Похвистнево районының
Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче
Сәгьдия Нәгыймулла кызы Зыятдиновага — 70 яшь!
Кадерле әниебез, апабыз, сеңелем! Без сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлап, иң изге, иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел син. Дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәтлибез, чын йөрәктән яратабыз. Аллаһыбыз биргән гомерне исәнлектә-саулыкта, бергәләшеп, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын туган көнең диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы сәламәтлек,
Шатлык кына теләп калабыз.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле синең үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешик.
Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,
Борчуларны бергә бүлешик.
Изге теләкләр белән улың Марат, кызың Зөлфия, апаң Рәйсә, сеңелләрең Мәдинә, Фәридә һәм сеңелкәшләрең гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Дамир Нәүмәт улы
Моратовка – 85 яшь!
Яраткан абыебыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Артта калган еллар төрле булган,
Шатлыгы да, булган кайгылар.
Без телибез сиңа олы бәхет,
Озын юллар, бетмәс шатлыклар.
Изге теләкләр белән Ракит, Галимә, Әлфия, Зөфәр гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Рәфыйк Галиулла улы һәм Халидә Фәйзерахман кызы Рәхмәтуллиннарның
бергә гомер итүләренә – 40 ел!
Кадерле туганнарыбыз! Без сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Тигез гомер насыйп булсын сезгә,
Гел атлагыз бергә, янәшә.
Бер-берегезгә пар канатлар булып,
Яшәсәгез иде йөзгәчә.
Изге теләкләр белән әбиегез Зәйтүнә, Хәбибулла, Әлфия, Наилә, Фатыйма гаиләләре белән.
* * *
Татарстан Республикасы,
Казан шәһәре
Дания Әсхәт кызы Туловага!
Кадерле Дания! Авылдашларың сине туган көнең белән тәбрик итеп, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйлар. Нурлы ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын, йомшак таң җилләре назласын. Җан тынычлыгы, зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын.
Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биреп яшисең. Акыллы, ярдәмчел, туган җанлы, дуслыкның кадерен белүче, иксез-чиксез изгелек кылып яшәүче гүзәл зат син! Эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай мөлаем, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Авыл һәм авылдашларың өчен кылган изге гамәлләрең өчен иксез-чиксез рәхмәт! Алдагы гомерең дә кадерле һәм бәхетле үтсен. Балаларың, туганнарың, якыннарың белән гөрләшеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Әмин.
Сине бәйрәмең белән
Бик яратып котлыйбыз.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Һәм иминлек телибез.
Тормышың кабатланмас булсын,
Ходай үзе сине сакласын.
Йөзең гел балкып торсын,
Йөрәгең изге нур белән тулсын!
Изге теләкләр белән Гали авылы халкы исеменнән Кәүсәр Шәйхетдинова.
* * *
Камышлы районы,
Яңа Усман авылы
Рөстәм Салих улы һәм Халисә Галирәфыйк кызы Зариповларның
бергә гомер итүләренә — 60 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне истәлекле бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Изге теләкләр белән балаларыгыз Айдар — Гөлүсә, оныкларыгыз Гүзәл, Рузил.
* * *
Елховка районының
Мулла авылында туып-үскән, хәзерге вакытта
Самара шәһәрендә яшәүче
Нурсинә Якуб кызы Алиевага – 60 яшь!
Кадерле, яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, ягымлы әбиебез! Без сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез син. Син булганда, болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да әкияттәй сихри, чөнки синең карашың дөньяга нур чәчә. Синең сабырлыгыңа, ихласлыгыңа сокланабыз. Аллаһы Тәгалә сиңа алдагы гомереңдә исәнлек-саулык, пар канатың белән кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарның җан җылысын тоеп, шатлыкта, муллыкта яшәвеңне телибез. Безнең өчен киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.
Юбилеең белән бүген
Котлыйбыз әле сине.
Дус-ишләрем күп булса да,
Юктыр инде сиңа тиңе.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер таңың үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын һәрчакта.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шамил, кызың Эльвира, киявең Динислам, оныкларың Марсель, Ранель, кода-кодагыйларың һәм барча туганнарың.
* * *
Похвистнево районы,
Гали авылы
Нәсимә Насыйбулла кызы Сафиуллинага!
Кадерле Насимәкәем, алтын әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын йөрәктән туган көнең белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы телибез. Әниебез, син исән-сау булсаң, безнең күңел тыныч, тормышыбыз ямьле. Яман чирләр, төзәлмәс сырхаулар кичерергә язмасын инде Аллаһы Тәгалә. Үкенечсез үтсен һәрбер көнең, күңелләреңдә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, өеңдә, йортыңда тынычлык булсын. Алдагы көннәреңдә сөенечләр генә көтеп торсын. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Рәхмәт, әниебез, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә.
Иң изге теләкләр белән кайнанаң Рәйсә, кызларың Гүзәл, Гөлназ, кияүләрең Рамил, Руслан, оныкларың Әдилә, Әмир, Айгөл hәм Камилла.
* * *
Кошки районы,
Иске Җүрәй авылы
Минегаян Насыйбулла кызы Нуртдиновага — 90 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез һәм корычтай исәнлек телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итәргә язсын Ходай.
Туган көнең белән котлап,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз сине бүген без.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Йөрәк җылың безгә гел юлдаш.
Шатлыгыбыз ташый сиңа карап,
Без бәхетле җирдә син булгач.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Минегаян Насыйбулла кызы Нуртдиновага!
Кадерлебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүеңне телибез. 90 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Изге теләкләр белән кызың Сания, күршеләрең Әминовлар, Нургалиевлар.
* * *
Кошки районы,
Тупли авылы
Фатыйх Исмәгыйль улы Замалиевка – 60 яшь!
Кадерле Фатыйх! Сине ихлас күңелдән туган көнең — юбилеең белән котлыйм. Киләчәктә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Һәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Изге теләкләр белән Миләүшә.
* * *
Кошки районы,
Иске Фәйзулла авылы
Сания Рәфыйк кызы Халитовага!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, җан тынычлыгы, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Изге теләкләр белән улың Наил, туганнарың, күршеләрең.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Җәүһәр Гатаулла кызы Бәхтиевага — 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Изге теләкләр белән балаларың Хәлилулла, Асия, Халит, киленнәрең Раилә, Лилия, оныкларың Әлфия, Равил гаиләләре белән, Рәмис, Йосыф, Ләйсән.
* * *
Кошки районы,
Надеждино авылы
Мәсгут Сәхаб улы һәм Рузалия Мәсгут кызы Кыямовларның
бергә гомер итүләренә — 50 ел!
Кадерлеләребез! Без сезне шушы истәлекле көнегез белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрегездә дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта, үстергән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.
Тигез гомер насыйп булсын сезгә,
Гел атлагыз бергә, янәшә.
Бер-берегезгә пар канатлар булып,
Яшәсәгез иде йөзгәчә.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып торсын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен!
Изге теләкләр белән киленегез Наҗия, сеңелкәшегез Гөлсем балалары, оныклары белән.
* * *
Мәсгут Сәхаб улы һәм Рузалия Мәсгут кызы Кыямовларга!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне Алтын туегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта яшәргә насыйп итсен иде.
Ничек түләп бетерербез
Гомер биргән өчен безгә,
«Балам» диеп, янып-көеп
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш булсын,
әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.
Изге теләкләр белән улыгыз Ринат, кызыгыз Лилия, оныкларыгыз Юлия, Алсу, Аделя.
Просмотров: 1415