Бергә булыйк, бердәм булыйк!

28-1024x573Самара татарларын бер гаиләдәй берләштерүче, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калучы һәм яшьләребез күңеленә милли рух өстәүче белем учагы булып танылган “Яктылык” татар мәктәбендә мәртәбәле кунак — Бөтендөнья та­тар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бе­лән очрашу булды. Конгресс кунагының Самара өлкәсенә сәфә­ре «Татарлар: гамәл стратегиясе» программасы кысаларында оештырылган иде.

Милли киемнәргә киенгән укучылар кадерле кунакны татар халкына гына хас булган кунакчыллык, җыр-биюләр һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Мәктәп белән танышу барышында «Мирас» этнография му­зее методисты Асия ханым Сәйфетдинова һәм укучылар төркеме “Каз өмәсе” дип аталган театраль күренештән өзек, ә егетләр татар көрәше алымнарын күрсәттеләр. Данис Фәнис улы “Сәләт-Самара” клубы әгъзалары белән дә танышты. Укучылар клуб эшчәнлеге турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Мәктәп белән танышып чыкканнан соң, Башкарма комитет җитәкчесе актлар залында ата-аналар, укытучылар һәм Самараның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре бе­лән очрашты. Данис Шакиров милләттәшләребезгә «Татарлар: гамәл стратегиясе» кысаларында уздырылучы чаралар, шул исәптән татарлар “Җанисәп” дип атаган халык санын исәпкә алу чарасына әзерлек барышы турында сөйләде. Әлеге эшкә җитди рәвештә әзерләнү кирәклеген онытмаска өндәде. Ата-аналар Башкарма комитет җитәкчесенә сораулар да бирделәр. Мәктәптә укучылар саны арту сәбәпле, укыту ике сменада алып барылу турындагысы аеруча актуаль яңгырады. Зур шәһәргә бердәнбер татар мәктәбе, әлбәттә, аз. Башка районнарда яшәүчеләргә Безымянкага килеп йөрү җайсыз. “Дөрес, өлкә хөкүмәте безнең мәктәпкә янәшә генә урнашкан тагын бер бина бирде. Әмма аны элек төзекләндерергә кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында бу мәсьәлә берничә ел инде чишелмичә, һавада эленеп тора. Бәлки, әлеге проблеманы хәл итүдә безгә Татарстан Республикасы яр­дәм итәр?” — дип зарландылар активистлар.

Самара та­тарларының «Дус­лык» оешмасы президен­ты Фәхретдин Канюкаев та: “Күпмилләтле Самарада яшәү­че татарлар өчен «Як­ты­лык» мәктәбе бик зур әһә­ми­яткә ия. Биредә укучыларга иҗади яктан үсү, туган телне, гореф-гадәтләрне, ислам мәдә­ния­тен, халкыбызның тарихын өй­рәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бинаны заман таләпләренә туры китереп, янкорма өстәп булса да, киңәйтергә, балалар бер сменада укый алсын өчен, уңайлы шартлар тудырга кирәк. Хө­күмәт биргән икенче бинаны үзгәртеп кору проекты да әзер инде. Әмма төзеклән­дерү эшләрен тормышка ашыру өчен ярдәм кирәк”, — дип, милләттәшләребезнең үте­не­чен җиткерде.

Самара региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чыгышында “Яктылык” мәктәбенең Самарада милләт сакчысы булуын, балаларга әхлакый тәрбия бирүдә искиткеч әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Шәһәребезнең татар иҗ­тимагый оешмалары белән берлектә үзе дә татар мәктәбен киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуы, әлеге проб­лема аны бик борчуы турында әйтте.

- Татар телен, тарихын, милли культурасын өйрәнергә те­ләүчеләр саны арту, әл­бәттә, яхшы күрсәткеч, шатлыклы хәбәр. Шуңа да Са­мараның татар мәктәбен ки­ңәйтү мәсьәләсен хәл итүне контрольдә тотачакмын. Без һәрвакыт сезнең белән элем­тәдә. Бергә булганда, бу мәсьәлә чишелер, Иншалла, — диде Данис Фәнис улы. — Әлбәттә, Самара хәтле зур шәһәр өчен бер генә татар мәктәбе аз. Яңа мәктәпнең тиз генә барлыкка килә торган нәрсә түгеллеген дә яхшы аңлыйбыз. Шуның өчен шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачу мөмкинлеген алга сөрергә кирәк, дип уйлыйм. Үз телебезгә, динебезгә, халкыбызга тартылучы та­тарларның ихтыяҗларын үтә­мичә калырга хакыбыз юк.

Ул Самараның Крутые Ключи микрорайонының Михаил Калашников исемендәге 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләре укытыла башлавын хуплады, моның өчен күп көч куйган иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерде. Беренче адымнарын гына ясаучы татар сыйныфлары эшен җайга салуда «Яктылык» мәк­тәбе укытучыларының ярдәме кирәк булачагын, тәҗрибә ур­таклашу мөһим булуын аң­латты. Башкарма комитет җитәкчесе татар балаларын Ка­занга экскурсияләргә алып килергә чакырды. “Яктылык”ны тәмамлаган укучыларга Татарстан югары уку йортларына укырга керүдә, яшь кадрлар әзерләүдә, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм булачагын әйтте.

Очрашу ахырында Данис әфәнде «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм әдәби китаплар тапшырды. Ә «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка рәхмәт әйтеп, китаплар алу өчен сертификат бүләк итте. Фәхретдин Канюкаев әлеге бүләкне мәктәпкә тапшырды.

Бу очрашудан соң кү­ңелләрдә “Яктылык”ны киңәйтү мәсьәләсен тоткарлап торучы боз эри башлар, дигән ышаныч туды. Карап карарбыз. Иң мөһиме — бергә булырга, бердәм булырга кирәк.

31-1024x611IMG_20210128_154509 28-1024x573

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1040

Комментирование запрещено