Илгиз Зәйниев Шүрәлесе Тукай Шүрәлесеннән нәрсә белән аерыла яки яңа Сөембикә тарихы

MZH_2863«Әкият» татар дәүләт курчак театрында куелган «Shurale: яңа фантазия» фэнтези спектакленә хәбәрчебез карашы. 

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңа тарихында тагын бер үзенчәлекле спектакль барлыкка килде — «Shurale: яңа фантазия». Театрның сәнгать җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев фантазиясе безгә мәңгелек Шүрәлебезнең яңа образын тәкъдим итте. XXI гасыр Шүрәлесен!

Татар энциклопедиясе сүзлегеннән: «Шүрәле татар мифологиясендә урманда яшәүче озын бармаклы, маңгаенда мөгезле, йонлач, ир-ат кыяфәтендәге зат. Ышанулар буенча, кешеләрне урман куелыгына алдап алып кереп, адаштыра һәм кытыклап үтерә».

Әлеге мифологик затны татар әдәбиятына балалар әкияте буларак Тукаебыз алып керде.

«Шүрәле» әкият-поэмасыннан: «Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым, Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым».

Шүрәлене татар сәнгате аша дөньяга Фәрит Яруллин музыкасы чыгарды.

Татар энциклопедиясе сүзлегеннән: «Шүрәле» — балет, 3 пәрдәдә. Фәрит Яруллин музыкасы (1941; ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге, 1958, вафатыннан соң), Г.Тукайның шул исемдәге поэмасы нигезендә Әхмәт Фәйзи һәм Л. В. Якобсон либреттосы. 1945 елда Татар опера һәм балет театрында премьерасы була. Ленинград, Мәскәү, Киев, Одесса, Рига, Вильнюс, Таллин, Дүшәмбе, Алма-Ата, Ташкент шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Польша, Германия, Албания, Мисыр һ.б. илләр театрларында куела. 

Шүрәленең уңай образын Туфан Миңнуллин белән Фәрит Бикчәнтәев тандемы тудырды.

«Җанкисәккәем»: музыкаль комедия, 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октяберендә булды. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре — Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән аерылып тора — спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керә. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итә.

Күренекле милли рәссам Бакый Урманче иҗат иткән Шүрәлеләр дә бар, Рамил Төхфәтуллин мультфильм итеп төшергән гаҗәеп Шүрәле дә бар. Боларның барысы аша безнең Шүрәле дигән мифологик геройның трансформациясен күрәбез. Шүрәленең күзгә күренеп яхшыруына да игътибар итми мөмкин түгел. Ул урман сарыгыннан урман сакчысына әверелә. Рамил Төхфәтуллин мультфильмында ул экология сакчысы.

Ниһаять, яңа Шүрәле. Илгиз Зәйниев белән Сәлимә Әминованың иҗат дөньясында туган яңа гасыр Шүрәлесе. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында куелган спектакль — барлык сәхнә жанрларын үзенә туплаган сәнгать әсәре.

Әсәрнең авторлар бәян иткән тарихы болайрак. «Шүрәле» балетын курчак театрында кую идеясе белән «La Primavera» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов чыга. Курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдимне күтәреп ала һәм драматург буларак, либретто яза. Хореограф итеп Сәлимә Әминова һәм биюче итеп Илдус Габдрахманов чакырыла. Музыканы спектакль өчен Рөстәм Абязов эшкәртә, оркестровка ясый.

«Shurale: яңа фантазия» музыкаль спектакленең премьерасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Абязов-фест» фестивале кысаларында булды. Спектакль тере оркестр белән уйналды.

Ә премьераның икенчесе — «Әкият» курчак театры репертуарына керәсе спектакль театрның зур сәхнәсендә уйналды. Барлык авторлары һәм катнашучылары шул ук булса да, ул фестиваль кысаларында күрсәтелгән спектакльдән аерыла иде.

«Shurale: яңа фантазия» — гаҗәеп матур спектакль, Фәрит Яруллин музыкасын, Рөстәм Абязов эшкәрткән, Юрий Чаплин бизәгән (sound desing). Сергей Рябининның матур сценографиясе. «Алтын битлек» лауреаты Илшат Сәяхов ут куйган.

