«Бердәмлек» газетасыннан, 30 январь, 2021 ел

 1449131319_18426495

Камышлы районы,

Яңа Ярмәк авылы

Равил Харис улы НУРЕТДИНОВка — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән тәбрик­либез. Котлауларның иң кай­на­рын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Барлык теләк­ләрең, хыялларың чынга аш­сын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, ти­гезлектә, исәнлектә-саулыкта, шат­лыкта-муллыкта яшәвеңне теләп калабыз.

Тәбриклибез юбилеең белән,

Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.

Корычтай булсын тазалыгың

                                         синең,

Кояштай озын булсын

                                     гомерең!

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

* * *

фаткулиныПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Фәнилә Мөкатдәс кызы Фәткуллинага — 50 яшь һәм Ядкарь Әбүзәр улы белән бергә гомер итүләренә — 30 ел!

Кадерлебез! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә дә әтиебез белән исәнлек-саулыкта, тыныч тор­мышта, шатлыкта, муллыкта, рә­хәттә яшәвеңне телибез. Сөек­леләребез! Тормышыгыз тату, күркәм, тигез булсын. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен иде.

Күз нурларың бирдең безнең

                                         өчен,

Йөрәк җылың булды гел

                                       юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа

                                         карап,

Без бәхетле җирдә син

                                      булгач.

Тормыш дилбегәсен ныклы

                                     тотып,

Гомер буе бергә барыгыз.

Бетмәс куанычлар килсен

                                         сезгә,

Күтәренке булсын күңелегез.

Изге теләкләр белән кы­зыгыз Айсылу, улыгыз Динар, киявегез Эльвин, әни-әтиегез, оныкларыгыз Азим һәм Ләйлә, Зөлфия, Әлфия гаиләләре белән һәм барча туганнарыгыз.

* * *

Челно-Вершины районы,

Совет Нурлаты авылы

Әмирҗан Минафа улы Мәүлетовка — 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, абыебыз, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Гөлсинә, кызла­рың Алсу, Ләйсән, кияүләрең Марат, Равил, оныкларың Да­мир, Әдилә, Дания.

 * * *

халилуллинаЕлховка районы,

Тупли авылы

Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага – 80 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез, тор­мыш иптәшем! Без сине олуг бәйрәмең — юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын. Исәнлектә-саулыкта, кайгы-хәс­рәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең, сабыр холкың, олы йөрәкле булуың өчен зур рәхмәт. Син, әниебез, дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Котлы булсын туган көнең,

80 яшең тулган көнең.

Өй түрләрең көлеп торсын,

Туганнарың килеп торсын.

Онытмабыз сине

                           беркайчан да,

Рәхмәтлебез барсы өчен дә.

Изге, әни, синең күңелкәең,

Озын гына булсын гомеркәең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

* * *

халилуллина 2Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага!

Кадерле апабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри­зыкларын татып, байлыкта, мул­лыкта яшәргә язсын.

Җирдә кояш нуры балкыганча,

Син балкыйсың безнең

                                      күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                     матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Син булганда, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле

                                           бул,

Сиңа озын-озак гомер

                                     телибез.

Изге теләкләр белән Сә­ет­гали, Нурия, Туктаргали, Зәрия, сеңелең Бибинур һәм барча туганнарың.

* * *

Юныс Әхмәт улы һәм Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллиннарның

бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Сезнең күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, ты­рышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тигез, озын гомер итүегезне телибез.

Сез булганда без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда, һәрчак юл

                                   күрсәтеп

Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу

                               тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән игелекләр өчен,

Рәхмәт әйтеп, башны иябез.

Изге теләкләр белән бала­ларыгыз, оныкларыгыз, онык­чыкларыгыз.

* * *

гиниятуллинаПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Рәмия Мәгаз кызы Гыйниятуллинага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбием! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәш­ләрең өчен сиңа мең рәхмәт.

Гомерең, әнкәй, озын булсын,

Имин булсын

                   дөнья-йортларың.

Беркайчан да сүрелмәсен иде

Учагыңда янган утларың.

Безнең өчен күпме

                       тырыштың син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөхтәр, улың Марсель, кызыңӘлфия, киленең Руфинә, киявең Руслан, оныгың Айнур.

* * *

Рәмия Мәгаз кызы Гыйниятуллинага!

Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә исән-сау булып, пар канатың белән кайгы-хәсрәт күрмичә, тигез, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән, балаларыңнын, туганнарыңнын игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Чын йөрәктән котлавыбыз

Җыр булып сиңа барсын.

Бүгенге бәйрәм гомергә

Истәлек булып калсын.

Изге теләкләр белән Мир­газиян һәм Вәлимә, Рафаэль һәм Руслан гаиләләре белән.

 

Просмотров: 1595

Комментирование запрещено