Хәзрәт Ислам динендә бизәнүгә караш турында сөйләде

KSF_0670Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, Ислам кануннары буенча, хатын-кызга үзенең хәләл җефете өчен чәч, тырнак, керфек һәм кашларны буярга ярый. 

Башкаланың «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Ислам динендә бизәнүгә карашны аңлатты.

«Ислам динендә хатын-кызларга тырнак буярга рөхсәт ителә. Әмма намаз укыган вакытта буялган тырнакны чистартырга кирәк. Чөнки тәһарәт алганда тырнакка су үтеп керергә тиеш. Чәч буяу да тыелмаган. Бу очракта да буяуның су үткәрә торган булуы мөһим. Кара төскә буярга ярамый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Алмаз хәзрәт сүзләренчә, хатын-кызларга чәч бөдрәләтү һәм турайту да тыелмаган.

«Бу рөхсәт ителә. Ул ире, балалары, әти-әниләре, якын туганнары алдында яулыксыз йөри ала. Ләкин урамга чыкканда чәчләр капланган булырга тиеш. Исламда ясалма чәчтән ясалган парик кияргә була. Ләкин ул кеше чәченнән булырга тиеш түгел», — дип сөйләде ул.

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы әйтүенчә, хатын-кыз ислемайларны бары тик өйдә кулланырга тиеш. Урамга чыкканда башка ир-атларны кызыктырмас өчен хушбуй сибү тыела. «Керфек, кашларны да сөрмә белән буяп куярга ярый. Болар барысы да бары тик үзеңнең ирең өчен эшләнә», — диде дин әһеле.

Элегрәк «Татар-информ» мөселманнарга пластик операцияләр ясарга яраган очраклар турында язган иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 908

Комментирование запрещено