Сакланганны саклармын дигән

488b69beab69520df146ebaa96c100f9Коронавирус вакытында куркыныч сүзләр ишетергә туры килә, барысы да, белгәне дә, белмәгәне дә вирус турында сөйлиләр һәм җае чыккан саен бер-берсенә акыл өйрәтергә тырышалар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бер урында тагун хасталыгы барлыгын ишетсәгез, анда кер­мәгез, бармагыз. Әгәр дә үзегез булган җирдә тагун хасталыгы (авыру) ачык­ланса, аннан чыкмагыз”, — дип әйткән. Шул карантин дигән сүз бит инде, мөселман кешесенә Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән сүзләр җитмимени?

Нинди генә дарулар, вакциналар табылса да, рәт чиреннән саклану чарасы — сә­ламәт кешеләр белән авыруларны катыштырмау, карантинда тотудыр. Кулларны, бит­ләрне, колак-борыннарны еш юарга кушалар. Бу инде мөселман кешесенә бигрәк тә ансат. Көненә 5 — 6 мәртәбә тәһарәт алсаң, ул инде сиңа гарантия, бернинди чир дә якын килә алмый яныңа.

Үткән елны инвалидларның күбесе санаторий путевкала­рыннан баш тарттылар. Ә без тормыш иптәшем Асия белән, Самараның Красная Глинка санаториена барып, рә­хәтләнеп ял иттек, бөтен булган чирләрдән арынып кайттык. Чиста минерал суы эчеп, минерал ванналар алып, исән­лекләребезне арттырдык. Андагы шәфкать туташлары без­гә намаз уку өчен бәләкәй генә ковер да бирделәр.

Санаторийда йогышлы хас­та­лыклардан бик нык саклыйлар вә, тыйб (медицина) кагыйдәлә­рен кулланып, һәрвакыт приборлар белән тикшереп торалар.

Үткән елның декабрендә Подбельск социаль үзәгенә йөреп тә дәва алдык. Анда да табиб, көне буе яныбыздан китмичә, тикшереп торды. Сис­темалар, уколлар алып, төрле-төрле процедуралар ясаттык. Үзәк хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан безгә матур бәйрәм дә ясадылар. Мәчәләй авылы кызлары да шунда эшлиләр. Әлфия Искәндәрова, Таһирә Ханбековага нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, йөгерә-йөгерә гозереңне үтиләр. Шушындый авыр елда уздырылган Яңа ел бәйрәме күңелләре­безне күтәрде, бергәләшеп биедек тә, җырладык, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне әйтергә дә онытмадык.

Шуны әйтәсем килә, күп кеше коронавирустан саклану йөзеннән капланып-ябынып йөри, вирус йокмасын дип, битлек-күзлек, пирчәткә кия. Дөрес эшлиләр, шундый шик­ле вакытлар кешене сагайтырга тиеш. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы  Тәгалә. Ә тирәнрәк төшеп карасак, гөнаһ­лардан саклану турында бара икән бу сүз. Аз гына гөнаһтан да курка башласак, бәлки, тормышыбызга җиңеллек, бәрәкәт, уңыш килер иде?

Мәчеткә йөреп торабыз, мас­каларны еш алыштырабыз, антисептиклар кулланабыз. Аптекадан “кварцеватель” дигән аппарат сатып алдык, һәр намаз алдыннан да, киткәндә дә шуны кабызып, мәчет һавасын чистартып торабыз. Аллага шөкер, беркем дә чирләгәне юк, исән-сау йөрибез.

Йә Раббым, халкыбызны, җи­ребезне, коронавирус зәх­мә­теннән сакла, авырып ятканнарга шифаларыңны насыйп әйлә!

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 902

Комментирование запрещено