Беренче татар онлайн-мәдрәсә ачыла

news_31750Туган тел елын йомгаклап һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” Нәшрият йорты яңа зур проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды. Проект 20 гыйнвар көнендә тәүге тапкыр журналистларга тәкъдим ителәчәк.

Спикерлар буларак сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирәчәк.

Тәкъдим итү чарасы ТР МДН конференцияләр залында (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3 кат), 20-нче гыйнвар көнне сәгать 10.00-да үтәчәк.

Аккредитация өчен телефон: +7 904 768-75-84.

Чарага килүчеләрнең медицина битлекләреннән булуы һәм барлык санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәүләре мөһим.   

matbugat.ru

Просмотров: 731

Комментирование запрещено