Бәхет сере мәхәббәттә

счастливая жизнь11Үткән 2020 ел ахырында Денис авылында ярты га­сырдан артык бергә яшәгән парларны зурладылар.

Авылдашлары аларның озак еллар бергә гомер итүенә сок­лана һәм үзләренә үрнәк итеп куя. Юбилярларның күз­лә­рен­дә элеккечә бәхет һәм мәхәб­бәт нурлары балкый. Һәр пар­ның кабатланмас тарихы, озак тигез гомер итү серләре бар. Әмма барлык юбилярларны да бер-береңне ярату һәм кадерләү, яраткан кешеңнең бәхетенә шатланып яшәү хисләре бер­ләштерә. Һичшиксез, озын гомерле гаилә тормышы аерым игътибарга һәм мактауга лаек.

Аларның күкрәгендә “Озын гомерле гаилә”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” мактау билгеләре ялтырый. Кемнеңдер балачагы сугыш башлану белән өзелгән, кемнекедер сугыштан соңгы елларга туры килгән. Алар барысы да югалтулар ачысын татыган кешеләр буларак тормыштан зарланырга күнекмәгән.

Абдулҗәлил Зәки улы һәм Минсаимә Хаҗиәхмәт кызы АПАЛИЕВЛАР 65 ел бергә гомер итәләр. Бу бәхетле гаиләдә биш бала үскән. Минсаимә апа бик иртә ятим кала — әтисе фронттан кайтмый, тиздән әнисе дә вафат була. Кызны туганнары үстерә. Ир белән хатынның икесенә дә шактый кырыс сынаулар аша үтәргә туры килә, әмма алар беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, үз көчләренә ышанып яшиләр. Апалиевлар гаилә бәхетенең сере бер-береңне яратуда, кадерләү һәм хөрмәт итүдә, диләр.

Мәхмүт Закир улы һәм Мөслимә Мөхәммәтзыя кызы Төхвәтуллиннарда тимер туйларын билгеләп үтте­ләр. Алар балачактан бергә уйнап, бер мәктәптә укып үскәннәр. Мәхмүт абый гомере буе урман хуҗалыгында эшләгән, Мөслимә апа башта колхозда, аннары хастаханәдә санитарка булып хезмәт иткән. Алар балаларын лаек­лы тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер инде оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына һәм казанышларына сөенеп яшиләр. Төхвәтуллиннар фи­керенчә, гаилә бәхетенең нигезе мәхәббәттә, үзара аңлашуда.

Хафиз Шакир улы һәм Әкълимә Гатиф кызы Нурет­диновлар 60 елдан артык тату гомер итәләр. Бергә яши башлауларына 22 мең көн узган булса да, бер-берсен һаман да шулай ук яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Һәр гаиләдәге кебек, Әсхәт Нәҗип улы һәм Саимә Харис кызы Хөсәеновларның да тормышында авырлыклар да, якты мизгелләр дә күп булган. Аларны уртак уйлар, теләкләр, өметләр һәм хыяллар 55 ел элек кавыштырган. Юбилярлар бер-берсен мәңге яратырга дип ант биргән мартның иң истәлекле көнен җылы хисләр белән искә алдылар. Бәхет ул — бер-береңә хөрмәт һәм юл бирә белү, диләр алар.

«Мәхәббәт сукмагын кар да күмә алмас, су да басмас», — дип дөрес әйтәләр. Нәкъ менә мәхәббәт барлык кыенлыкларны җиңәргә һәм сынауларны үтәргә ярдәм итә.

счастливая жизнь11

Алинә ХАРИСОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 926

Комментирование запрещено