Төркиянең Искешәһәре: иң куркынычсыз төбәктә татарлар ничек яши?

145652883_169898981276839_6059170765162157920_nКүптән түгел Төркиянең Искешәһәре дөньяның иң куркынычсыз ун шәһәре арасына керүе белән дан казанды. 

«Нумбeo» тикшеренү ширкәтенeң җинаятьчелек күрсәткечләрен исәпкә алып төзегән исемлегендә 431 шәһәр күрсәтелгән. Искешәһәр 8нче урында тора. Бу уңайдан Искешәһәр мэры Елмаз Бөекәршән Твиттер битенә түбәндәгеләрне язды: «Бу горурлык барыбызныкы! 2020 елның иң ышанычлы шәһәрләр исемлегендә беренче унлыкта Төркиядән бары тик Искешәһәр урын алган. Искешәрдә ышаныч бар! Төркиянең Искешәһәре бар!» 

Әйдәгез, 1997 елдан Казан белән кардәш шәһәр булуын да искә төшереп, Искешәһәр белән якыннанрак танышыйк әле. Сүзне хуҗадан һәм аның хуҗалыгыннан башлыйм.

Мэр һәм мэрия

Искешәһәр мэры Елмаз Бөекәршән тумышы белән Искешәһәр янындагы бер кырым татарлары авылыннан, Казан татарларына хәерхаклы кеше. Казанга баргач каеннарга гашыйк булган һәм үсентеләрен китерткән, диләр. Хактыр, Төркиянең бер генә шәһәрендә дә бу кадәр каен күрмәссең. Искешәһәрдә исә ул һәр паркка утыртылган.

Елмаз Бөекәршән 1962 елда Искешәһәр икътисад һәм сәүдә гыйлемнәре академиясендә белем ала. Профессорлык дәрәҗәсенә ирешеп, академияне җитәкли, 1982 елда Анадолу университеты ректоры була. Төркиянең Радио — телевидение югары советына җитәкчелек итә. 20 елдан артык мэр вазыйфасын башкара. Сынчы буларак та билгеле шәхес. Шәһәрнең үзәк урамнарындагы һәйкәлләрнең авторы — ул үзе. 

Искешәһәр мэриясе тирә-юньдә урнашкан 14 районны берләштерә. Халык саны 900 меңгә якынлашып килә. Истанбулдан 360 км, Анталиядән 430 км ераклыкта урнашкан, бу мәгълүматны диңгез ераклыгын күзаллар өчен китерәм. 

Шуны искә төшерим, узган ел Искешәһәр Төркиянең «Иң бәхетле шәһәре» дип табылган иде. Шулай ук соңгы өч елда югары уку йортларында белем алучыларның иң яраткан шәһәрләре исемлегендә беренчелекне бирми. Биредә заманча өч университет шәһәрчеге корылган. 

Икътисади йөзе: шикәр заводы, самолет моторлары, дизель локомотив моторлары, суыткыч, поезд ясау фабрикалары. Искешәһәр экономик зонасы — Төркиядә иң зурлардан санала.

Табигый байлыгы: бор һәм «ак алтын» дип йөртелә торган лүләташ. Бу таш дөнья күләмендә ике җирдә генә чыгарыла: Көньяк Америкада һәм Искешәһәрдә.

Тарихи йөзе: фригиялеләр яшәгән борынгы заманнардан калган Язулы кыя тарихи һәйкәле бар. 13 гасырда Госманлы дәүләте корылышы турындагы карар бу җирлектә игълан ителгән. Шәһәр эчендәге тарихи Коршунлы мәчете 1517-1525 елларда төзелгән.

Популяр милли ризык: Казан татарларында пәрәмәч, кырым татарларында — чибүрек, төрекләрдә –мет хәлвәсе.

