Илһам Шакиров исемендәге премия 15 февральдә тапшырылачак

KSF_8467Беренче премияләр Резеда Галимовага, Филүс Каһировка, Флер Шакировка биреләчәк. 

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җырчының туган көнендә — 15 февральдә Татар дәүләт филармониясе залында тапшырылачак.

«Тантана ике өлештән торачак. Беренче өлешендә премияләрне тапшырсалар, икенчесендә — концерт булачак», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

«Татар-информ» алдарак хәбәр иткәнчә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 796

Комментирование запрещено