Камышлыда ниләр бар?

2121-1024x635Камышлы районы Самара өлкәсенең бер читендә урнашса да, тормыш-көнкүрешнең нәкь уртасында кайный. 1929 елда оешкан татар районын сугыштан соң таркатып, күршеләренә кушкан дәвер дә онытылмаган. 1991 елда янә район оешу шатлыгын аеруча яхшы хәтерли биредә яшәүче кан-кардәшләребез.

Күренекле язучылар Зыя Ярмәки, Халик Садрый, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнең туган ягы бу. Шушы тарафка барып чыккач, район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов белән сүзебезнең барыннан да битәр халкыбызның  гореф-гадәтләре, йолалары, ана теле, милли мәдәният мәсьәләләре тирәсендә куеруы  бик табигый.

Сүзебез тальян гармунга килеп тоташкач, советлар чорында көчле яңгырашлы, көмеш тавышлы, күрекләреннән моң саркып торган музыка коралын бөтен союзга эшләп тараткан остакул Гали Гәрәевнең данлы исеме дә хәтердә яңарды.

– 2019 елгы федераль Сабан туе бездә үткәрелде бит. Менә шунда әллә кайлардан килгән кунаклар Гали аганы юксынып сораштырдылар. Кайсыларының кулында кайчандыр ул ясаган гармуннар да бар иде хәтта. Затлы мирас онытылмый ул. Инде килеп, әлеге Сабан туе да якташларыбыз өчен бик истәлекле булды, көчле тәэсире бүген дә сүрелмәгән әле. Олуг бәйрәмебезне гөрләтеп үткәрүдә зур булышлык күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, – диде әңгәмәдәшем.

Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Татарстанда да яхшы ук танылу алган. Әйтик, Иске Ярмәк авылындагы «Ак каен» фольклор ансамблен кем генә белми икән?! Мәшһүр якташлары Зыя Ярмәкинең «Ак каен»ыннан  башлана ул. «Сабантуй», «Кич утыру», «Печән өмәсе» кебек сәнгать югарылыгында театральләштерелгән биюле тамаша күренешләре һәркемне таң калдыра. «Вакка басу» дигәне аеруча зур уңыш казанган. Әлеге атаклы бию белән әле узган ел азагында гына Самара шәһәрендә Идел буе халык хорының һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең берләштерелгән концертында янә тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

Район башлыгы – үзе  дә авыл егете, Татарстанның Чирмешән районыннан, фермердан күтәрелгән кеше. Мәдәният дөньясындагы хәлләрдән дә хәбәрдар. Шуңа күрә дә «Ак каен»ның оешуына 50 ел тулу тантанасын истә калырлык итеп үткәрүне хуплаган.

– Камышлы татар халык театрының 100 еллыгын да онытмыйк әле, – дип, әңгәмәне дәвам итте Рафаэль әфәнде. – Октябрь революциясеннән соң бөтен татар дөньясында театрга беренчеләрдән булып юл ярган һәвәскәрләр труппасы  турында сүз бара бит.

Спектакль кую хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да өзелми. Репертуарындагы әсәрләр дә хисапсыз. Тулы бер гасыр эчендә Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ы, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы белән башлап, Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары», Данил Салиховның «Язмыш» драмаларын сәхнәләштерә алар. Кара исәп белән генә дә меңләп спектакль күрсәткәннәр булып чыга. 1972 елда ук татар халык театры исемен яулаган, халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия театр бәйгеләрендә шанлы җиңүләргә ирешкән җирле артистлар. Режиссер хезмәтен башкарган Ленин орденлы Фатыйх Бикашев, 50дән артык спектакльдә уйнаган ветераннар Зөбәрҗәт Шәрипованы, Гани Мостафин, Сәгыйть Галиуллин, Шәмсебәдәр  Минһаҗеваны әле дә сагынып искә төшерәләр.

Байтуган авылындагы мәшһүр әлифба авторы, атаклы педагог Сәләй Вәгыйзов музее бөтен тирә-якка танылырлык итеп төзелгән.

Тарихның әле тагын да ачасы, тузаннан арындырасы катламнары бар. Аралардагы сукмаклар гына суына күрмәсен дә, читтәге милләттәшләребездә дуслык, туганлык, бердәмлек хисләре, уртак хәзинәбез – газиз ана теленә мәхәббәт кенә сүрелмәсен.

vatantat.ru

Просмотров: 1240

Комментирование запрещено