2021 ел губернабыз өчен аеруча үзенчәлекле. Моннан 170 ел элек, 1851 елның беренче, ә яңа стиль буенча ундүртенче январеннан Самара губернасы мөстәкыйль берәмлек булып яши башлый. Шушы вакыт эчендә губернабыз 3 миллионнан артык кеше яшәгән бай төбәккә әверелде.
Бу мөһим вакыйгага 2020 елның җәендә үк әзерләнә башлаган идек. Губерна юбилее төбәгебезнең байлыклары, сәнәгате һәм биредә яшәүче төрле милләт кешеләре турында тагын да күбрәк белү өчен менә дигән сәбәп дип, 1 июльдә, Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биргән көнне үткәрелгән викторинада, Россиягә, Самара өлкәсенә һәм Конституциягә кагылышлы сорауларга җавап бирә алган җиңүчеләр фатир, җиңел машина һәм кесә телефоны оттылар.
Ел ахырында Самара өлкәсе Иҗтимагый палатасы «Истәлекле даталар календаре-2021» тәкъдим итте. Әлеге басма менә инде күп еллар туган якны өйрәнүчеләр ярдәме белән булдырыла. Ләкин бу юлы Самара тарихы белән кызыксынган кешеләр әлеге календарьның автордашы да була алдылар. «Эшкә халыктан мәгълүмат җыючылар һәм тарихи дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерүче волонтерлар да кушылды. Нәтиҗәдә, календарь Самарага кагылышлы бөтен Россия һәм дөнья масштабындагы истәлекле даталарны үз эченә алды. Самара өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Виктор Сойфер, календарь чын мәгънәсендә халыкчан килеп чыкты, дип бәяләгән. Ул Самара өлкәсенең мәдәният һәм мәгариф оешмаларына таратылган, ә электрон рәвештә Иҗтимагый палата сайтының (op63.ru) “Гражданнар өчен файдалы мәгълүмат” бүлегендә урнаштырылган.
Ай азагына кадәр шәһәр һәм өлкә китапханәләрендә дә губерна юбилеена багышланган төрле викториналар, онлайн экскурсияләр, күргәзмәләр оештырылачак. Әлеге чаралар яшьләрне Самара өлкәсендә яшәүче милләт халыклары, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырачак. Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге, хөкүмәт һәм иҗтимагый оешмалар балалар өчен “Солнечный круг” бөтенроссия патриотик җырлар фестивале оештыруны планлаштыралар. Эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, фестиваль 25 — 26 февральдә Сызранда узачак. Әлеге чарада катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр artship-dshi@mail.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә.
28 февральгә кадәр Самара өлкә универсаль фәнни китапханәсендә “Самара вакыты” дип аталган тарихи-документаль күргәзмә дә эшләячәк. Күргәзмәдә документларның төп нөсхәләре тәкъдим ителәчәк. Аларның бер өлеше цифралы рәвештә күрсәтеләчәк.
Өлкә юбилее уңаеннан үткәрелгән онлайн чараларда катнашырга чакырабыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 826