Һәр көн базар

Искешәһәрдә нәкъ бездәге кебек корылган берничә катлы сәүдә үзәкләре гөрләп тора иде. Пандемия сәбәпле тыюлар кертелгәч, бик күп кафелар, кибетләр, кинотеатрлар эштән туктады. Эшсезлек тә шактый җәелде… 

Пандемиядән иң зур зыян күрүчеләр — кечкенә кибет, ателье, кафе тотучылар. Әйтик, Искешәһәрдә өч университетта миллионлаган студент белем ала иде. Дистанцион укуга күчү сәбәпле, шәһәр урамнары студентлардан бушады. Нәтиҗәдә, алар күпләп яшәгән урамнардагы кафе тотучылар, яшьләр күңел ача торган сәүдә үзәкләре клиентсыз калды. Хәтта үткән елның көз айларында кафе хуҗалары: «Университетлардагы укуларны туктатсагыз, без ничек көн күрик?!» — дигән дәгъва белән урамга чыктылар. Әмма барыбер тыюлар бетерелмәде. Бүгенге көндә кафеларда утырып ашарга ярамый, бары тик әзер ризыкны кереп алырга яки өйгә китертергә була. Тыюлар туристларга карамый.

Шәһәр халкы күбрәк башка төр сәүдә нокталарына — бездәге ярминкәләрне хәтерләткән көнлек базарларга йөрергә ияләшкән. Һәр көн билгеле бер урамда базар корыла. Мәсәлән, бездән ерак түгел «Пәнҗешәмбе базары», туганнар янында «Салы (чәршәмбе) базары». Нигездә аларда ризык, җиләк-җимеш, яшелчә сатыла. Өй кирәк-яраклары да очрый. Күбрәк өйдә торган ханымнар, тәгәрмәчле арбаларын тартып, шул базарларга йөриләр, атналык ризык запасы туплап кайталар. Көнлек базарларда бәяләр сәүдә үзәкләренә, маркетларга караганда күпкә очсызрак була иде, әмма пандемия тәэсире монда да сизелде.

Искешәһәрдә күпчелек халык эчә торган суны сатып ала. Махсус машиналар көн саен су сатып йөри. 12 литр су — 5 лира (50 сум тирәсе). Шулай ук тирә-як авыллардан килеп, сөт сатып йөрүчеләр шактый. Кибеттән алганчы, үзең ышанган кешедән берни кушылмаган чиста сөт алу күпкә әйбәтрәк. Авыл сөтенең 1 литры — 4,5 лира (45 сум тирәсе).

Искешәһәрдә татар эзе һәр тарафта…

1895 елда татарлар корган Корыһөек авылы Искешәһәрнең Чифтәләр районында урнашкан. Заманында татарлар төпләнгән Ике Пынар авылы исә Бәйлекова районында. Кырым-нугай татарлары Искешәһәр тирәсендә 40ка якын авылга нигез салган. Әлбәттә, күчмәннәр авылларда яшәү белән генә чикләнмиләр, иң якын кала Искешәһәрдә дә тормыш корганнар. Менә шул сәбәпле Искешәһәр Төркиядә татарлар иң күп яшәгән җирлек буларак билгеле. 

Әле килгән генә вакыт иде, «Эспарк» сәүдә үзәгеннән чыккач, аяк астындагы эзләргә күзем төште. Казанның Бауман урамында җиргә ясалган йолдызлар күз алдына килде. Әмма монда йолдыз урынына аяк эзләре! Төгәлрәге, Искешәһәр футбол такымында уйнаган легендар футболчының исеме, уйнаган еллары язылган һәм аяк эзе төшерелгән. «Алтын аяклар» диелгән проект 2012 елда тормышка ашырылган икән. Шуның кысаларында футболчыларның эзләрен менә шулай мәңгеләштергәннәр. Төркиянең милли командасында уйнаган, бүгенге көндә Истанбулда яшәүче Искешәһәр футболчысы Айхан Ашутның эзе дә бар анда! 

