Марат Әхмәтов: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән максатларыбыз уртак

acf7ac20-86cf-430b-9c60-0038de1d436aТатарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, татар теленә кагылышлы проблемаларга багышланган очрашуларда төрле тәкъдимнәр яңгырый.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең максатлары уртак. Бу турыда бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтте.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Камил хәзрәт белән бик тиз уртак тел таптык. Чөнки бурыч, максатлар уртак, проблемалар бер үк. Берничә тапкыр очрашып шушы мәсьәләләрне, бурычларны сөйләштек. Татар телен саклау һәм үстерү буенча бергә эшләргә килештек. Дин булса, тел дә саклана, тел булганда, динне сакларга мөмкинлек була», — диде ул.

Марат Әхмәтов татар теленә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган очрашуларда төрле тәкъдимнәр яңгыраганын да әйтте.

«Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе булгач, миңа туган телебезгә кагылышлы проблемаларны тирәнрәк өйрәнергә туры килде. Шушы темага якын белгечләр, фәнни-тикшеренү институтлары белән унлаган, йөзләгән очрашулар үтте. Һәр очрашуда тәкъдимнәр яңгырый. Бүгенге очрашу да моңа кадәр куйган максатларның бер өлеше», — дип белдерде ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе. 

Элегрәк «Татар-информ» Марат Әхмәтовның Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшыруы турында язган иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 684

Комментирование запрещено