнан артып киткән кешеләрнең НДФЛ ставкасы 13 проценттан 15 процентка кадәр күтәреләчәк. Шул рә­вешле җыелган акча сирәк авырулардан интеккән бала­ларны дәвалау өчен тотылачак.

Электрон хезмәт кенәгәләре

2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәрләрне электрон хезмәт кенәгәләре буенча эшкә алачаклар. Ал­га таба хезмәт стажы ту­рында мәгълүматны Дәүләт хез­мәтләренең бердәм порталы (Гос.услуги) аша алырга мөмкин булачак.

Мәҗбүри медицина иминияте (страхование) реформасы

1 январьдан күрсәтелгән медицина ярдәмен тикшереп тору һәм финанслау вәка­ләтләре Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына тапшырылачак. Элек Федераль медицина оешмалары сый­фатсыз ярдәм күрсәткән оч­ракта пациент үз иминиятенә мөрәҗәгать итә ала иде. Ә 2021 елдан башлап әлеге мәсьәләләр белән ФФОМС (Федеральный фонд обя­зательного медицинского стра­хования) шөгыльләнәчәк.

«Больничныйлар» буенча түләүләр

1 январьдан Россиядә боль­ничныйлар өчен турыдан-туры түләү системасы эш­ли башлаячак. Бу закон по­собиеләрне эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры Социаль иминият фондыннан алырга мөмкинлек бирәчәк.

Льготалы парковка

2021 ел башыннан авто­мобильләргә ябыштырган «Ин­валид» билгесе гамәлдән чыгачак. Парковкада льго­талы урын алу өчен мөмкин­лек­ләре чикләнгән машина йөртүчеләргә электрон рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк бу­лачак.

Янгынга каршы яңа кагыйдәләр

1 январьдан торак би­на­ларда кулдан ясалган тимер җылыту мичләрен куярга яра­мый, хастаханәләрдә, уку йорт­ларында, мәктәпләрдә һәм транспортта тәмәке тарту тые­ла. Өй подвалларында һәм цо­коль этажларында җиһаз склад­лары, балалар үзәкләре, җи­теш­терү цехлары һәм остаха­нә­ләр оештырырга рөхсәт ител­ми. Хастаханәләрдә, шулай ук кешеләр күп җыела торган башка урыннарда, мәсәлән, сәүдә үзәкләрендә, сулыш юлларын каплау һәм күзләрне уттан саклау чаралары булырга тиеш.

Айныткычлар

Төбәкләрдә түләүле меди­цина айныткычлары бул­ды­рылачак. Айныткычта бер төн кунган өчен уртача 1,5 мең сум түләргә туры киләчәк. Тө­гәл бәясен һәр төбәк аерым билгели.

Дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерү

Бу елдан башлап, дәү­ләт хезмәтләре күрсәтү оеш­маларына мөрәҗәгать ит­кән кешедән хезмәт хакын рас­лаучы документлар, опека һәм попечительлек органнары та­рафыннан бирелгән карарлар, бәяләмәләр һәм рөхсәтләр та­ләп итү тыела. Чит илләрдән килүчеләрдән генә югарыда әйтелгән  документларны таләп итәргә мөмкин  булачак.

Коммуналь хезмәт күрсәтүдән мәхрүм итү

Коммуналь хезмәт күрсәт­кән оешмаларга бурычы булган фатир хуҗаларына штраф са­лынмау мораторие быел га­мәлдән чыга. Түләмәүчеләргә башта электр энергиясен өзү турында хәбәр җибәреләчәк. Аннан соң да түләмәсәләр, электр утыннан өзеләчәкләр. Закон буенча, бурыч куллану нормативыннан ике тапкыр артып китсә, хуҗалар аны тулысынча түләгәнче утсыз утырачаклар.

Товар билгесе

1 январьдан күпчелек то­варлар, нинди материалдан эшләнүе, сыйфаты, кайчан һәм кайда җитештерелүе ту­рындагы билгедән башка, сату әйләнешенән чыгарылачак. Са­тып алучы шушы код буенча «Честный знак» мобиль ку­шымтасына кереп, товарның ле­гальлеген һәм сыйфатын тикшерә алачак

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 851

Комментирование запрещено