Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов җанисәп турында: Милләтеңне яшерү – оят

703A9608Үз милләтеңне әйтми калу бик сәер, дип саный көрәшче. 

UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов халык санын алуга карата үз фикерен белдерде.

«Үз милләтеңне яшерү, әйтми калу минем өчен оят булыр иде. «Нинди милләттән?”- дип сорасалар, мин ничек «Татар түгел», — дип әйтә алыйм инде. Бу мәгънәсезлек, бик сәер. Чыннан да үз милләтен үзгәртүчеләр бармы икән? Шаккатам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновның катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга теләве турында язган иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 714

Комментирование запрещено