Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар телен үстерүдә алга китеш бар

MZH_8161«Татар теле — безнең мирасыбыз, шуңа күрә үз телебезне өйрәнергә, аны модага кертергә кирәк», — дип саный Татарстан мөфтие. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклауда һәм үстерүдә алга китеш бар, дип саный. Шундый фикере белән ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашуда уртаклашты.

«Соңгы арада татар телен саклауда һәм үстерүдә алга китеш бар. Сиксәненче елларда хәтта трамвайда татарча сөйләшергә кыймыйлар иде. Хәзер кеше кайда гына булса да, горурлык белән туган телендә аралаша», — диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен модага кертергә кирәк, дип саный.

«Яһүдләр үз телләрендә 800 ел сөйләшмәгән. Алар беткән телләрен яңадан торгызды. Ә без булган телебезне юкка чыгарырга юл куя алабызмы икән? Татар теле — безнең мирасыбыз, шуңа күрә үз телебезне белергә, аны модага кертергә, өйрәнергә кирәк», — диде мөфти. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 701

Комментирование запрещено