«Җанисәпле сөйләшү»: «Татарча өйрәтүне гаиләгә генә тапшырсак, берничә буын югалачак»

Мин+татар-01Быел Россиядә җанисәп көтелә. Бу уңайдан без «Җанисәпле сөйләшү» проектын тәкъдим итәбез. Проект кысаларында Россиянең төрле почмакларында гомер итүче милләттәшләребез белән очрашып сөйләшербез, төбәкләрдәге татарларның проблемалары белән уртаклашабыз. 

Бүгенге кунакларыбыз — Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

Рәмис әфәнде, Ульяновск татарларының хәле ничек?

Рәмис Сафин:

Ульяновск өлкәсе — татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Без татарлар саны буенча илдә өченче урынны алып торабыз. Бездән алда бары тик Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе тора. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульяновск өлкәсендә 150 мең татар гомер итә. Шуның 50 меңнән артыгы Ульяновскиның үзендә, калганнары авыл, шәһәр һәм районнарда яши.

150 мең дип әйтергә генә ансат, бу 150 мең язмыш, характер дигән сүз. Кешеләр күбрәк булган саен, аның проблемалары да шулкадәр күп була.

Автономияне мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләр борчый. Мәдәнияттә зур, чишелмәгән проблемалар бар дип әйтмәс идем. Ә менә мәгариф өлкәсендә бик күп һәм зур мәсьәләләр бар. Шулай да, мин үзебезне татар телен өйрәнү буенча башка төбәкләрдән алдарак дип саныйм. Чөнки бездән дә авыррак һәм начаррак яшәүче регионнар бар.

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсендә 168 766 татар булса, 2010 елда, сез әйткәнчә, 150 меңгә тулырга аз гына кала — 149 873 татар теркәлгән. Күрсәткечнең кимүе күренә. Нигә шулай дип уйлыйсыз?

Моның сәбәбе тирәндә түгел. Яңа XXI гасыр башында Ульяновск өлкәсендә генә түгел, бөтен Россия, дөнья масштабында тормышлар үзгәрде. Ул елларда без икътисадый яктан артта кала башладык. Завод-фабрикалар ябылды, сәнәгать оешмалары эшләми башлады. Ульяновск өлкәсе базар икътисадына бик авырлык белән килеп керде. Нәкъ шул чорда халыкның күпчелеге Самара, Казан һәм Мәскәүгә күченеп китте. Казан якын, өч сәгатьлек юл. Ул вакытта Татарстан күтәрелә башлады, шуңа күрә бөтенесе Казанга омтылды. Аннары, шул ук вакытта балалар туу да кимеде.

Монда үзен башка милләт кешесе итеп яздыру турында сүз бармый. Безне кайчагында «мишәрләр», «татарлар» дип аералар. Ульяновск өлкәсендә үзен мишәр дип яздыручылар бик сирәк. Сигез ел эчендә кемдер милләтен үзгәртеп, үзен рус, яисә мишәр итеп яздырган, дип әйтмәс идем.

Рамилә Сафина:

Үзен татар диюче халык күбесенчә авылларда гомер итә. Ә шушы авылларның бетүе, эшнең, балалар бакчалары, мәктәп, хәтта кибетләрнең булмавы татарларның кимүенә китерә. Эш булмагач, яшьләр булмый. Ә инде яшьләр булмаса, балалар тумый дигән сүз.

Рәмис Сафин:

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулат районы — уникаль, күмәкләшеп 98 процент татарлар яши торган район. Бу район өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыкта урнашкан, иң ерак районнарның берсе. Анда җирләр начар, колхоз бетте, авыллар тарала башлады. Биш ел эчендә генә дә анда 4 меңгә якын кеше кимегән. Туучылар саны кими, үлүчеләр саны арта бара. Бүгенге көндә әлеге тискәре демографик вәзгыять дәвам итә. Бу турыда өлкә губернаторы да әйтә. Без моны яшермибез. Кулатка районы — бүгенге көндә демография буенча иң арткы районнарның берсе.

«Соңгы вакытта бездә болгарлык мәсьәләсе бар»

Мишәрләр үзләрен «мишәр» дип атаганны яратмый, алар үзләрен татар дип саный. Ләкин Татарстанда яшәүче татарлар аларны «мишәрләр» дип йөртә. Дөресме бу?

