Ирек Һадиев: «Төбәк тарихын язучы фидакяр кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк»

ирек+хТР Милли китапханәсе Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге татар авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган китапларны туплый. Бу эш ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе тәкъдиме белән башланган. Киләчәктә шушы китапларның махсус күргәзмәсен оештыру да ниятләнә. 

Татар авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган китапларны туплау юнәлешендәге эш хакында «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев сөйләде. 

Ирек Габделхәевич, бу эш кайчан башланды?

Татарстанда төбәкчелек эше 1920-1930 елларда активлашып китә. Шул заманнан республикабыздагы татар авыллары, башка милләт авыллары, бистәләр, шәһәрләр, районнар тарихына багышланган китаплар Милли китапханәдә системалы рәвештә тупланып килә. Китапларның титул битенә махсус ББК, УДК библиография классификациясе белән аерым бер шифрланган киштәләрдә сакланып килә. Бу эш электән бара.

Соңгы 20-30 ел эчендә төбәкчелек эше тагын да активлашты дияр идем. Хәзер шул китапларны җыю эше башланды, зур күргәзмәсе дә булырга тиеш. ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе инициатива белән чыкты. Бу китапларга хәзер тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез, җитмәгән данәләрен тулыландырырга кирәк. Мәсәлән, кайберләре бер генә экземпляр, ким дигәндә, өч экземпляр булырга тиеш. Гомумән алганда, биш данәдән дә ким булмасын дигән кагыйдә куябыз, закон буенча өч данәсен бирсәләр дә, калганнарын авторлар белән элемтәгә кереп, сатып булса да алырга кирәк.

Китапларны китерәләрме соң? Ничегрәк алып барасыз бу эшне? Законын да искәртеп үтсәгез иде…

Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында закон эшли. Һәр чыккан басма продукция китапханәгә өч данә бушлай килергә тиеш. Мәҗбүри нөсхә дип атала. Күпчелек наширләр бу законны үти, шуңа күрә Татарстан территориясендә, якын- тирә республикаларда да Татарстан заказы буенча чыккан китаплар китапханәгә өчәр данә бушлай килә, ләкин бу законны үтәмәгән нәшриятлар да була. Авторлар каядыр заказ биреп, китапларын әллә кайларда бастыра, заказны үзенә алып кайта. Кайберәүләр законны белми дә, шуңа күрә китапханәгә тапшыру турында уйлап та карамый, якыннарына, дусларына бирә, сата, бу аның хокукы. Шулай итеп, китапханә республика территориясендә чыга торган бөтен басмаларны абсолют тулылыкта ала дип әйтеп булмый. Закон эшли, Роспотребнадзор тикшерә, кемнәрнедер җәзага да тарта.

Яңа ел алдыннан телевидениедә дә бу темага чыгыш ясадым. Район газеталарына да мөрәҗәгать иткән идек. Хәзер китапларны әкренләп китерә башладылар. «Тукта, мин китапханәгә бирмәдем бит әле», — дип, моны аңлап кабул итүче авторлар булуы шулкадәр сөендерә. Бу китаплар Милли китапханәдә озак еллар сакланачак бит. Без бит китапларны таратып утырмыйбыз, өйгә китап бирү дә чикләнгән.

Телевидениедәге шул чыгыш көнне Татарстанның халык артисты Илсаф минем «Манзара»да сөйләгәнне тыңлап торды. Икенче көнне туган авылы Борынгы Яңа Кәкерлегә багышланган ике китапны күтәреп тә килгән. Ул үзе язмаса да, шушы китапны чыгаруга зур көч керткән.

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев Чирмешән районындагы Югары Чагадай авылы тарихы турында китап чыгарган. Бу эшне финанслаган Ислам Фәрхетдинов шушы ике китапны китерде. Хәниф Вәлиевнең дә Югары Чагадай тарихына багышланган ике китабы чыкты. Кайбер авылларның тарихларына багышланган 2-3 китап бар.