1944 елда Искешәһәрдә туган Айхан әфәнде бала чактан туп типкән. Диндар, кибет тоткан әтисе Низаметдин бабай каршы төшүгә карамастан, футболдан баш тартмаган. Хәтта берзаман махсус футбол аяк киеме алыр өчен үзләренең һәм күршеләренең бакыр савыт-сабаларын сатып җибәргән. Әлбәттә, малайга әтисеннән каты эләккән, бер ел буена аңа башка аяк киеме дә алмаганнар…

Айхан 18 яшеннән Төркиянең беренче лигасында уйный башлый. Искешәһәр спорт клубының өметле спортчысы буларак таныла. Әтисе 80 яшьләренә җиткәндә, улының Искешәһәр такымында ни кадәр уңышларга ирешүен, шәһәргә чемпионлык алып килүен күрә. Айхан Ашут — Төркиянең милли җыелма командасына кергән уенчылардан. Әйтик, ул 1969 елда дөнья чемпионатында Төркия командасы составында Советлар берлеге, Польша, Румыния, Иран һәм башка командаларга каршы уйнаган. 

Сәүдә йорты янында ташка уелган татар эзе сакланса, Искешәһәрнең тарихи районы Одун Пазарында исә татарларның яңадан яңа эзләре көн дә салына…

Биредә 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Казан татарлары музее эшләп килә. Пандемиягә кадәр Искешәһәр татарлары җәмгыяте оештырган чаралар, очрашулар, Татарстаннан, Башкортстаннан килгән кунакларны каршы алулар гел шушында үтә иде. Одун Пазарындагы ике катлы иске өйләрне карарга килгән туристлар музейга кереп, татарлар тарихы белән танышалар.

Искешәһәр татарлары җәмгыяте рәисе Фәрхат абый Акташ — татар авылы Корыһөектә туып-үскән татарлардан. «Искешәһәрдә 1976 елдан бирле яшибез, — ди, ул. — Эш булды, урнаштык шулай. Төрекләр белән дә уртак тел таптык. Алар безне башкалардан аермадылар. Искешәһәрдә халык тыныч. Талаш-сугыш юк. Без, татарлар, татарлыкны саклап, үзебез теләгәнчә яшибез. Сабантуйлар, татарларны җыйган башка чаралар үткәрәбез. Телебезне онытмыйбыз, татарча сөйләшәбез, яшьләргә дә өйрәтергә тырышабыз. Менә бу пандемия чыгып, бераз эшләребезне туктатты. Музейны яңартырга Татарстаннан килергә тиешләр иде, инде билетлар алып йөриләр иде… Юллар ябылгач, килә алмый калдылар. Пандемия сәбәпле тыюлар беткәч, татарстанлылар да килә алыр, музейны тагын да матурларбыз, яңартырбыз дип көтәбез». 

Чыннан да, хәзер Искешәһәрнең тарихи урамнарында чагыштырмача тынлык хөкем сөрә. Туристлар бик аз. 

Паркларда каеннар үсә…

Искешәһәрдә паркларга аерым зур игътибар бирелгәне күз алдында. Әйтик, шәһәр халкы рәхәтләнеп ял итәргә яраткан «Кент парк» шәһәр үзәгендә, Порсук елгасы буенда урнашкан, мәйданы якынча 250 мең кв/м. 2006 елда ачылган паркта бассейннар, атлар белән йөрерлек юллар, спорт, уен мәйданчыклары, күлләр бар, бик тә уңайлы, рәхәт ял итү урыны. Ак диңгез комы җәелгән ачык бассейн җәй көне бик популяр. Диңгезгә китә алмаган шәһәр халкы рәхәтләнә анда. Әмма керү бушка түгел.

7 959 агач, 28106 декоратив үсемлек утыртылган. Алар арасында, әйткәнемчә, каеннар да күп. 

Шәһәр читендәрәк урнашкан «Сазова» паркы берничә көн дәвамында карап йөрерлек. Аның бер ягы махсус балалар өчен әкият дөньясы итеп корылган. Ясалма күл ярына пират көймәсе әле генә килеп туктаган кебек, шул тирәдә аккошлар, үрдәкләр йөзә. Пират көймәсеннән соң әкияти сарайга килеп чыгасың. Бу сарайның архитектурасы бик үзенчәлекле, анда Төркиянең иң танылган манаралары бергә тупланган. Эчендә исә әкият геройлары белән очрашырга мөмкин.  