Рәмис Сафин:

Мин Апас егете. Ульяновск өлкәсенә килгәнемә 31 ел. Кая гына барсам да, мишәр дусларым белән аралашканда да, алар: «Без үзебезнең мишәрлегебезне Казанга баргач белдек», — диләр. Бу яхшы нәрсә түгел, әлбәттә. Мишәрләр Казан сөйләменә хәтта кызыгалар. «Без алар кебек матур итеп сөйләшә алмыйбыз», — диләр, әмма беркайчан да үзләрен аерып, беренче «сорт» дип йөрмиләр.

Ульяновскига килгәч, өлкә телевидениесендә «Чишмә» дигән тапшыру алып бара башладым. Шул вакытта: «Нигә безгә Казан татары? Безнең тапшыруларны үзебезнең Ульян мишәре алып барсын», — дигән бер-ике генә хат килгәне булды. Әйе, алар — горур, татар җанлы, бер-берсе өчен җан атып тора торган халык. Ләкин «Без — татарлар түгел, мишәрләр», — дип йөрмиләр. Мин Ульяновск өлкәсенә килгәннән бирле өч тапкыр халык санын алуда катнаштым. Бервакытта да бездәге татарлар: «Без бит мишәрләр. Әйдәгез, бүленик әле, мишәр булып язылыйк», — дигән сүзләр ишеткәнем юк.

Ләкин соңгы вакытта бездә болгарлык мәсьәләсе бар. «Болгар булып язылыйк», — дип листовкалар, буклетлар тараталар. Бу — зур проблема. Ниндидер бер аерым төркем һәр җанисәп кампаниясендә шушы мәсьәләне күтәреп чыга. Алар күп тә түгел, өлкән яшьтәге абзыйлар, яшьләр йөрми анда. Узган халык санын алганда да ике йөзгә якын кеше болгарлар булып язылган иде. Бу төркемнең җитәкчесе — бик хөрмәтле, тарихны белә торган мөхтәрәм кеше Шәүкәт абый Богданов. Ул заманында өлкә Советының депутаты иде. Ул һәрвакытта: «Без татар түгел, ә болгарлар булырга тиеш», — дигән фикердә. Кайчак үзара аңлашылмаучанлык та килеп чыга. «Шәүкәт абый, без тарихны, бабаларыбыз болгарлар булганын белергә тиеш. Әмма бүгенге вәзгыятьтә без бүленергә түгел, татар булып язылырга тиешбез», — дим аңа. 

Шәһәр урамнарында да төрле эчтәлекле баннерлар күренә башлады. Әйткәнемчә, татар халкын пычрата торган сүзләр белән буклетлар тараталар. «Татар булган җирдә хәтәр бар», «Татар атасын сатар» — шундый сүзләр язылган китаплар, буклетлар тараталар. Кемдер бу эшне финанслый бит, кайдандыр акча алалар. 1939 елгы Шәүкәт абый бизнесмен түгел бит ул. Үзебезнең милләтнекеме, башка милләт кешесеме — шуны финанслыйлар. Шәһәр урамнарында зур итеп Карамзинның сүзләрен, халык авыз иҗатыннан алынган татарга туры килә торган начар сүзләр язып куйганнар. Русча язалар… Аны бит татарлар гына түгел, руслары да, башкалар да укый.

1992 елда Шәүкәт Богданов паспортта милләтне яза торган юлга, суд аша татар милләтеннән ваз кичеп, үзен болгар итеп яздырган. Бу турыда сюжет та ясаган идем. Чыннан да, паспортына мөһер сугып, судның карарын язганнар иде.