Әле шушы арада гына Кукмара районыннан «Хәлфә. Югары Казаклар» дигән китапны алып кайттым. Авторы — Фәиз Кәримуллин. Кукмарада хөрмәтле кешеләрнең берсе, озак еллар авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән, архивлардан, бик күп кешеләрдән мәгълүматлар туплап, шушы китапны чыгарды.

Беркөнне Газинур Гаязетдиновның Зур Кукмара авылы тарихына багышланган китап калдырып киткәннәр. Шул ук Газинур Гаязетдиновның Зур Кукмара авылында 1834-1917 елларда туган, үлгән кешеләр, никахлар турында метрика кенәгәләреннән мәгълүматлар дигән китабы да бар. Һәрберсен икешәр нөсхәдә калдырып киткәннәр, бу кешеләргә баш иеп рәхмәт әйтәбез, иҗатларында уңышлар, сәламәтлек телибез. Тагын язсыннар, кешеләрне дә сөендерсеннәр, үзләре дә сөенсен.

Күпләр Милли китапханә шундый китапларны туплавын белеп ишетеп килгән. Без бу эш тагын да киңрәк масштабта җәелеп китәр дип уйлыйбыз.

Бүгенгә ничә китап бар?

Авыллар, шәһәрләр тарихы китабы, әйткәнемчә, аерым киштәләрдә саклана. Ул китапның эчтәлеге ниндирәк булуга карап, классификация буенча да төрле урыннарга китәргә мөмкин. Мәсәлән, Түнтәр мәдрәсәләре турында китап, авыл тарихына кермичә, мәгариф тарихы бүлегенә китәргә мөмкин, шуңа төгәл шулкадәр китап дип әйтә алмыйбыз, ләкин авыллар, төбәкләр тарихына багышланган меңнән артык китап бар дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Сез менә шушы төбәкләр тарихына багышланган китапларның әһәмиятен ничек бәяләр идегез? Аларда нинди кыйммәтле фактлар очрый?

Кешеләрнең шушы гамәлгә алынуы үзе үк зур бер гамәл. Шушы эш белән шөгыльләнүче кешеләр бер-берсенең тәҗрибәсен өйрәнә.

Бу эшне төрле дәрәҗәләрдә башкаручы кешеләр бар. Кайберәүләрнең китаплары фәнни дәллиләргә таянган, документаль була. Кайберәүләрнеке бераз йомшаграк, тулы хакыйкатькә ирешеп бетмәгән булырга мөмкин, ләкин анысы да хуплана. Шулкадәр фәнни, төрле, киңкырлы китаплар очрый. Бер кечкенә генә татар, рус, мари яки удмурт авыллары тарихына багышланган китапка нәрсә генә кертеп бетермиләр. 17 гасыр ахырыннан җанисәп документларын кертәләр, метрика күчерелмәләрен кириллицага күчереп бирәләр. Бүгенге көн укучысына шәҗәрәсен төзергә менә дигән материал. Бер җеп очын эләктереп китсә, иң әүвәлге җанисәп документына кадәр төшеп, 8-9 буынга кадәр төзегән кешеләр бар.

Халыкның милли горурлыгын, телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәният, гореф-гадәтләребезне, әхлакны саклау, балаларны мавыктырыр өчен дә бу китапларның әһәмияте искиткеч зур. Башкача ничек уятыйк, бүген халыкка шул кирәк тә инде. Бу китапларны чыннан да укыйлар, җыелып кына ятмый. Алар турында бибилиографик мәгълүмат электрон каталогка керә, теләсә нинди фрагменты белән кереп, китапны эзләп табып була. Бәлки, әле тулы бер массив җыелгач, киләчәктә бу китапларның библиографик исемлеген, күрсәткечен дә төзербез.

Бүген бу эшегездә нинди проблемалар бар?

Китапларның бөтенесен дә туплауда кыенлыклар бар шул. Закон үтәлми. Чит төбәкләрдәге татар авылларының тарихларына багышланган китаплар безгә килеп җитми. Кайвакыт ак көнләшү белән көнләшеп куябыз, мәсәлән, Самара, Әстерхан өлкәсендә татар авылы тарихына багышланган китап чыгарган кеше үзе, инициаторымы, я булмаса җәмгыять рәисе конгресска бүләк итәләр, Милли китапханәгә керми китәләр. Аннары күбесе белән яңадан элемәгә кереп, шушы китапларны алдырырга тырышабыз. Китапны бик зур матди чыгымнар белән чыгарганнар, бүләк итәргә җайлары юк икән, безнең китапханәнең сатып алу мөмкинлеге дә бар. Сатып алабыз, Хөкүмәт китап сатып алу өчен акча бирә.