«Борынгылар Шүрәлене урман сакчысы итеп белгәннәр. Бүгенге көндә дә Шүрәле әкият каһарманы буларак яшәп килә, әмма аның бу дөньядагы бурычы билгесез, мифына ышанучы калмады кебек. Нәрсәне саклый соң безнең көннәр Шүрәлесе?.. Ә, бәлки, мәдәниятебезнедер?..» — дип уйлана Илгиз Зәйниев. Әлеге уйлары спектакль программкасына кертелгән.

Либретто авторы буларак, Илгиз Зәйниев Шүрәлегә зур вазифалар йөкләгән. Ул мәдәниятебезне саклаучы да, әлеге серле фатирга килеп кергән кыз өчен үзенчәлекле экскурсовод та.

Илгиз Зәйниев фантазиясендәге Шүрәле безнең мәдәни кодыбызны тәшкил иткән рухи байлыкларыбызны саклый.

Татар мәдәниятенең визуаль артефактлары тупланган фатир — көмеш алка-беләзекләр, читекләр, бизәкле көянтә-чиләкләр, курай, думбыра, зәңгәр шәл, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, хәтта тәрәзә төбендәге яран гөл дә бар. Аларның барысы да тузан астында. Тимер башлы карават та буш — каз мамыгыннан тутырылып, чигүле ак тыш кидертелгән мендәрләр өелмәгән.

Ташландык фатирга, ә бәлки, чардаккадыр, адашып килеп кергән заманча Сөембикәбез шушы манзараның шаһиты була.

Татар дөньясының тагын бер серле артефакты булган карурманга юл да шушы фатирдагы серле ишек аша үтә икән. Тамашачы заманча Сөембикәнең Фәрит Яруллин балетындагы гүзәл кызга әверелүен күзәтә.

Ә тузан катламы астында калган милли артефактларны Шүрәле шкафка тутыра. Алга таба җисми артефактлар серле урманда рухи хәзинәгә әверелә. Моның өчен бары тик Шүрәле белән бергә шкаф эчендәге серле ишек аша атлап чыгарга гына кирәк.

Менә ул татарның рухи дөньясы, дөресрәге, татар дөньясының мәдәни катламы — совет чорында иҗат ителеп татар классикасына әверелгән катламы: Г.Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча телевизион спектакле; «Асыльяр» җыры (Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы язмасы), Камал театрының «Күк капусы ачылса» спектакле; Рөстәм Яхин, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Алмаз Монасыйпов, Заһидулла Яруллин көйләре ишетелеп кала, Мөхәммәт Мәһдиевның «Бәхилләшү» романы, Һади Такташның «Алсу» поэмасы… Совет чоры татар мәдәниятенең «алтын таҗы» — «Шүрәле» балеты.

Ә боларның барысын да һәм тагын бик күп милли хәзинәбезне саклаган серле дөнья — ул карурман. Анда бернәрсә дә гади генә түгел, хәтта агачлар да күктән җиргә таба үскәннәр. Әйе, бүгенге XXI гасыр күзлегеннән шулай күренәдер. Бар дөнья йөзтүбән капланган кебектер. Аны үз урынына куярга бүгенге Батырлар һәм Сөембикәләр кирәк.

Сөембикәсе бар. Серле фатирга адашып кына булса да ул килеп керә. Ә менә Батыр юк. Юк безнең мәдәниятебезне дөньяга чыгарырдай Батырыбыз. Кырыгынчы елларда Әхмәт Фәйзиләр, Фәрит Яруллиннар күзаллаган Батыр калмаган. Бүгенге Сөембикә фатирда бер ялгызы.

Спектакльдә бер кызыклы күренеш бар. Кәнәфидә бөкрәеп утырган карчык Сөембикәгә энҗе бөртекләре салынган янчык бирә. Бу карт Сөембикәнең яшь Сөембикәгә мирасын тапшыруы икән. Әмма ул карт Сөембикәнең янында Батыры бар иде. Бүгенге Сөембикә янында бары тик Шүрәле генә. Батыр юк…

Шүрәле ролендә — Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов.

Илдус — татар театрының гаҗәеп бер күренеше. Бәлки, башка шартлар булса, безнең опера һәм балет театры татар артистларын үстерүгә йөз тоткан булса, Илдусның үзенә балачактан башка юллар ачылган булса, амбицияләре зуррак булса, без татар дөньясының зур балет биючесенә ия булыр идек, мөгаен. Драма театры Илдус Габдрахманов өчен берничә спектакль куйды куюын. Әмма Шүрәле образы белән Фәрит Яруллин музыкасы җитмәгән булган икән Илдусның биюче карьерасына. Курчак театры сәхнәсендә көткән икән Илдус Габдрахмановны затлы роле.

