Ниһаять, галимнәр бөтен дөньяны тетрәндергән вируска каршы вакцина уйлап таптылар һәм куллану өчен яраклы дип игълан иттеләр. 2021 ел коронавируска каршы массакүләм прививкалар ясау елы булыр, дип көтелә.
Әмма, сораштыруларга караганда, коронавируска каршы вакцинация ясату — ясатмау турында бердәм фикер юк. Россиялеләрнең бер өлеше прививка ясатырга әзер, ә кайберләре яңа вакцина ышанычсыз, дип уйлый. Алар фикеренчә, яңа вакцина тулысынча сыналмаган, вакцинациядән соң фаразланмаган эффектлары да булырга мөмкин. Шушы көннәрдә Россиянең бер танылган табибы Телеграмм-каналда күпләрне борчыган мәсьәләне ачыклап биргән: “Вакцинация коллектив иммунитет булдыру өчен ясала. Аңлашыла ки, нәтиҗәгә ирешү өчен дистәләгән миллион кешегә прививка ясарга кирәк булачак. Арабызда төрле сәбәпләр буенча вакцина алмыйча калучылар да байтак булыр, дип уйлыйм. Шул рәвешле, вакциналы кешеләр катламы вирус өчен иләк сыман булачак һәм якланмаганнарны саклауда зур роль уйнаячаклар. Прививка ясатыргамы, дигән сорауга җавап бер — хроник авырулары булган өлкәннәргә, медикларга, социаль хезмәткәрләргә һәм кешеләр белән эшләүче башка һөнәр ияләренә, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк, дип җавап бирәм. Коллектив иммунитет булдыру — ул стратегик бурыч”, — дип яза табиб.
“Вакцина вирус белән ничек көрәшә соң?” — дигән сорауга ул болай җавап биргән:
- Коронавирус молекуласы нинди булуын без телевизордан күреп беләбез инде. Тырпаеп торган энәләре ярдәмендә ул үпкә тукымасына ябыша һәм күзәнәкләргә үтеп керә. Вирус ябыша алмасын өчен, энәләрен эштән чыгару — вакцинаның бурычы.
Табиб раславынча, прививкадан соң бераз тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек сизелергә һәм укол урыны авыртырга мөмкин. Шулай ук прививка ясату алдыннан һәм аннан соң кайбер чикләүләрне һәм киңәшләрне үтәргә кирәк булачак. Мәсәлән, «Спутник V» прививкасы ике этаптан тора. Беренче прививкадан соң 21 көн узгач, процедураны кабатлыйлар. Прививка ясатыр алдыннан исерткеч эчемлекләр эчү тыела. Вакцина кадаганнан соң нерв киеренкелеге, өшү-калтырау сизелергә мөмкин. Шуңа да хәмер эчү, кайбер дарулар куллану, артык физик эш, мунча яки сауна, душта коену тыела. Моннан тыш, Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург аңлатканча, прививка алдыннан һәм прививкадан соң 3 ай балага узу киңәш ителми.
Коронавирустан авырып сәламәтләнгән кешегә шунда ук вакцина ясату кирәге юк. 6 — 8 ай узганнан соң антитәнчекләрне тикшертергә була, әгәр организмда коронавируска каршы антитәнчекләр көчсезләнгән икән, бу очракта вакцина ясату сорала.
Вакцина коронавируска каршы иммунитет тудыра. Ләкин, вакцина ясатканнан соң да медицина битлегеннән йөрү, санитар таләпләрне үтәү кирәкле. Вакцина ясаткан кеше коронавирус йоктырган очракта да, авыруны җиңел кичерәчәк, хәл үлем белән тәмамланмаячак.
Самара Сәламәтлек саклау министры Армен Бенян өлкә мәдицина оешмаларының массакүләм вакциналаштыруга әзер булуын хәбәр итә.
Венера ГАЛИМОВА әзерләде.
Просмотров: 778