60 ел бер сукмактан атлыйлар

G_8PzBwjYnc60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә! Безнең Яңа Ярмәк авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе - Саниәхмәт ага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовларныкы. Алар бу көннәрдә бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Гаилә тормышы — ул һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт юлы. Сикәлтәле гомер юлы ул. Сез су акканын күзәткәнегез бармы? Су да бит, бер карыйсың, ярларына тулып ага, икенче карыйсың  — салмак кына, тигез генә челтер-челтер ага. Тагын карасаң, су чип-чиста, көмеш кебек. Тормышлар да шулай. Һәркемнеке үзенчә…

60 ел — сынауларга бирешмәгән олы мәхәббәт, тугрылык чагылышы ул. 60 ел — 60 көн генә түгел бит. 60 ел гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме түземлек, сабырлык, акыл, ышаныч кирәк. 

Саниәхмәт ага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовлар 60 ел бер-берен аңлап, сөеп-сөенеп, иңгә-иң куеп матур гомер кичерәләр.

Аккан күпме сулар, җилләр искән,
Никтер сизмичә дә калганбыз.
Бала-чага үсеп буйга җиткән,
Юл чатында озатып калганбыз.

- Тормыш шау-шуы белән, шатлыклар белән, балалар белән сизелми дә икән ул гомер агышлары, — ди Тәслимә апабыз.

Саниәхмәт  абый — Кави абзый белән Миннур апаның беренче балалары. Аларның 9 баласы үлә: күпме ачы күз яшьләре, кайгы-хәсрәт инде әти-әнигә. Алай да тормыш сынавына бирешмичә, бәхетләрен тагын сынап карарга булалар. Менә, ниһаять, 1935 елны Саниәхмәт абый туа. Бәхетләрен тулыландырып, 1937 елны Гелсинур апа да дөньяга килә. Аллаһыга шөкер, балалар туп кебек тәгәрәп үсәләр. Саниәхмәт абый бик тә башлы була, тырышып укый. Мәскәү шәһәрендә яшәүче гаилә авылга кайтып төпләнә.

Саниәхмәт абый 8 сыйныфны тәмамлагач, атлар караучы булып эшкә керә. Бригадир бу булган егетне күреп ала да, фермага хисапчы итеп эшкә урнаштыра.

Ә Тәслимә апага килгәндә, ул Гайфулла абзый белән Сәкинә апайның беренче кызлары булып, 1937 елда дөньяга килә. Аның игезәге дә була, ләкин үлә (искә алуларым дога булып барып ирешсен). Бу чибәр кыз исән калганына әти-әнисе бик тә куана.

Тәслимә апа тиз кул арасына кереп, кече иркәләрен карарга булыша, өйдәге барлык эшләрне дә башкара, чөнки әти-әнисе көне-төне колхозда эшли. 8 сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә урнаша. Кечкенә генә кыз, көче җитмәсә дә, тырышып эшли.

Чибәркәй 1960 елда булачак ире белән таныша. Армия сафларыннан кайткан егет калын һәм озын толымлы бу кызны бер күрүдә ошата.

Саниәхмәт абый буйга кечкенә булса да, үткер, тәвәккәл була. Тәслимә апаны ошатып йөрүчеләрне куып, үзенә яр итеп сайлый. 

Шулай яшьләр арасында мәхәббәт чаткысы кабына.  Аннан бер атна туйлар уздыралар, пар атлар белән туй төшерәләр,  матур гына яшәп китәләр.

Тәслимә апай сабыр да, тыйнак та. Гаиләнең бар мәшәкатен хатын-кыз күтәрә. Шуның өстенә колхоз эшендә дә эшләргә өлгерә. Тәслимә апай ирне ир итеп, әти-әнисенә хөрмәт күрсәтеп, балаларын тәрбияләп яши. Аның һәрвакыт өй-йортлары гөлт иткән, ашы пешкән булыр.

Сабыр холыклы, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә өч бала дөньяга аваз сала.   Асия — 1961 елда туа, Рәис — 1963нче, Нәфис — 1972нче елгылар. Игелекле ата-ана үз балаларын да акыллы, игътибарлы, кайгыртучан итеп тәрбиялиләр. Хәзерге көндә барысы да үз гаиләләре белән, үз йортлары белән матур тормышта гомер кичерәләр. Бүген инде онык-оныкчыклары да уңышлары белән сөендереп торалар. 

Әткәй-әнкәй йорты – балалар өчен из­ге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар алар. 

Тәслимә апа фермада 40 ел бозаулар карый. Ай-хай, ансат булмагандыр! Көндә асларын тазартырга, ашатырга-эчерергә. Привес бирер өчен күпме көч сарыф итәргә кирәк. Тәслимә апабызның бер дә исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Әлегә кадәр үзләре дә мал-туар, кош-корт асрап яшәделәр алар, ә бакчаларында үскән чәчәкләренә, җимеш-җиләкләренә, яшелчәләренә исең китмәле. Саниәхмәт ага да фермада 45 ел эшли: 20 ел — төрле эштә, 25 ел — учетчик булып. Лаеклы ялга чыккач та тик тормый, күп еллар авылыбыз мәчетенең эшчәнлегендә актив катнаша. 

Бүген Саниәхмәт абый белән Тәслимә апай пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп, оныклары-оныкчыкларының шатлыгына куанып яшиләр. Бу гаиләгә сокланмыйча мөмкин түгел, икесе дә — намазда, дин юлында.

- Вакытның узганы сизелмәде дә, 60 ел 60 көн кебек үткән дә киткән. Аллаһыга шөкер, тигез булдык, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек, — диләр алар. 

- Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бит хәзер оҗмахтан ким түгел: газ, су, бәдрәф — бар да бар. Иртән торсаң да, ятсаң да - җылы, -  дип куанып яшиләр  Вәлиәхмәтовлар.

Саниәхмәт абый, Тәслимә апай! Алдагы көннәрегездә дә Аллаһы Тәгалә исәнлек биреп, пар канатларыгыз каерылмыйча, балаларыгызны, оныкларыгызны, оныкчыкларыгызны шатландырып, аларның игелекләрен күреп, озак еллар яшәгез әле.

Нәкъ унсигездәге кебек
Яныгыз мәхәббәттә,
100гә чаклы гомерегез
Үтсен гөрләп рәхәттә.

CdtoLQs-pY8freDh2CqDtU G_8PzBwjYnc oe80mpWmVNo

Рузалия ГАФУРОВА, Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1220

Один комментарий

  1. УВАЖАЕМЫЕ НАШИ РОДНЫЕ! От души поздравляем вас с юбилеем.Желаем вам здоровья крепкого,счастливых дней.Мы вас любим!