Җырлый торган камышлар

Камышлы2Татар җаны исән­ме, 400 еллар элек бирегә ки­леп утырган борынгы баба­ларыбызның рухы сизеләме?

Камышлы районы Самара өлкәсенең бер читендә урнашса да, тормыш-көнкүрешнең нәкъ уртасында кайный. Си­кәл­тәле, болгавыр, кырыс чор­ларны кичкән төбәк ул.

1929 елда оешкан татар районын, сугыштан соң тарка­тып, күршеләренә кушкан дәвер дә онытылмаган. 1991 елда янә мөстәкыйль адми­нистратив бе­рәмлек халәтенә кайтарылу шат­лыгын да биредә яшәүче кан-кардәшләребез ае­руча яхшы хәтерли.

Халкын башлыча үзебезнең татарлар тәшкил иткән район шуннан бирле, әйткәнемчә, өлкәнең йөзек кашына әве­релгән дисәң дә, һич арттыру булмас. Аны башкаларга үрнәк итеп куялар, исеме мәртәбәле трибуналардан яңгырый. Икъ­тисад ягыннан да, социаль тормыш һәм мәдәният-сәнгать ягыннан үсеш шактый зур. Күренекле язучылар Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнәр ватаны да ул. Дәртле, салкын, йөгерек сулы Суык су, уйчан-моңлы Камышлы елгалары буйларында туып-үскән та­лантлы, уңган-булган ке­шеләр яши биредә. Кемгә ни­чектер, ә шәхсән миңа Һади Такташның атаклы “Мо­камай” шигырендәге “…Бер җирдә юк камыш сабак­лары, андагыдай шаулый тор­ган­нар” дигән юллары нәкъ бу төбәккә багышлап язылган булып тоела. Моңсу гына шау­лаша, юк, шаулашмый, пышылдап кына нидер көйли мондагы сылу камышлар! Менә шундый сулары мул, туфрагы бәрәкәтле булган җирләрдә тамырланган мил­ләттәшләребез. Ә бүгенге көн­дә ниләр бетереп яталар икән алар? Татар җаны исән­ме, 400 еллар элек бирегә ки­леп утырган борынгы баба­ларыбызның рухы сизеләме?

Яңа ел алдыннан шушы тарафларга барып чыккач, район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов белән сүзебез, барыннан да битәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, ана теле, милли мәдәният мәсьәләләре тирәсендә куеруы табигый иде. Сүзебез тальян гармунга килеп тоташкач, советлар чорында көчле яңгырашлы, көмеш тавышлы, күрекләреннән моң саркып торган музыка коралын бөтен союзга эшләп тараткан остакул Гали Гәрәевның данлы исемен дә хәтердә яңарттык.

– 2019 елгы федераль Сабан туе бездә үткәрелде бит. Менә шунда әллә кайлардан килгән кунаклар Гали аганы юксынып сораштырдылар. Кайсыларының кулында кайчандыр ул ясаган гармуннар да бар иде хәтта. Затлы мирас онытылмый ул. Инде килеп, әлеге Сабан туе да якташларыбыз өчен бик истәлекле булды, көчле тәэсире бүген дә сүрелмәгән әле. Олуг бәйрәмебезне гөр­ләтеп үткәрүдә зур булышлык күрсәткән Татарстан җитәк­челегенә рәхмәтебез чиксез, – диде әңгәмәдәшем.

Камышлы якларының җыр­га-моңга искиткеч хирыс, дәрт­ле биюләргә гаять маһир һәвәскәрләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Татарстанда да яхшы ук танылу алган. Әйтик, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамблен кем генә белми икән?! Халыкара сәхнә дәрәҗәсенә күтәрелгән шәрәфле исем-аты мәшһүр якташлары Зыя Ярмәкинең “Ак каен”ыннан башлана бит. “Сабантуй”, “Кич утыру”, “Печән өмәсе”, “Боз озату”, “Сагыз кайнату” кебек сәнгать югарылыгында театральләштерелгән күпсанлы сокландыргыч бию күренешләре тамашачыны таң­ калдыра, халкыбызның җәүһәргә тиң йолаларын күз алдында җете итеп җанландыра.