Шулай да андый китаплар бардыр бит инде?

Шулай да бар андый кешеләр. Самара өлкәсендә төбәкче Шамил абый Галимов белән элемтә урнаштырдык, чыгарган бер китабын җибәреп бара. Ул татар авыллары тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Алай гына да түгел, ул безгә китап җибәреп торгач, ул сораган мәгълүматны без дә җибәреп барабыз. Мәсәлән, Нәзер волостена багышланган мәгълүмат юкмы дип сорый — без Әлмәт төбәгенә багышланган китапларны карыйбыз — анда күп, сканерлап аңа юллыйбыз. Бу бер яклы гына хезмәттәшлек түгел, ике як өчен дә файдалы. Кызыклы карталар бар, аларның сурәтен җибәреп, ярдәм итәбез. Дөрес, без архив түгел, ләкин Милли китапханә фондында да төбәк тарихчыларын кызыксындыра торган мәгълүмат күп саклана. Мәсәлән, Казан губерниясендәге торак пунктларның исемлеге, гадәти авыл исемнәрен санап чыгу гына түгел, анда нинди милләт кешеләре яшәгәне, зур торак пунктлар белән арасы, ирләр, хатыннар күпме — барысы да языла.

Димәк, Милли китапханә дә төбәк тарихларын популярлаштыруга өлеш кертә дип әйтергә була?

Әлбәттә. Милли китапханәдә Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге бар бит. Аның үзенең фонды бар. Бүлек бу эшнең үзәгендә тора. 1934 елдан бирле алып барыла торган бик бай картотека бар. Ул кешеләргә фәнни эшчәнлектә булыша.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә гарәп язулы кулъязмалар саклана. Китапханәдә шундый мәгълүмат булгач, үзебез дә шундый китаплар чыгаруда катнаштык. Мәсәлән, Самара өлкәсе Гали авылы тарихына кагылышлы бер кулъязма бар. Шул дәфтәрне Раиф Мәрданов кириллицага күчереп, эшкәртте, аңлатмалар, комментарийлар белән китап итеп бастырдык та, Гали авылына җибәрдек. Китапханәләргә тараттык.

Кукмара районының Кәчемир авылы тарихына багышланган китапны бастырып чыгаруда булыштык. Үзебезнең китапханәнең зур булмаган нәшрияты бар. Күптән түгел генә, редакцияләп, Әгерҗе районы Уразай авылы тарихы турындагы саллы китап эшләп бирделәр. Китапханә туплау белән генә түгел, өйрәнү белән дә шөгыльләнә.

Раиф Мәрданов белән Кукмара, Әгерҗе, Әтнә, Мамадыш районнарының гарәп язулы ташъязма истәлекләренә багышланган китаплар чыкты. Кабер ташларын зиратларда карап йөреп, 1930 елга кадәр куелган ташларның фотосын, текстын, аңлатмасын, сүзлекчәләрен биреп, китаплар бастырып чыгардык. Бу төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бик кирәкле әйбер. Кабер ташларында исем-фамилия генә түгел, һөнәре дә, ничәдер буын шәҗәрәсен дә язып куярга мөмкиннәр. Әйтик, кем хатыны булуы, ташны улы фәлән-фәлән куйдырды дип язылырга мөмкин. Мәсәлән, Әтнәдә өйрәнелмәгән кабер ташлары күп. Алар авыл тарихына кагылышлы күп мәгълүмат бирә.

Мәсәлән, Биектауның Ямаширмә авылында зиратында Алтын Урда чорыннан калган 14 гасыр кабер ташы тора. 16 гасыр ташлары да, Казан ханлыгы чоры ташлары да бар. Кайбер белешмәлекләрдә Ямаширмә авылы нигезләнүен 16 гасыр дип язалар, ә зиратта бит 14 гасыр кабер ташы тора.

