Гамәл стратегиясенең 2021 ел планына күзәтү
Үткән 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия киңлекләрендә яшәүче татарлар телебезне, мәдәниятебезне, мәгарифебезне һәм, гомумән, милләтебезне югалтмау максатыннан ел буе «Татарлар: гамәл стратегиясе»н булдыру буенча эшчәнлек алып бардылар. Ә август ахырында Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган Милли җыенда катнашкан иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм татар зыялылары аның өчен тавыш бирүдә катнаштылар. Дөрес, Стратегияне тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Шуңа да карамастан, күпчелек аның өчен тавыш бирде һәм, шулай итеп, “Татарлар: гамәл стратегиясе” дигән документ барлыкка килде.
Стратегиянең еллык планы да күптән әзер инде. Аның белән танышу өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтына кереп, 2021 елга эш планын карарга мөмкин.
Ул шактый озын, 358 пункттан тора, һәм милли чаралар Казанда гына түгел, бөтен Җир шары буенча уздырылырга планлаштырыла. Әлбәттә, Самара өлкәсе дә читтә калмаячак. «Милләт бердәмлеге» елында безнең өлкәдә нинди чаралар көтелә икән дип, без дә аңа күз салдык.
Күзгә ташланган беренче чара – август аенда Камышлыда узачак “Түгәрәк уен” фестивале. “Түгәрәк уен” сүзен ишеткәч тә, күңелем җырлый башлый һәм 2013 елда Самарада гөрләп узган V «Түгәрәк уен» фестивале искә төшә. Өч көнгә сузылган матур чараның беренче көне “Циолковский” ял йортында үткәрелгән сайлап алу турыннан башланды, икенче көнне фольклор коллективлар авылларга чыгып киттеләр, җирле коллективлар белән танышып, җыр-биюләребезне отып, аралашып-җырлашып йөрделәр. Ә өченче көнне Самараның опера һәм балет театры бинасында гала-концерт куйдылар. Концерт алдыннан Куйбышев мәйданы халык белән тулды, һәр коллектив үзенчә биеп, җырлап, залга керә алмаган шәһәр халкына да бәйрәм ясады. Эх, искиткеч матур бу тамашаны күрәчәкләр бар икән әле! Әлбәттә, өлкә җитәкчелеге һәм Татарстан ярдәме белән Камышлы халкы аны бик тә шәп иттереп уздырыр, дип ышанабыз. Камышлыда узган Бөтенроссия авыллар Сабан туе моның дәлиле булып тора.
Ә аның алдыннан, июльдә, Камышлыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар халык авыз иҗаты фестивален аерым уздыра. Уйлавымча, ул шигырьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр уку буенча конкурс кебек узар. “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте уздырган “Шигърият бәйрәме” нәтиҗәләренә караганда, безнең өлкә монда да сынатмас.
Бөтендөнья татар конгрессы быел җәй Татарстанда, регионнарда һәм чит илләрдә уздырылачак Сабантуйларын кинога төшерергә исәпли. Планда Самараның өлкә Сабан туе да бар. Ул вакытка кадәр коронавирус белән көрәш кешеләр җиңүе белән тәмамланыр, һәм без кабат Сабантуйларда очрашырбыз, дигән өмет белән яшәргә генә кала. Сагынып көтелгән Сабан туен кинога да төшерсәләр, үзебезне зур экраннан күрү кызык булыр иде.
Гамәл стратегиясе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлегенә дә үз коррективаларын кертә. Быел, мәсәлән, «Димчеләр клубы» эшчәнлегенә игътибар зур булачак. Иң актив эшләүче димчеләр клубының эш тәҗрибәсен өйрәнеп, бөтен татарларга җиткерү — бик әйбәт башлангыч, дип уйлыйм. Самараның Зубчаниновка бистәсендә бөтен дөньяга үрнәк итеп күрсәтерлек Расих һәм Лилия Вакказовларның “Болгар” танышу клубы да бар. Бер ел эчендә тугыз пар өйләнешкән, тагын җидесе әлегә очрашып йөри икән. Димәк, бу өлкәдә дә тәҗрибә уртаклашырлыгыбыз бар.
Октябрьдә уздырыла торган «Авыл хатын-кызы көне» уңаеннан һәр җирлекнең “Ак калфак” оешмасында «Татар анасының изге бурычы: ир балада – гайрәт һәм көчле рух, кыз балада – югары әхлак тәрбияләү» дискуссион мәйданчыклары булдыру, мәктәп яшенә җитмәгән 3 яшьтән 5 яшькәчә балалар арасында — «Туган тел» фестивале, 6 яшьтән 7 яшькәчә балалар арасында «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләре уздыру каралган. Соңгы ике пункт кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин, дип уйлыйм. Әле рәтләп сөйләшә дә белмәгән, кыз белән малай аермасын абайлый гына башлаган балалар белән андый чаралар уздыру иртәрәктер, бәлки. Бу чараларны шәһәрдә түгел, авылда уздырсак, нәтиҗәлерәк булмасмы?
Ә менә мартка билгеләнгән “Татар киносы көннәре”, апрельгә билгеләнгән “Татар мәдәнияте көннәре” бөтен халыкка да кызыклы булыр, дип уйлыйм.
Ульян өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте уздырачак II Төбәкара «Гакыйль Сәгыйров укулары» фәнни-гамәли конференциясе һәм «Легендар шагыйрь, рәссам Г. Сәгыйровка багышланган әдәби-музыкаль кичә» Самара өлкәсенең милли оешмаларыннан, шигырь укучыларыннан башка үтсә, кайсыдыр җире китек булыр иде, дип тоела. Ике кардәш өлкәнең мөхтәрәм шәхесе булган Гакыйль Сәгыйровка Самара өлкәсендә музей төзелә башлады, аның истәлеген саклау буенча зур эш башкарыла. Шуңа да бу конференциядә Самара өлкәсе дә катнашса, Гакыйль Сәгыйров иҗаты ихтирамга һәм игътибарга баеп, үсеп китәр иде кебек. Әлбәттә, Самара өлкәсендә дә андый чараны уздырып булыр иде, тик тәҗрибә уртаклашу, уртак чаралар уздыру дигән сүз дә бар бит әле. Әллә ялгышаммы?
Биредә Гамәл стратегиясенең Самара өлкәсенә генә кагылышлы пунктлары китерелде. Нәрсә эшлим икән дип интеккән яшьләр стратегиядәге чараларны өлге итеп алсалар, милли тормышыбыз җанланып китәр иде. Тик бу сүзләрне акыл өйрәтү дип кабул итә күрмәгез тагын, элек еш уздырылып торган милли-мәдәни чараларга сусау гынадыр ул.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 908