КФУда телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү турында фикер алышачаклар

KSF_1646+(1)Семинарда Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан һәм Россиянең төрле төбәкләре арасында халыкара хезмәттәшлек ныгытылачак. 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 18 февраль көнне 13.00 сәгатьтә «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы» дигән V Халыкара фәнни-методик семинар үтәчәк.

«Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче галимнәр телләр өйрәтү һәм өйрәнү проблемалары хакында сөйләшәчәк. Алар арасында туган телгә өйрәтү, телләрне икенче тел буларак укыту, телгә өйрәтүдә заманча һәм инновацион технологияләрне куллану һәм мәдәниятара багланышларда төрки телләрнең роленә караган докладлар була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, оештыру эшләре өчен җаваплы Эльвира Денмөхәммәтова.

Халыкара фәнни-методик семинарда катнашу офлайн һәм онлайн форматта үтәчәк. Чыгышлар рус, татар, төрек һәм инглиз телләрендә булачак. «Семинарда катнашучыларның фәнни мәкаләләре (авторлык редакциясендә) Халыкара фәнни-методик семинар материаллары җыентыгында бастырылачак», — диде галимә.

Халыкара фәнни-методик семинар эшендә катнашу өчен гаризалар 10 февральгә кадәр seminar.onlayn@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 809

Комментирование запрещено