Һади Такташ Фатих Әмирхан турында: Ул безнең өчен үле иде инде — «Безнең мирас»

00314-676x1024«Ул үзе тудырган, үз рухында тәрбияләгән татар буржуа интеллигенциясенең, дөресрәк әйткәндә, татар «джентельменнары»ның, татар «мадмуазельләре»нең йөрәгендә үзләре үлгәнче яшәр, бәлки», — дип язган Такташ Фатих Әмирхан үлгәч. 

Югарыда басылган мәкалә 1926 елны Фатих Әмирхан үлгәч үк язылган иде. Һәм шул ук вакытта Такташ аны байтак иптәшләргә укып та узды. Ләкин ул вакытларда нинди сәбәпләр беләндер (үзе аны «ныклабрак, яхшылабрак язу теләге белән» дип аңлатты), Такташның бу мәкаләсе журнал һәм газеталарыбызның берсендә дә басылмыйча калды. Үткән ел Такташ әсәрләренә сүз башы язганда мин Такташның бу мәкаләсенең «язмышы» белән аеруча кызыксынгач, ул үзе архивыннан табып аны миңа тапшырган һәм, кирәге булса, файдаланырга кушкан иде. Такташның бу мәкаләсен, һичшиксез, аның буржуа милләт интеллигенциясенә булган мөнәсәбәтен ачуда зур ярдәм иткән документларның берсе итеп санарга кирәк һәм шуның өчен без аны матбугатта чыгаруны кирәк таптык, дип язылган «Безнең мирас» журналының 2017 елгы 8 нче номерында чыккан язмада.

***

Кемнәр өчендер Фатих Әмирхан әле хәзер дә якты бер язучы булып яши торгандыр. Ул үзе тудырган, үз рухында тәрбияләгән татар буржуа интеллигенциясенең, дөресрәк әйткәндә, татар «джентельменнары»ның, татар «мадмуазельләре»нең йөрәгендә үзләре үлгәнче яшәр, бәлки. Ләкин Фатих Әмирхан безнең сыйныф өчен үле туды — ул үлүгә кадәр үк безнең өчен үле иде…

***

Мин Фатих Әмирхан белән беренче мәртәбә 22 нче елның кышында бер мәктәптә булган татар студентлары кичәсендә таныштым. Ул вакытта инде мин танылып килә торган бер шагыйрь идем. Таныштыручы кешенең исемен хәтерләмим хәзер. Ләкин Фатихның танышу вакытында минем йөрәктә эз калдырган, совет язучыларына булган ачы көлү карашы, шуңа юнәлтелгән сүзләре әле дә хәтеремдә.

Аның совет, революция язучыларын күрә алмавы, аларга булган көлү карашы революция әдәбияты көчәйгән саен көчәя барды.

Егерме өченче елда башланган татар революция әдәбиятындагы күтәренкелек, пафос вакытында Фатих тирәсе «шул вакытта революция давылын җырлаучы» язучылардан көлү, гайбәт сату почмагы булып әверелгән иде.

Ул миңа бер очрауда яшь язучылар турында болай диде:

— Мин яңа әдәбиятта кызык бер нәрсә күрәм. Аларда рухани яктан табигыйсызлык бар. Аларның әсәрләре белән гакылсызлар йортында кычкырынып йөрүче тилеләрнең сүзләре арасында аерма бик аз. Авыру бер яктан нәселдән килгән сифилиста булса, икенче яктан нәселдәге алкоголь тәэсире, — диде.

Фатих яшь язучылар турында шундый карашта иде. Ул, пролетариат революциясен күрә алмаган кебек, революция язучыларын да күрә алмый иде.

***

Май ае. Сирень исләре урамнарга сибелгән. Аны соңгы мәртәбә Ленин бакчасында очраттым. Ул бакча уртасында үзенең арбасында бер ялгызы утырадыр иде.

Аның белән озак кына утырдык. Сүз арасында мин аңарга:

— Фатих әфәнде, сез хәзер матбугатта бөтенләй катнашмый башладыгыз. Ара-тирә генә булса да язгаларга иде, — дидем. Ул:

— Мин элек революциянең гакесен көтә идем. Хәзер инде яза башладым, — диде.

Шул сүзеннән соң үлгәнче нәрсәләрдер язып калдырган бугай. Ләкин аның ул нәрсәләре революциянең гакесен көтеп тә, гакесе булмагач, әрнүле йөрәктән язылган нәрсәләрдер.

Фатих революциянең гакесен көтте. Ләкин ул революциянең гакесен көтүдән яза алмады түгел, аның йөрәге инде үзенең сыйныфы белән бергә үлгән иде. Гакесе булганда да ул, бәлки, терелмәс иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 880

Комментирование запрещено