«Татар халкына бүленергә ярамый»

Татарлардан аерылып чыгарга омтылган төркемнәр аркасында ахыр чиктә татар милләте дә, шушы кечкенә төркемнәр дә юкка чыгарга, тарихта гына калырга мөмкин. Бу бик куркыныч…

Шуңа күрә безгә бүленергә ярамый. Шулай да, татар халкы тиз генә бетмәс әле. Ульяновск өлкәсе губернаторы каршында автономия җитәкчеләре белән җыелышканда, башка милләтләр: «Россиядә бөтен милләтләр беткәндә дә, татарлар калачак. Чөнки сезне динегез, телегез, мәдәниятегез саклый», — диләр. Чынлап та, халкыбызны саклауда диннең өлеше гаять зур. Православие динендәге мордва, удмурт һәм башка милләт кешеләренә руслашу бик җиңел, исемнәре үк бер төрле. Сөйләшүе буенча нинди милләт кешесе икәне күренеп тора, әмма ул үзен рус, ди.

Татар милләте әле 400-500 ел яшәячәк дип уйлыйм. Вәзгыять уңай якка үзгәрсә, аннан да күбрәк яшәр. Яшәсен дә! «Таралышып бетәбез, телебез бетә», — дип куркып әйтмәс идем. Мин Ульянга килгәндә милли хәрәкәтне оештыручылар: «Без киткәч бернәрсә калмый, милләтне дә беркем сакламаячак, мәдәният тә, тел дә, мәктәпләр дә — бернәрсә калмый», — дип әйтәләр иде. Бүгенге көндә аларның күбесе исән дә түгел инде. Әмма милләт яши, аларның эшен без дәвам итәбез, бездән соң да кемдер дәвам итәчәк. Үз милләтеңдәге активист, милләтпәрвәр егет-кызларны әзерләргә генә кирәк. «Үләбез, бетәбез, без киткәч беркем калмый», — дип елап йөреп кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмый.

Сез әйткәнчә, мишәрләр һәрвакытта тамырларын, татар булганнарын онытмыйча, халык санын алганда, үзләрен татар итеп күрсәтә. Ә бүгенге көндә Себер татарлары аерылырга йөри, Башкортстандагы татарлар да җанисәптә башкорт булып языла. Ул төбәкләргә нәрсә әйтер идегез?

Рамилә Сафина:

Кул кушырып утырырга түгел, халыкка аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Үзебезнең киемнәребезне, телебезне, шәхесләребезне горурлык белән күрсәтә белү мөһим. Безнең «Ак калфак» оешмасына Башкортстаннан килгән татар кызы йөри. Аның сөйләгәнен тыңлагач, чәчләребез үрә торды. Аның ата-анасы Башкортстанда торган, гаиләдә дүрт бала. Ике баланы башкорт, икесен татар итеп язганнар. Безнең оешмага йөрүче кыз башкорт булып теркәлгән, ә үзе чип-чиста татарча сөйләшә. Шуңа да кешегә: «Син татар, без татар һәм татар булып калачакбыз», — дип искә төшереп торырга, кызыксыну уятырга кирәк.

Рәмис Сафин:

Татар халкын төрле төркемнәргә: Әстерхан, Себер һ.б. татарлары дип бүлүгә интеллигенция, зыялы кешеләр зур өлеш кертә. Моны гади халык уйлап чыгармый. Бер пычрак сыер бөтен көтүне буйый дип әйтәләр бит, шундый бер-ике кеше килеп керә дә, әкрен генә үзенең фикерен тарата, халыкны котырта башлый. Әле шунда каяндыр алынган ясалма кәгазьләрне, листовкаларны да китереп тыксалар… Менә шуннан соң гади халык уйлана башлый.

Милләтләрне бүлүнең беркайчан да яхшыга илткәне юк. Моны тарихта да күрергә мөмкин, бүгенге көн дә шуны дәлилли. Бүгенге вәзгыятьтә берничек тә бүленергә ярамый. Без Россиядә халык саны буенча икенче милләт булганбыз икән, шушы планканы төшерергә ярамый. Мин мөфти, хәзрәтләр белән очрашканда һәрвакыт: «Без татар булып туганбыз, татар булып яшибез һәм татар, мөселман булып китәргә дә тиеш, җәмәгать», — дип әйтәм. Халык санын алганда шундый сәясәтне алып барырга тәкъдим итәм. Алар аңлый. 2019 елда үзебезнең Диния нәзарәте белән халык санын алуга кагылган килешүгә кул да куйган идек. Бик әйбәт кенә, уртак тел табып, шушы эшне алып барабыз.