Сөембикә — Ләйсән Миңнеәхмәтова — театрның яшь актрисасы. Сәхнәдә Сөембикәне бии алган актрисаны ничекләр курчак артына яшереп куя алыр икән курчак театры режиссерлары?

ххх

Илгиз Зәйниев «Әкият» татар дәүләт курчак театрына килгәннән бирле биредә милли спектакльләргә игътибар артты. «Халыкның сайлау мөмкинлеге бар. Без башкалардан талантлырак, тырышрак, кызыграк, остарак булсак кына вакыт өчен көрәштә җиңеп чыга алачакбыз», — дигән иде ул быел ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.

Курчак театрында куелган «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шүрәле», ягъни «Shurale: яңа фантазия» — болар татар курчак театры өчен генә түгел, татар театр дөньясына яңалык булган әсәрләр. Болар гаилә белән килеп карый торган спектакльләр.

Дөрес, безнең театрларга, шул исәптән «Әкият» татар дәүләт курчак театрына да җитмәгән бер әйбер бар. Спектакльгә кушымта буларак тәкъдим ителгән программкага яңача караш җитми. Ул әсәрнең авторларын һәм катнашучы артистларны күрсәтүче мәгълүмат чыганагы гына булып тора. Әмма бу бик аз, хәзерге тамашачыга тәкъдим ителә торган программкалар үз алдына зуррак максат куйсын иде. Әйтик, «Shurale: яңа фантазия» очрагында либретто дип куелган икән, ул текст, һичшиксез, программкага кертелергә тиеш иде. Опера һәм балет спектакльләрендә сюжет язылган программка-брошюркалар сатылган кебек, тамашачы аны укып эчтәлеген аңласын, икеле-микеле уйлары калмасын иде.

Ә бәлки фантазияне тагын да ераграк җибәреп, спектакль кушымтасы буларак нәни китапчыклар чыгарыргадыр. Бу очракта анда Тукай «Шүрәле”се дә булыр иде, Бакый Урманче рәсемнәре дә, QR-код аша «Шүрәле» мультфильмына, Тукайның музейларына да, спектакльдәге артефактларны туплаган башка музейларга да керә алыр идек. Кыскасы, «Әкият» курчак театрына килеп, без милли мәдәниятебез буенча сәяхәт итәр идек. Бу — беренчедән.

Икенчедән, «чәйнәп каптыра» торган мәгълүмат кирәк хәзер тамашачыга. Бик кирәк. Чөнки без нигездә шоу-бизнес белән җиңеләйтелгән тамашачы белән эш итәбез. Бөтен тамашачы да театрга уйланырга килми — моны танырга вакыт. Шуңа да һәр тамашачыга нәрсә караячагын һәм нәрсә караганын аңлатырга кирәк.

Бу киңәш «Әкият» курчак театрының әлеге спектакленә генә карамый. Әйтик, Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык» лабиринт-спектакле өчен дә һәр күренешне җентекләп аңлаткан программка-китапчык кирәк. Башка театрларда да мондый спектакльләр бар.

«Әкият» курчак театрының балалар театры гына түгеллеген, курчак спектакленең балалар өчен генә куелмавын татар тамашачысына аңлатып, аны бирегә килергә өйрәтү өчен бу театрның һәм аның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның күп вакыты үтәр әле. Әмма бер килгән икән, тамашачы бу юлны онытмаячак.

Шунысы да игътибарга лаек: соңгы елларда Казанда татар театр дөньясында яңалык булырдай сәхнә әсәрләрен безгә дәүләт карамагында булмаган «Әлиф» егетләре һәм «Әкият» курчак театры гына күрсәтә алды. Дәүләт драма театрлары үз юлларын рус театрлары артыннан баруда күрсәләр һәм һәр адымнарын Мәскәү-Питер тәнкыйтьчеләре белән килештереп атласалар, нәкъ менә «Әлиф» белән «Әкият» милли театрның рус театрына бәйләнмәгән юлларын эзли. Аларны күзәтүе кызык. Тик моны күпчелек тамашачыга ничек җиткерәсе икән соң?.. 

intertat.tatar

Просмотров: 940

Комментирование запрещено