Өстендә — җилән, башында каракуль бүрек иде

загруженное11“Бердәмлек” газетасыда 2021 елның 1 санында басылып чыккан “Кашмир китабы бармы бу дөньяда” дип аталган мәкаләне укыгач, күрәзәче Гыйләй бабай күз алдыма килеп баскан кебек булды.

Аның хезмәт юлы күбесенчә сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Мөгаен, Шамил Галимов язган мәкаләне укыганнан соң аны башкалар да искә алганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки халкыбызга, бигрәк тә татар халкына аның ярдәме күп тиде. Ул — табиблар дәвалый алмаган авыруларны дәвалау белән тирә-якта дан тоткан кеше. Күбесенчә, психика яки нерв системасы какшаган кешеләрне дәвалады, файда китергән башка сыйфатлары да шактый иде. Мәсәлән, ерактан торып кешенең нәрсә уйлаганын белә алган ул. Кешеләргә бәла-каза, авырлыклар килсә, сәбәбен ачып биргән. Гыйләй бабайның талантын бөтен дөньяга танылган Ванга һәм Вольф Мессинг белән чагыштырырга була. Тормыш авырлыкларына очраган, ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире какмый иде, барысына да ярдәм итәргә тырыша иде.

Мулла авылы халкы да, Гыйләй бабай белән даими элемтәдә торып, авыру яисә башка хәл килеп чыкса, башта аңа баралар иде. Илленче елларда ул безнең Мулла авылына да килеп китте. Аны ат җигеп барып алганнарын һәм илтеп куйганнарын беләм. Нәкъ шул вакытта мин күрәзәчене күреп калган идем. Уртача буйлы, үткен генә олы яшьтәге кеше иде ул. Өстенә — җилән, башына түгәрәк каракуль бүрек кигән татар бабае күңелемдә илә дә уңай тәэсир калдырганын хәтерлим.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1334

Один комментарий

  1. Гыйлэй бабай Ульян олкэсе,Яна Малыкла районы,Эбдери авылында яшэде,кабере дэ Эбдери зиратында.