Ульяновск өлкәсендә чыгып килүче «Өмет» газетасында да җанисәпкә багышланган сәхифә башлап җибәрдек. Анда гади авыл кешеләре, халык арасында популяр шәхесләр: «Ни өчен татар булып язылырга кирәк?» — дигән сорауга үз җаваплары белән уртаклаша. Узган ел март аенда халык санын алганда татар булып язылу турында мөрәҗәгать тә бастырган идек. Быел да кабатларбыз. Листовкалар рәвешендә дә чыгарып, һәр гаиләгә таратачакбыз. Чөнки матбугат та, мәчет, мәктәпләр дә бергәләп эшләгәндә генә милләтебезнең санын киметмичә яшәячәкбез.

«Фирдүс Тямаев: „Мишәрләр, сез кайда?“ — димәсен»

Мишәрләрне татарлардан аеруга артистлар да үз өлешен кертә. Чөнки концертларда «Без — мишәрләр», дип алга сөреп җырлаучылар бар. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Рамилә Сафина:

Бик каты тискәре фикердә мин. Фирдүс Тямаев килсә, «Мишәрләр, сез кайда?» — дип кычкыра. Нигә «Татарлар, исәнмесез», — түгел? Хәзер татар халкына бөек мәдәният түгел, ә Фирдүс кебек «Мишәрләр, сез кайда?» — дигән мәдәният кирәк. Аннан соң кеше: «Мишәрләр шундый зур, күп халык икән, тукта, татар түгел, мишәр булып язылыйм әле», — дип уйга кала. Бу дөрес түгел. Артистлар — сәхнәдән татар телен, мәдәният күрсәтүче зур шәхесләр. Без акча түләп, билет алып, матур итеп киенеп, концертка барабыз. Балаларыбызны да ияртәбез. Ә ул: «Мишәрләр, сез кайда?» — дип кычкыра. Без — татар булгач, ник килдек монда? Татар баласына моны ничек аңлатырга кирәк? Шундый сәясәтме бу, алыммы? Бу берничек тә дөрес әйбер була алмый. Моны ишеткән, күргән саен калтырап китәм. Казанның комиссияләре, Мәдәният министрлыгы кая карый икән?

Рәмис Сафин:

Бер шулай гаҗәпләнеп, ярты концерттан соң кайтып киткән идем. «Тыңлыйсызмы? Ишетәсезме? Мунчага чакырасызмы?» — дип артист сәхнәдән сорый. Шунда ярты зал торып басып, хатын-кызлар: «Чакырабыз!» — ди. Концертлар кешегә зәвык, рухи байлык бирергә тиеш.

Радио, телевиденидә дә диалектлы җырлар яңгырарга тиеш түгел дип саныйм. Алар колакны ярып керә. Телевидение белән радиода әдәби, саф татар теле булырга тиеш. Һәр кеше үз диалектында җырлый башласа, бер-беребезне бөтенләй аңламас идек.

Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы халык ярата, концертларына йөриләр, йөрсеннәр, мин каршы түгел. Алар барыбер татарлыкны күрсәтә. Ләкин ике җыр саен: «Без — мишәр», — дип кычкырып, сәхнә каршына килеп, башкаларны кычкыртып йөрүләре беркемгә дә ошамый.

Аллага шөкер, театрларыбыз яхшы гына эшли. Һәрдаим Камал, Тинчурин театрлары безгә килеп тора. Матур итеп сөйлиләр, татар культурасын менә дигән итеп алга сөрәләр. Телне саклауга гаҗәеп зур өлеш керткән театрларыбызга рәхмәт!

«Татар телен өйрәтүне гаиләгә генә ышанып тапшырсак, берничә буынны югалтачакбыз»

Күпләр Казанда яшәп тә, русчаны кушып сөйләшә, балаларын шулай тәрбияли. Ә сез Татарстаннан читтә яшисез, шулай да, балаларыгызның саф татарча сөйләшкәнен беләм. Моның сере нәрсәдә?

