Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе: Татар халкына бүленергә ярамый

703A7225+(1)Рамис Сафин сүзләренчә, Ульяновск өлкәсендә җанисәптә күбесенчә мишәр булып түгел, ә татар булып язылалар. 

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин татар халкына башка төрле милләтләр булып аерылып чыгарга ярамый дип саный.

«Татарлардан аерылып чыгарга омтылган төркемнәр аркасында ахыр чиктә татар милләте дә, шушы кечкенә төркемнәр дә юкка чыгарга, тарихта гына калырга мөмкин. Шуңа күрә безгә бүленергә ярамый», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү»дә.

Аның сүзләренчә, Ульяновск өлкәсендә җанисәп вакытында мишәр булып язылучылар сирәк.

«2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульяновск өлкәсендә 150 мең татар яши. Безне кайчагында „мишәрләр“, „татарлар“ дип аералар. Ульяновск өлкәсендә үзен мишәр дип яздыручылар бик сирәк. Сигез ел эчендә кемдер милләтен үзгәртеп, үзен рус, яисә мишәр итеп яздырган, дип әйтмәс идем», — дип сөйләде Рамис Сафин. 

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе фикеренчә, милләтне саклау эшен киләчәктә дәвам итүче яшьләрне әзерләргә кирәк.

«Татар милләте әле 400-500 ел яшәячәк дип уйлыйм. Вазгыять уңай якка үзгәрсә, аннан да күбрәк яшәр. Яшәсен дә! Үз милләтеңдәге активист, милләтпәрвәр егет-кызларны әзерләргә генә кирәк. „Үләбез, бетәбез, без киткәч беркем калмый“, — дип елап йөреп кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмый», — дип уртаклашты ул. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 719

Комментирование запрещено