“Вакка басу” дигәне аеруча зур уңыш казанган. Әле узган ел азагында гына Самара шәһәрендә Идел буе халык хорының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бер­ләштерелгән концертында янә тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар әлеге бию белән. Сихри тәэссоратка бирелеп, рухи ләззәт алып, әсәрләнеп карыйсың аны. Дәртле көй астында биючеләрнең тылсымына бирешеп, матур хәрә­кәтләренә тәмам сокланып, аякларың үзеннән-үзе тыпырдый башлый, хикмәт. Кем әйтмешли, рәвешен-мане­рын отып калырга маташу­дан мәгънә юк, башлап йөрүче артист Наил Галимуллин кебекләрнең аякларына күз иярми. Китәләр, мин сиңа әйтим, бервакыт кызып, вак-вак кына басып биегәндә яшен тизлегендә бизәкле кәҗүл читекләре генә күзгә чалына…

Сокланудан сыныңны катырырлык, дәрт-дәрманнан шаштырырлык, һич нигә охшамаган, ифрат үзенчәлекле бию… Әмма шунда уртак концерт­ны алып баручылар әлеге авыл үзешчәннәренең шул иҗади табышын, әлеге дә баягы “Ярмәк вагын” “Себерчә бию” дип атап, белер-белмәс ялгыш игълан итеп, кәефне төшерделәр, хәерсезләр. Самара татарларының гасырлар сынавын үткән бию йолаларына нигезләнгән “Ярмәк вагы” бит ул, ләбаса! Икенче төрле әйткәндә, Ирландия халкының “Степ”, украиннарның “Гопак”, русларның “Барыня”, полякларның “Краковяк” бию­ләре янәшәсендә бер үк дәрәҗәдә халыкара танылу алган атаклы бию үрнәге ич! Хәзер дә Самарадагы шул күңелсез хәлгә ишарәләп: «Башкалар “үзләштергәнче”, “Ярмәк вагы”на патент ише авторлык таныклыгы алырга вакыт түгел микән сезгә», — димен уенын-чынын кушып.

- Чыннан да, шулай итмичә булмас ахры, — дип киң елмая, бер үк вакытта камышлылар өчен горурланып, килешә район башлыгы.

Ул үзе дә авыл егете, күрше Чирмешән районыннан, фермердан күтәрелгән кеше. Милли җыр-биюнең кыйммәтен, асылын, тәмен-зәвыгын һәй­бәт белә, димәк. Мәдәният дөньясындагы хәлләрдән дә хәбәрдар. Шуңа күрә дә 2020 ел азагында мактаулы “Ак каен”ның оешуына 50 ел тулу тантанасын истә калырлык итеп, зурлап үткәрүне бишкуллап хуплаган.

- Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Камышлы татар халык театрының 100 еллыгын да онытмыйк әле, — дип әңгәмәне дәвам итә Рафаэль әфәнде. Ничәмә-ничә буынны үзенә каратып тоткан, матурлык хозурының әсире иткән сәхнә осталары мөнбәре ул. Районда гына түгел, гомумән, Октябрь революциясеннән соң бөтен татар дөньясында театрга беренчеләрдән булып юл ярган һәвәскәрләр труппасы турында сүз бара. 1920 елдан бирле һаман хәрәкәттә ул сәхнә, гүзәллеккә бәйләнеп, әйләнә дә әйләнә.

Хәтердән җуярлыкмы соң: тәүге тапкыр “тиәтр” куярга хәстәрләнүләре үзе бер тамаша, мәзәк, ләбаса. Камышлыга элегрәк килүемдә сөйләгәннәр иде аны…

…Гражданнар сугышы бет­кән вакытлар. Көннәрнең берендә күрше-күлән көпә-көндез укытучы Әгълә Яруллиннар йортындагы ниндидер яман тавыш-гауга, ызгыш ишетеп, колакларын “шомарта”. Ул да түгел, шул яктан кемдер мылтыктан дөпелдәткәндәй була. Гаять куркуга төшкән, шомланган кешеләрнең кыюрагы, әрсезрәге “бу ни бу” итенгәләп, Әгъләләрнең капкасын ачып өлгерми: “Әйдә, абзый, рәхим ит, кулак роленә әртис җитми иде, син уйнарсың”, — дип йорт хуҗасы шат елмаеп каршылый. Ишегалдындагылар шаркылдап көлеп җибәрәләр. Бу – комсомоллар бүтән урын тапмагач, сыйнфый дошманга каршы көрәш турында пьеса сымаграк әйбер куярга хәзерләнеп, репетиция ясап яталар икән. Капка кагучы да, өстенә туры баскандай, нәкъ кулаклар куштаны булып чыга, гыйбрәт…