Рамилә Сафина:

Ике балабыз бар. Алар белән кечкенәдән татарча сөйләштек. Балалар бакчасына киткәч, гел татарча гына сөйләшкән балалар русча аралаша башлады. Мәктәптә дә русча аралаштылар. Шул вакытта без бер хәйлә уйлап таптык: җәен авылга дәү әни белән дәү әтиләре янына кайтара башладык. Ә алар бөтенләй русча белми. Балалар чүпләп-чүпләп матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнеп кайта иде. Аннан соң Татарстаннан никадәр читтә яшисең, шуның кадәр ана телеңне, халкыңны, милләтеңне ныграк яратасың ул.

Ульяновск өлкәсендә мәктәпләрдә татар телен укыту буенча вәзгыять нинди?

Рәмис Сафин:

Бездә татар телен укыту буенча барлык шартлар да тудырылган. Ләкин соңгы вакытта ата-аналар үзгәрде. 90нчы елларда туучылар хәзер үзләре әти-әни булды. Ул елларда алар үзләре татарча белмәгән булса, хәзер балалары белми. Бердәм дәүләт имтиханнары да килеп керде, бу имтиханнар татар милли мәгарифен бөтенләй тамырдан кисте.

Безнең өлкә татар телен укыту буенча башка төбәкләргә караганда бераз өстә. Мәктәпләрдә татар телен укытуны Татарстан Мәгариф министрлыгы бик нык контрольдә тота. Автономиянең мәгариф бүлеге белән мәктәпләрне тикшерәбез. Ел дәвамында 9-10 мәктәпне йөреп чыгабыз, татар теле ничә сәгать укытылуын карыйбыз. Өлкә губернаторы Сергей Морозов бик нык ярдәм итә. Ул һәрвакыт: «Титуллы милләтләр үз туган телләрен белергә тиеш», — ди.

Моннан 5 ел элек Ульян өлкәсе белән Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыклары үзара килешү имзалады. Бу килешүдә Ульяновск өлкәсенең татар телен өйрәтү өчен шартлар тудыруны гарантияләве турында матдә бар. Әлеге килешү быел да озайтылды. Бу нәрсә өчен кирәк? Без ул килешүне алып, теләсә кайсы мәктәп директоры янына килеп керә алабыз. Килешү бар, димәк, мәктәпләрдә татар телен өйрәтү өчен шартлар булырга тиеш.

Соңгы вакытта татар телен өйрәтүне мәчетләрдә дә башлап җибәрдек. Бу эштә дә Казан ярдәм итә. Бушлай әлифба китапларын бирәләр. Быел гына да Татарстан Мәгариф министрлыгыннан 1 миллион китап алдык. Һәр мәчеткә таратабыз.

Кайбер вакытта «Татар телен гаиләдә өйрәтергә кирәк», — дигән фикерләр ишетергә туры килә. Мин моның белән бер дә килешмим. Татар телен гаиләдә генә түгел, мәктәпләрдә өйрәтергә кирәк. Гаиләдә балага көнкүрештәге татар телен өйрәтергә була. Әлбәттә, баланы татар телендә тәрбияләргә кирәк. Әмма гаиләдә генә татарча өйрәнгән бала бервакытта да меңьеллык тарихы булган татар әдәбиятын, милләтебезнең бөек шәхесләрен, Муса Җәлилне, Такташларны белмәячәк. Бу зур эшне бүген гаиләгә генә ышанып тапшырсак, берничә буынны югалтачакбыз. Шуңа күрә татар телен мәктәптә, балалар бакчаларында, мәчетләрдә өйрәтергә кирәк.

Рамилә Сафина:

Без татар булып туганбыз, татар булып яшибез, татар булып китәчәкбез. Безгә татар булу килешә. Шушы татарлыкны безнең Казаныбыз гына да дәлилләп тора. Казан — йөзектәге асыл таш кебек ул. Казанга татарларның ничек яшәгәнен сокланып карарга бөтен дөньядан киләләр. Шуңа күрә татар булуыбыз белән горурланып яшик. Җанисәптә дә: «Без — татар», — дип үз позициябезне беркемгә дә бирмик. Бергә булганда гына күп нәрсәгә ирешә алабыз! 

intertat.tatar

Просмотров: 1336

Один комментарий

  1. Рамилэ ханум рэхмэт Сезгэ
    Инматур ханумнарнын берсеУлСез