Төбәкләр тарихы турында язуны ничек тагын да җанландырып, үстереп булыр иде икән? Сез ничек саныйсыз?

Төбәк тарихын өйрәнүче гап-гади кешеләрнең авыл тарихын өйрәнү юнәлешендәге эшләрен хупларга, ярдәм итәргә кирәк. Алар мәгълүмат туплауда, язуда кыенлык кичермәсләр, ә бастырып чыгару чыгымнарын үзегез беләсез. Китап бастыруны гади пенсионер булдырып чыга алмый, сирәкләре генә үз төбәкләреннән чыккан хәллерәк иганәчеләрне табып, моңа ирешә. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм булсын иде. Язалар, бар бит, шуны редакцияләп, матур китап итеп чыгарырга булышып җибәрсәләр… Яки типографияләрдә ташлама куярга мөмкин, фидакяр кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк. Авторның бүләк итәсе дә килә, хезмәтләрен танытасылары да килә, ләкин китап чыкканчы әле бик тырышырга кирәк.

Районнарда унар китап чыгарган кешеләр бар. Нурулла Гариф Балык Бистәсе районында бөтен авылларны өйрәнеп бетерде бугай инде, муллалар язмышын өйрәнеп, репрессия елларына багышланган аерым китаплар чыгарды.

Күп китаплар чыгарып мәрхүм булган Кадыйр абый Галимов бар, ул тау ягы авылларын өйрәнде. Апас, Кайбыч, Югары Ослан якларын…

Балтачта актив бу эш, Бакый абый Зыятдинов бар иде, үлеп китте. Бүген Гарифҗан абый Мөхәммәтшин Иске Салавыч авылының тарихын язу белән мәшгуль. Моннан алда гына Кариле, туган авылы Арборга багышланган китабы чыккан иде. Берсен бетерә, икенчесенә тотына, бик күп чыганакларны җәлеп итеп, ныклап өйрәнә.

Сез ничек уйлыйсыз, китап язучылар үзләрен таныту өчен эшлиме, әллә бары тик туган төбәкләренә мәхәббәт этәрәме бу эшкә?

Үзләрен таныту дигән әйбер юк, алар күбесе күләгәдә кала. Кереш сүзләрен укып чыксаң, анда шулкадәр күңелләреннән чыккан хисләрен белдерәләр. Бу авторларны ватанпәрвәрлек хисе йөртә. Бүген яшьләрдә патриотлык тәрбияләү проблема бит. Мәктәптә татар балалары арасында тарих дәресләрендәме, класс сәгатьләрендәме, нәкъ менә авыл тарихын үзләреннән өйрәттереп, ватанпәрвәрлекне, милләтпәрвәрлекне тәрбияләп булыр иде. Балалар кызыксынмый дибез, ләкин кече яшьтән үк безнең авыл шуның белән данлыклы, шундый герой булган, шундый чишмә булган, фәлән кеше казыган дип һаман тамызып торсалар — була.

Кайберәүләр җиңел карый бу сорауга, яшьләргә, янәсе, башка әйбер кызык, чит ил кинолары, мультиклар… Ә матур итеп сөйләгәндә, балаларда барыбер туган авылы тарихына кызыксыну уятырга була, күбрәк нәселенә басым ясарга мөмкин. Һәр кешегә әти-әнисе, әби-бабасы якын, бабасы, аның бабасы кем булганын беләсе килә, игенчеме, баймы, ярлымы, ничек яшәгәннәр, көнкүрешләре ничек булган — бар кешенең дә беләсе килә.

Кызыксындырсаң, татар тарихы факультетына да керерләр иде. Минем күңелгә шулай салынды, мәсәлән. Сугыш ветераннарына анкеталар күтәртеп, өйдән-өйгә йөртәләр иде. 5-6 класс укучысы анкетаның буш урынына бабай әйткән сүзне язып куя ала бит инде, катлаулы түгел. Безне шулай өйрәттеләр.

intertat.tatar

Просмотров: 881

Комментирование запрещено