Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда атамасы соңрак барлыкка килә.
Алтын Урда дәүләт булганда дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Халык арасында ул Олуг Олыс дип аталган.
«Алтын Урда исеме дәүләт булган вакытта бөтенләй кулланылмаган. Дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Аны еш кына Җучи Олысы дигәннәр. Тәхеткә яңа килгән идарә итүче аңа кадәр булган идарәченең исемен кушып дәүләт исемен атаган булган.
Әйтик, Үзбәкхан Олысы һ.б. Шулай ук бар халык кулланган атама да булган — Олуг Олыс», — диде Милли китапханәдә үткән тарихи бранчта Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов.
Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда дәүләте төзелгән вакытта аның атамасы Чыңгыз ханның олы улы — Җучи исеме белән Җучи Олысы дип аталган. Алтын Урда атамасы соңрак барлыкка килә.
«Олы Урда Алтын Урданың төп варисы булып санала. Кырым хакимнәре ул вакытта үзәк тәхеткә дәгъва кыла. 1552 елда Кырым ханы яулап ала һәм җиңеп чыга. Әгәр дәүләтнең алмашынуы булган икән, мөгаен, исеме дә үзгәргән булыр иде. Чыганакларда Кырым ханлыгының исеме юк. Ул Олуг Олыс дип аталган», — дип сөйләде Булат Рәхимҗанов.
Просмотров: 848