Танылган журналист, «Комсомольская правда», «Советская культура» газеталары хәбәрчесе, «Идел» яшьләр журналының беренче баш мөхәррире, татар иҗтимагый берләшмәләре берлеген оештыручыларның берсе Римзил Вәлиев татарларның күченү географиясе, аларның төбәк тарихы, гөреф-гадәтләре, мәдәнияте һәм күренекле татарлар турында сөйлиячәк.
Әлеге лекциянең беренчесе 23 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә Zoom-вебинар бүлмәсендә узачак. Zoomга кушылу ссылтамасы: https://us02web.zoom.us/j/81402893572?pwd=T1lGbENicXl3YlhmN0FWNlo5MlFlQT09 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31783
Шулай ук «Питер Татар» порталының YouTube-каналында да турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Просмотров: 649