Паркның икенче ягы тагын да кызыклы: биредә заманча зоопарк, аквариум гаҗәпкә калдыра. Капка төбеннән «Төрек дөньясы шаһәрләре» дип аталган ачык парк иң мәшһүр архитектура биналарының кечерәйтеп ясалган макетлары белән каршы ала. Күз ачып йомганчы бер илдән бер илгә йөрисең. Әйтик, әле генә гасырлар дәвамында дөньяның иң зур мәчете саналган «Сәлимия» мәчете янында торасың, бер-ике адым атлауга Македониянең «Алаҗа» мәчетенә барып чыгасың яки Һиндстанга… Бирегә килгәч, «Их, Сөембикә манарасы яки Болгарда сакланган берәр бина макетын да куйсалар иде», — дигән теләк уяна. 

Минем өчен «Сазова» паркының иң кыйммәтле, иң сөендергән өлеше — төрки дөнья мәдәниятен өйрәнү, дөньяга таныту максатыннан төзелгән «Анадолу университетының Төрек дөньясы гыйлем, мәдәният һәм сәнгать үзәге». Үзәкнең 2016 елда салынган бинасы төрки халыкларның һәркайсына таныш герой Хуҗа Насретдин тәккәсе – кәләпүше рәвешендә ясалган. 15 мең кв/м мәйдан били. Бирегә килеп кергәч тә, барлык төрки төбәкләрнең байраклары янында Татарстанныкын да күрергә мөмкин. Менә шуңа да бу урын күңелгә якын…

Концертлар, семенарлар, конференцияләр, төрле түгәрәкләр оештыру өчен махсус заллары бар, амфитеатры, китапханәсе игътибарны җәлеп итә. Болар даими гыйлем алу, мәдәни чаралар уздыру мөмкинлеге өчен кирәк. Ә менә туристларны исә мәркәз башка тарафтан кызыксындыра. Биредә һәр заманнан тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрен истә тотып 40 аерым бүлмә ясалган, шуларда 8-20нче гасырларда яшәгән 40 гыйлем иясе танытыла. Беренче төрек математиклары, галәм белгечләре, әдәбиятчылары, докторлары, архитекторлары… Һәр бүлмәдә бер галим сыны һәм аңа кагылышлы җиһазлар урнаштырылган. Бүлмәдә иркенләп утырып галимнең эшчәнлеген, тормышын аңлаткан видеоны карап чыгарга мөмкин.  

Үзәктәге «Музыка тарихы салоны» миндә зур горурлык хисе уята. Чөнки ул татар кешесе — музыка белгече, доцент — доктор Рәхми Оруч Гувенч гомер буе туплаган музыка кораллары коллекциясенең ясалма нөсхәләреннән гыйбарәт. Биредә төрек-ислам дөньясында беленгән 400 инструменттан 216сы урын алган. Һәр инструментның тавышын янына урнаштырылган колакчын аша тыңлап карарга була. Шулай ук инструментның исеме һәм кайсы төбәктә кулланышта икәне язылган. Алардан «Идел-Урал буйларында киң таралган», «Казан татарлары уен коралы» кебек сүзләрне укып йөрү үзе бер рәхәт…

Ышаныч кайдан килә?

Һәр вәзгыятьнең сәбәпләре була. Әлбәттә, мэрның «Искешәһәрдә ышаныч бар!» дип горурлануы, дөньякүләм исемлеккә керү вакыйгасы юктан гына түгел. Ышаныч кайдан килә соң? 

«Искешәһәр Экспресс» газетасы хәбәренә караганда, соңгы 5 елда Искешәһәрдә кылынган бер генә җинаять тә, шул исәптән корал һәм пычак белән яралау очраклары, берсе дә ачылмый калмаган. Өлкә буенча 3600 полиция дежур торса, көн дәвамында якынча 1500 полиция хезмәткәре урыннарда кизү тора икән. Икенче яктан, 37 ай эчендә мэрия белән берлектә алып барылган тикшерүләр нәтиҗәсендә шәһәр эчендә куркыныч, буш, иясез 1082 бина ачыкланган, шуларның 1010ы җимерелгән. Калган 72се җимерү карарын көтә.

