Адрессыз хат

news_31814Язмыш… Язмыш… Берәү­ләргә рәхимле, икенчеләргә ми­һербансыз ул. Кагып-су­гып, кимсетеп, башкаларга буй­сынды­рып яшәтүче яз­мыш. Менә бу ике яшь йөрәкнең бер көн­лек мәхәббәте дә язмыш­тандыр, дип уйлыйм.

Хәлимә белән Мөхәм­мәт­гәрәй ихлас күңелдән, бер-берсенә хыянәт итмичә, безнең мәхәббәтебез мәңгелек, без аны туйга кадәр кер тидерми саклыйбыз дип, ел ярым дуслашып йөрделәр. Бер-берсеннән башка яши алмауларын аң­лагач, тәмам ышанып, көзге уңышлардан соң туй ясарга ниятләгәннәр иде, миһербан­сыз сугыш башланып китте… Алар, хыялларын чынга ашыру өчен тизрәк никах укытырга ашыгалар, кем белә бит, кинәт аерылырга туры килсә? Чыннан да Мөхәммәтгәрәйгә нәкъ никах укыласы көнне повестка китереп бирәләр. Яшьләр никахлашып, бер-берсенә әйтәсе матур сүзләрне, саклаган мәхәббәт хисләрен шушы бер төн эчендә әйтеп, ачы да, татлы да күз яшьләрен йотып, йок­ламыйча таң аттыралар.

Авылдан биш кеше, кояш чыкканда, бричка арбаларга утырып, юлга кузгалалар. Акырыш-елаш, шешенгән күз­ләр, алар ниләр кичергәнне үзләре генә белгәндер, мөгаен. Хәлимә сөйгән иренең кулларыннан тотып, җибәрмичә, авылны чыкканчы озата бара. Ире бу күз яшьләренә түзә алмый, Хәлимәсен үбә дә атның сыртына суга, ат бар көченә чабып китә, ә Хәлимә чирәмгә егылып кала. Кул бармаклары канга батканчы җирне тырнап елый-елый да авылга каенана-каената йортына кайта.

Өч айлап вакыт үтә, ә Мө­хәммәтгәрәйдән һаман хат-хәбәр юк. Хәлимә ашаудан кала, ябыга, төннәрен йокысыз елап үткәрә. Ә кайгыларын кешегә күрсәтми, җиң сызганып, колхоз эшләрен эшли.

Тиздән каенатасын да сугышка алалар. Каенанасы Хә­лимәнең йөзенә карап, шик­ләнә башлый.

- Кызым, әллә безгә онык бүләк итәргә җыенасыңмы? Көмәнең бармы әллә? Нигә әйтмисең, балам? — дип сорый.

- Әйе, әнием, мин йөкле, — ди килен.

Алар кочаклашып елашалар. Шушы көнне Мө­хәм­мәтгәрәйдән хат килеп төшә. “Минем якыннарым, зинһар, гафу итегез! Ябык зонада тоттылар. Өч ай элемтәчегә укыттылар, иртәгә сугышка керәбез. Үзем хат язмыйча, миңа язмагыз. Сезне бик нык сагындым. Хәлимәм, зин­һар, минем кайтуымны әти-әнием йортында көт”.

Адрессыз беренче һәм соң­гы хат шушы була. Башка хат килми. Бөркөнне хат ташучы аксак Галимулла өчпочмаклы хат китерә. Хатны Хәлимә ала. Хатның каенатасыннан икәнен белгәч, каенанасына бирә. Нигә генә бирдем икән дип, нык үкенә ул соңыннан… Хатта Әхмәтзыя батырларча һәлак булды дигән сүзләрне уку белән каенанасы аңын җуеп егыла. Әлеге хәсрәттән ул урын өстенә калып, озак кына авырый. Кайгылы хәбәрдән соң, бер атна да үтми, тагын бер хат килеп төшә. Хәлимә өчпочмакны ачарга куркып тора, шулай да дерелдәгән куллары белән ачса, сөйгәне хәбәрсез югалган дигән сүзләрне укый. Йортка чыгып, такмаклап-такмаклап елый Хәлимә, тик каенанасына бу хәбәрне әйтми…

Боларга хат килде, нинди хәбәр бар икән дип, күрше әби капкадан килеп кергәндә, Хәлимә тора алмыйча, җирдә үрмәли-үрмәли үкереп елап ята иде. Олы кайгыдан Хәлимә мәхәббәт җимешен югалта – авыры төшә. Бер йөрәккә аллы-артлы күпме хәсрәт, күпме кайгылы кичереш. Өч айдан соң каенанасы да мәңгелеккә күчә. Хәлимә ялгызы кала, кара шәленә уранып, кайгы күленә чума. Үзенең әнисе: “Кызым, кайт инде, берүзеңә бик кыен бит, бергә яшәве кайгыларны таратырга булышыр”, — дип, күпме генә үгетләсә дә, Хәлимә каршы була. “Юк, әнием, мин иремне шушы йортта көтәм, ул бит шулай кушты”. Тик ул кайтмый…

Сугыш бетә. Хә­лимәгә күз төшерүчеләр күбәя, тик ул барысын да кире кага. Бәлки кайтыр, нинди булса да хәбәр килер дип, ышанып яши.

Беркөнне Хәлимәгә, сине бер кеше эзли, дип хәбәр итәләр. Бу вакытта ул кырда була. Күрешәләр. Бу кеше Мөхәммәтгәрәйнең якын дус­ты Габдулла булып чыга. Ул сугышта булган коточкыч хәлләрне сөйләп бирә. Алар чолганышта калганнар икән. Мөхәммәтгәрәй биш иптәше белән элемтә чыбыкларын ялгарга чыгып китәләр. Тик кире әйләнеп кайтмыйлар. Калган сугышчылар, чолганыштан чыгып, бер авылда туктыйлар һәм кире кайтмаган элемтәчеләр турында менә нинди хәбәр ишетәләр: биш элемтәчене немецлар кулга алган, бик каты җәзалап, кыйнап, үзләреннән чокыр казытып, канга баткан, җаннары чыгарга да өлгермәгән гәүдәләрен шул чокырга ыргытканнар. Менә шулай итеп Мөхәммәтгәрәй хәбәрсез югалган булып санала.

Габдулланың барыр җире юк – ата-анасы үлгән, авыллары юкка чыккан. Ул Хәлимә яшәгән авылда калырга ниятли. Сугыштан соң, ирләр саны бик аз булганлыктан, аны шунда ук колхозга эшкә алалар. Аның бер кулында бармаклары ике генә, ә бер аягы агач. Ул бик озак госпитальдә яткан икән. Тора-бара Хәлимә белән Габдулла гаилә корып, тату гына яши башлыйлар. Биш балалары туа. Ләкин икесе сабый чакта үлеп китә. Иң кече улларына Мөхәммәтгәрәй дип исем кушалар. Алар, төпчек малай белән бергә яшәп, оныклар үстерешәләр.

Хәлимә берничә мәртәбә сөеклесе вафат булган авылга барып зыярәт кылырга талпына, әмма төрле сәбәпләр килеп чыгып тора – бара алмый. Габдулла вафат булгач, Хәлимә үзе дә озак яшәми, күрәчәк язмышын күреп бетереп, берничә елдан күзләрен мәңгегә йома. Балалары, оныклары зурлап-кадерләп әниләрен әтиләре янына җирлиләр.

Менә шушы була инде язмыш. Сугыш вакытындагы язмышлар берсеннән-берсе кызганычрак, үкенечлерәк иде шул…

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 906

Комментирование запрещено