Айдар Фәйзрахманов: Татарча белмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый

айдар+фГабдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров премиясен бирүдә тел мәсьәләсе беренче чиратта тормый. 

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый.

«Әгәр катнашучы татарча сөйләшә белмичә, җырлаганда гына татарча җырласа, аңа Илһам Шакиров премиясе биреләчәкме?» — дигән сорау яңгырады Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә.

«Җыр белән тел арасында аерма юк. Татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Җырчының күңеле, яшәеше татар булырга тиеш. Шуның өчен комиссия бар. Җырчы тәкъдим ителгәндә, барысы да бизмәндә үлчәнергә тиеш. Җырчыларны күктән алырга җыенмыйбыз. Алар безнең халкыбыз арасында», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров премиясен бирүдә тел мәсьәләсе беренче чиратта тормый.

«Тел сафлыгы өченме яисә башкару осталыгы буенча премия бирәбезме? „Вокал“ номинацияләре профессиональ сәнгатькә юнәлтелгән. Ә биредә төрлесе бар. Эстрада да шулай ук. Үзенең нәрсә турында җырлаганнарын аңламаучылар да бихисап. Бу телгә генә дә бәйле түгел. Мәсәлән, иленнән, туганнарыннан аерылу турында 18-20 яшьтәге башкаручы җырлый да алмыйдыр, чөнки ул аны кичермәгән», — диде ул. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 882

Один комментарий

  1. Татарча белмилэр Дер инде, белсэлэр ярты сэгать бал да май бал да май дип акырып тормаслар иде,ватык громофон кебек