«Ислам. Беренче адымнар» проекты җиденче тапкыр укучылар кабул итә

KSF_0001Җиде атна эчендә укучылар намаз укырга өйрәнә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән таныша. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне җиденче тапкыр укырга чакыра. Җиде дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштереп була диелә нәзарәт хәбәрендә.

Беренче кереш дәрес 13 февральдә Татарстан мөфтияте бинасында була. Укулар 27 мартта, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Укучылар тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнә, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән таныша. Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 13 февральгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан (09.00) кичке бишкә кадәр (17.00) +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://taplink.cc/muslimmol

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Алты сезон дәвамында әлеге курсларда 580 кеше белем алды һәм намазга басты, диелә Татарстан Диния нәзарәте хәбәрендә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 891

Комментирование запрещено