Анысы бер хәл, әле шул 1920 елдан соң да андый репетицияләрне ни гомер җи­тәкчеләре Әгълә өендә, яи­сә теләсә кайда оештырып йөрергә мәҗбүр булалар. Ә спектакль дигәннәре кичләрен мәктәп бинасында гөрләп бара. 1930 елга, Камышлыда яңа клуб ачылганга кадәр, шул рәвешле халыкка мәгърифәт нуры тарата халык театры. Әмма ләкин спектакль куюлар бер генә дә, хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, өзелми. Репетуарындагы әсәрләр дә хисапсыз. Тулы бер гасыр эчендә Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ы, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ы белән башланган репертуар Данил Салиховның “Язмыш”, Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары” драмаларына барып тоташа. Чамалы исәп белән генә дә меңләп спектакль күрсәткәннәр булып чыга. Камышлылылар 1972 елда ук татар халык теат­ры исемен яулаганнар, Халык­ара, Бөтенсоюз, Бөтенроссия театр бәйгеләрендә шанлы исемнәргә ирешкәннәр. Режиссер хезмәтен башкарган Ленин орденлы Фатыйх Бикашев, 50дән артык спектакльдә уйнаган ветераннар Зөбәрҗәт Шәрипова, Гани Мостафин, Сәгыйть Галиуллин, Шәмсебәдәр Минһаҗеваларны әле дә сагынып искә төшерәләр. Театр эшчәнлеге хакында “Советская культура”, “Сельская жизнь”, “Ватаным Татарстан” газеталары язып чыккан…

Хәзер дә иҗатлары мул җимешле. Камышлыга барып чыгарга туры килсә, театрга керми калмагыз. Бәхетегезгә, бәлки берәр тамашасына эләгерсез. Юкса алар өйдә генә утырмый, гел юлда, гел гастрольләрдә…

Шөкер, бүтән мәдәният учак­лары да якты балкый рай­онның, ишекләре һәрвакыт ачык. Карты-яше мәдәният нур­ларына тартыла, үзе дә сәләтен, көчен сынап карый. 111 Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә район үзәгендәге мәктәп укучылары да җиңүгә ирешкән әнә. Бүтән конкурслардан да якташларның иҗади казанышлары турында матур хәбәрләр ишетелеп тора. Саф татарча сөйләшүче, телгә оста, көләч йөзле халык яши биредә. Яшьрәкләре дә татарча сукалыйлар бераз. Замана галәмәте — тач урыс биләмәсе үзәгендә яшиләр бит, уку-язуы, башкасы шул телдә көйләнгән. Ә бит 40 — 50нче елларда монда татар педагогия көллияте дә эшләгән хәтта… Татар мохиты барыбер ерак китмәгән. Шуның өчен җан атып, янып йөрүчеләре бар әлегә.

Байтуган авылындагы мәш­һүр әлифба авторы, атак­лы педагог Сәләй Вагыйзов музее бөтен тирә-якка танылырлык итеп төзелгән. Биниһая бай бизәнешле, күркәм бина ул. Үткәнебез белән танышу, тамаша кылу өчен бигрәкләр дә гыйбрәтле, мавыктыргыч. Оештыручысы Нурания Абзалова исә әле һаман да канәгать түгел, аны тагын да баетырга, борынгырак экспонатлар эзләп табарга тырыша. Мөхтәрәм район җитәкчесе дә, Сәләй аганың минем әтинең яшьлек дусты булуын белгәч, аңа бәйләнешле берәр тарихи ядкәр юкмы, дип кызыксынды. Мин бүләк сыйфатында Сәләй аганың якты образы искә алынган китапларымны тапшырдым. Мәгълүм булсын, минем әтием Гали Галимдарович Диндаров — Богырыслан шәһәре тумасы (Камышлының ут күршесе), яшьлек елларында, аннан соң да, Сәләй дусты белән аралашып үскән шәхес. Сүз җаеннан, утызынчы елларда шул ук Камышлы районы газетасын да җитәкләгән… Камышлы тарихының әле тагын да ачасы, тузаннан арындырасы катламнары бар. Аларына да өлгерербез сыман. Арадагы сукмаклар гына суына күрмәсен дә, читтәге мил­ләттәшләребездә дуслык, туганлык, бердәмлек хис­лә­ре, уртак хәзинәбез – газиз ана теленә мәхәббәт кенә сү­релмәсен.

Илдус ДИНДАРОВ.

Нурлат шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1292

Комментирование запрещено