Казанда Бөтенроссия спартакиадасы ачылды (ВИДЕО)

085532a3f2b93d3ad576c1ff[1]4 февральдә Казанда атлетларның Бөтенроссия махсус спартакиадасы ачылды. Ярышлар 8 февральгә кадәр дәвам итә. Спортчылар алты кышкы спорт төре буенча көч сынаша. Ярыш йомгаклары буенча Росссия җыелма командасы сайлап алына. Әлеге команда 2022 нче елда узачак Бөтендөнья махсус Олимпиада уеннарында катнашыр дип көтелә.

Бу ярышларга спортчылар быелдан ук әзерлек башлады. Һәркем бар осталыгын күрсәтеп, ил җыелма командасына эләгергә омтыла. Бөтенроссия Спартакиадасы махсус Олимпиадага әзерлек этабы булып тора. Шул ук вакытта ул Татарстан башкаласы өчен генераль репетиция дә.

Спортның алты төре буенча ярышлар бер елдан соң Олимпиада узачак объектларда була. Спартакиаданы чаңгы ярышлары белән башлап җибәрәләр. Шул ук вакытта Зөя базасында тау чаңгысы спорты һәм сноубординг буенча ярышлар узарга тиеш.

Стартның беренче көнендә үк ярышларны чаңгы спорты буенча олимпия чемпионы Александр Легков күзәтеп торачак. Ярышларны карарга Татьяна Навка һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер да килде.

Россия махсус олимпиадасының Татарстан бүлеге спорт директорыЕвгений Герасимов: “Махсус Олимпиада катнашучылар – үзенчәлекле кешеләр. Җиңсәләр –күзләрендә очкын уйнап тора, бик сөенәләр. Җиңелүне авыр кичерәләр, без аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә тырышабыз.”

Бөтенроссия ярышларына төбәкләрдән байтак спортчы килде. Татарстан данын интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган йөз атлет яклый.

Күп кенә атлетлар өчен ярышларда медаль яулау да ул кадәр мөһим түгел, анда катнашып, күрсәткечләрен яхшыртырга тырышалар. Ә бу үзенчәлекле кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга булыша.

trt-tv.ru

Просмотров: 838

Комментирование запрещено