Шәһәрдә яшәүчеләрдән берничә фикер

Ләйсән Ирдән:

Биредә 10 елга якын яшим. Искешәһәр — минем өчен иң матур, рәхәт һәм тыныч шәһәр. Урам этләре ташланмас, кеше тупас итеп эндәшмәс, исерек килеп бәйләнмәс. Кичен курыкмыйча урамга чыгарга монда килгәч өйрәндем. Тирә-як якты, хулиганлык ясаучы юк. Кызым кечкенә чагында көн саен бер паркка йөри идек. Анда ял итеп утырганнарның көнбагыш ашагач кабыкларын бер пакетка жыйганын күреп, хәйран кала идем. Әлбәттә, бу тәртип жирле халыкка хас. Соңгы елларда төрле илләрдән килгән «мүлтәҗиләр» (күчмәннәр) бу тәртипне бозды. Паркларда чисталыкны сакламыйлар. Шәһәр халкы да моннан зарлана.  

Үземә иң ошаганы — күршеләр мөнәсәбәте. Төркиядә эчә торган суларны иртән машина белән таратып йөриләр. Су шешәләрен ишек төбенә чыгарам, астына акчасын куям. Күрше йортта яшәгән абзый минем шешәләргә су тутырып алып кала иде. Су савытын яисә акчасын урлап китү юк. Кеше хакы — хәрам. Моны һәр мөселман белә. Әйтик, кибеттә акчаң житмәсә, соңыннан кертеп чыгарсың, диләр. Автобуста барганда, берәр жирдә чиратта торганда, беркайчан тупас итеп эндәшүче юк. Чират бүлешеп кычкырышканнарын күрмәдем. Төрекләрнең татарларга карата жылы мөнәсәбәтеннәнме, әллә инде килен булып төшкән җир — җанга якын җир була диюдәнме, Искешәһәрне бик яратам. Хәтта кайчак үземне монда туып-үскән кебек хис итәм.

Айзирә Фәйзрахманова:

Искешәhәрдә ике ел яшибез. Куркынычсыз шәhәр дигәннәре белән килешәм. Иптәшем белән өч бала үстерәбез. Безнең өчен аларга уңайлыклар булуы мөһим. Ә монда бала үстерү унайлы, парклар күп, төрле түгәрәкләр, Коръән курслары эшли…

Кешеләр ачык, ярдәмчел. Ошамаган бер генә әйбер бар, кышын бераз суык. Мин эссене яратам. Ә климат, гомумән, яхшы, кар юк диярлек, жәй эссе. 

Яңа килгән кешегә авырмы дигәндә, төрле кеше төрлечә әйтер. Һәркемнең үз тормыш тәҗрибәсе, үз юлы. Безгә, Аллага шөкер, жиңел булды. Аллаһы ярдәме белән юлыбызда яхшы кешеләр генә очрады.

Бу язманы укыгач, бәлки кайберәүләрнең Төркиягә, бигрәк тә Искешәһәргә килү, татарлар янына сыену теләге артыр. Әмма мин ул теләкне арттыру ниятеннән язмадым. Һәм берникадәр кисәтү дә өстисем килә. Чит илдә яшәүне бер яклы, рәхәт итеп кенә күзаллау — ялгышлык. Тормыш кайда яшәсәң дә, кайвакыт сөендереп, кайвакыт борчып, үзенекен итә ул. Миңа калса, чит илдә яшәү теләген, биредә я фатир алу, я укырга керү белән тормышка ашыру күпкә кулайрак. Тагын бер юлы — кияүгә чыгу. Әмма анысы бәхет эше, шуңа күрә алдагы икесе күпкә ышанычлырак. 

Әле фатир алып төпләнгәч, гаиләңне карарлык, туендырырлык акча таба аласыңмы, анысы бүгенге пандемия шартларында, вирус тудырган кризиста үзе бер аерым тема. Шул сәбәпле иң тыныч, иң бәхетле Искешәһәргә килеп тә, төпләнеп кала алмаганнар, үз бәхетләрен тапмаганнар шактый.

***

…Искешәһәр хакында тагын да күбрәк язарга мөмкин булыр иде. Госманлы дәвере тарихына кагылышлы зур мирас, шәһәрнең данлыклы алтынчылары, аерым татар язмышлары һәм башкалар. Болары турында инде башка юлы…

intertat.tatar

Просмотров: 467

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>