Василь Шайхразиев: «Предстоящая перепись населения не должна стать яблоком раздора между татарами и башкирами» / Васил Шәйхразыев: «Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш»

ufa-galimnshrВ рамках рабочей поездки в Республику Башкортостан заместитель Премьер-министра РТ, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев встретился с представителями татарской научной интеллигенции Республики Башкортостан. Мероприятие состоялось в офисе представительства Всемирного конгресса татар в Башкортостане.

Во встрече приняли участие Постоянный представитель Республики Татарстан в Республике Башкортостан Юсуф Якупов, представитель Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан Альфред Давлетшин, доктор экономических наук, профессор Касим Юсупов, доктор социологических наук, профессор Рушан Галлямов, доктор филологических наук, профессор Раиф Амиров, доктор исторических наук, профессор Фаиль Сафин, кандидат педагогических наук, доцент Лилия Сагидуллина и др.

Председатель Нацсовета сообщил присутствующим, что успел сегодня посетить могилу Даяна Мурзина и встретиться с заместителем Премьер-министра Башкортостана Азатом Бадрановым. Кроме того, председатель Нацсовета вкратце ознакомил участников круглого стола с деятельностью Всемирного конгресса татар, рассказал о сотрудничестве с татарскими учеными в подготовке и реализации документа «Татары: стратегия действия».

Василь Шайхразиев подчеркнул, что 2021 год — это «Год единства родных языков и народов Татарстана», а Национальный совет будет отмечать его как «Год единства татарского народа». В связи с этим пройдут различные культурные и научные мероприятия. «Необходимо знать выдающихся татарских личностей, проживающих за пределами Татарстана.  Более того, мы должны выразить им благодарность и вручить заслуженные награды», — сказал Василь Шайхразиев.

Круглый стол шел в формате открытого микрофона. Председателю Национального совета каждый участник мог задать интересующий его вопрос. Касим Юсупов выразил свои опасения по поводу приближающейся переписи. Василь Шайхразиев заверил, что между Конгрессом татар и коллегией адвокатов “SERGIS” подписано соглашение. В случае необходимости юристы окажут необходимую поддержку нашим соотечественникам.

Члены круглого стола выступили с предложением о создании методической разработки, где была бы представлена информация, посвященная переписи, и чтобы об этом писали в печатных изданиях. «Предстоящая перепись населения не должна стать яблоком раздора между татарами и башкирами», — сказал Василь Шайхразиев.

Раиф Амиров рассказал, что сегодня совместно с представителем Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан Альфредом Давлетшиным ведется работа по увековечению памяти Зии Камали. Василь Шайхразиев заверил, что в этом ему поможет Институт истории им. Ш.Марджани.

Лилия Сагидуллина отметила, что кафедра татарской филологии при Башкирском государственном университете, имеющая 60-летнюю историю, находится под угрозой закрытия. «В этом году бюджетных мест не было, на встрече с ректором нас заверили, что в следующем году будут бюджетные места», — сказала доцент.

tatar-congress.org

***

Башкортстанга эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле татар галимнәре, зыялылар белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Йосыф Якупов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин,  икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов, социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров, тарих фәннәре докторы, профессор Фаил Сафин, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина һ.б. дистәдән артык танылган фән эшлеклеләре катнаштылар.

Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Даян Мурзин каберенә зыярәт кылуын, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашулары турында ассызыклап узды. Шулай ук Милли Шура рәисе җирле галимнәрне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән дә кыскача таныштырып узды, «Татарлар: гамәл стратегиясен» әзерләүдә һәм тормышка ашыруда татар галимнәре белән хезмәттәшлек итүләрен сөйләде. Васил Шәйхразыев 2021 ел —  «Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» булуын, ә Милли Шура тарафыннан «Татар хылкының бердәмлеге елы» буларак билгеләп узылачагын әйтеп узды. Шул уңайдан күп санлы мәдәни, фәнни чаралар узачагын да искәртте. «Безгә регионнардагы  танылган, бөек шәхесләребезне белергә, аларга үз рәхмәтләребезне, бүләкләребезне тапшырырга кирәк», — дип әйтте Васил Шәйхразыев.

Түгәрәк өстәл ачык микрофон форматында барды. Милли Шура рәисенә һәр катнашучы үзен кызыксындырган соравын бирә алды. Касыйм Йосыпов якынлашып килүче җанисәп буенча үзенең борчуларын җиткерде. Васил Шәйхразыев исә Татар конгрессы белән “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен һәм әлеге юристлар милләттәшләребезгә кирәкле ярдәмен бирәчәгенә ышандырды.

Шулай ук галимнәр ТНВ каналында сан алуга багышланган методик аңлатма буларак мәгълүмат бирелсен иде, басма матбугатта да язсыннар иде шул турыда дип тә сорадылар.

«Бүгенге көндә Татарстан дисәк тә, Башкортстан дисәк тә, халык санын алу ул килә дә китә, иң мөһиме соңыннан бер-беребезнең күзенә карарлык булсын. Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш, без бу турыда Азат Бадранов белән дә сөйләштек», — дип ассызыклады, Васил Шәйхразыев.

Галим Рәиф Әмиров бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белән берлектә Зыя Камалинең исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Васил Шәйхразыев әлеге эштә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәмгә киләчәген ышандырды.

Галимә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан дәүләт университетында 60 еллык тарихы булган Татар филология кафедрасы ябылу куркынычы астында булуын әйтте. «Быел бюджет урыннары бирелмәде, ректор белән булган очрашуда киләсе елга бюджет урыннары биреләчәгенә ышандырдылар», — диде доцент Лилия Сәгыйдуллина.

Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында узды.

tatar-congress.org

Просмотров: 820

Комментирование запрещено