Татарстанда туган телләр айлыгы башланды

703A7560[1]Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.

Кичә Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада туган телләр айлыгы башлануын игълан итте.

«ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Планга барлыгы 170 чара кергән. Алар онлайн һәм офлайн форматта узачак», — диде Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Туган телләр айлыгы кысаларында Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 31 чара үткәрелә. Мәсәлән, бүген яшь рәссамнар арасында «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» 17нче республикакүләм бәйге башлана. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып, «Туган йорт җылысы» темасына үткәрелә. Бәйгедә сәнгать мәктәпләре, студияләре укучылары катнаша ала.

Министр урынбасары ай дәвамында «Төрле телләрдә сөйләшәбез» дип аталган Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе узачагын әйтте. Республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китап күргәзмәләре дә булачак. «Татаркино» оешмасы барлык муниципаль кинозалларда тематик кинолар күрсәтәчәк.

«Быел Татарстанда беренче тапкыр „Панорама“ кинофестивале узачак. Кинофестиваль 21 февральдән 12 декабрьгә кадәр барачак. Кинолар Казанның „Мир“ кинотеатрында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск, Азнакай шәһәрләре кинотеатрларында күрсәтеләчәк», — диде Дамир Натфуллин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 716

Комментирование запрещено