Юбилеең белән котлап, Галимә апа,
Сиңа шигырь язабыз,
Сәламәтлек, шатлык, бәхет теләп,
Сине зурлап калабыз!
Галимә апа Әхмәтшина Камышлы районында урнашкан Бозбаш авылында, гади генә гаиләдә бишенче бала булып аваз сала. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән нужа күреп, ачлык, ялангачлык, ятимлектә үсә. Атасы Әхмәтҗан сугышка китеп, 1941 елда, балаларын ятим калдырып, һәлак була.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, Галимә апа бер дә эшләмичә тик ятмый: кабатланмас бизәкләр төшерелгән мендәр тышлары, кулъяулыклар чигә, оекбашлар бәйләп сата, мал-туар асрый, бакчасында яшелчәләр үстерә, оста иттереп бавырсаклар, кош телләре пешерә, бәйрәмнәрдә сәхнәләрдә матур итеп җырлый, газиз әнисе-әтисе, туган авылы турында бик матур шигырьләр яза.
Үзе ачлыкта-ялангачлыкта үскәнгәме, Галимә апа бик мул куллы, киң күңелле кеше. Ел саен корбан чалып, ярты авылны чакырып, матур табынныр уздыра. Казан артистлары килсә — аларга бавырсакларын бүләк итә. Мәчеттәге дин дәресләрен калдырмый, мәчет оештырган сәяхәтләргә — Казан, Болгар, Уфа шәһәрләренә экскурсияләргә барып кайтты.
Галимә апа — социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә бик актив катнашучы һәм ял итүче. Биредә ял итүчеләргә ул узенең шигырьләрен, моңлы җырларын бүләк итә, үзләрен тәмле бавырсаклары, кош телләре белән сыйлый.
Камышлы авылында яшәүче хезмәт ветераны, икенче төркем инвалиды, сугыш чоры баласы Галимә Әхмәтҗан кызы Әхмәтшина йөрәгеннән ургып-ташып чыккан хисләрен, хәсрәт-моңнарын, туган ягына булган мәхәббәтен кушып, шигъри юлларын, тылсымлы чигешләре кебек, чигә.
Просмотров: 1023
Менэ бит нинди матур .рэхэтлэнеп яшэгез исэнлек СЕЗГЭ.