Сизгер җанлы кеше иде ул

fw7niaiCS-411 февральдә, озак авырудан соң, Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газета­сында алты елдан артык хәбәрче булып эшләгән, шу­шы кыска вакыт эчендә әйдәп баручы журналистка әве­релгән хезмәткәре­без Алия Арсланова вафат булды. Ул өлкә «Туган тел» татар җәм­гыятенең шура әгъ­засы да, үз инициативасы белән, үз акчасына “Шатлык” балаларның үсеш үзәге оештырып, бер ел буе алып барган җәмәгать эшлеклесе дә.

Ул редакциягә май аенда килеп керде. Түгәрәк кенә, елмаеп тора торган Алия үзенең самими карашы, мөлаем йөзе, ипле характеры белән мә­хәббәтебезне шундук яулады да куйды. Ул, психология фәннәре белгече буларак, һәр кеше белән уртак тел таба белә иде. Ләкин мин аны башка кеше җаена яраклашучылардан дип атамас идем. Кирәк булганда, бик оста итеп кызып киткән кешене үз урынына да куя белә, үз фикерен дә әйтергә аптырап тормый иде.

Алия кечкенәдән шигырь­ләр, балалар өчен әкиятләр язган. Үз балалары бакчага, башлангыч мәктәпкә йөргәндә, бөтен чараларга да төрле кул эшләре, композицияләр ясап илтә, бүлмәләрен бизи иде. Эшләнмәләре һәрвакыт күз явын алып тора торган булды. Яңа елмы, 8 Март бәйрәмеме, бөтен туганнарына бүләкләр әзерли башлый. Ни гаҗәп, аңа кадәр редакция открытка һәм бер коробка конфет белән Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен котлаган булса, ул килгәч, вахтада утыручы апаларга да, җыештыручыларга да бүләк эләгә башлады. Ул моны безгә күрсәтмичә генә эшли иде, ә тегеләр җавап итеп үз бүләкләрен китереп биргәч кенә, сер тишелә.

“Бердәмлек”кә хәбәрче ки­рәк, дигән белдерүне укыгач, каенанасы Тәнзилә Арсланова аңа барып кара, бәлки алырлар, дип әйткән булган. Озак икеләнүләрдән соң, күңелендә иҗат чаткысы булуын үзе дә сизенгән Алия, оялып кына килеп кергәнен әле дә хәтерлим. Ничектер редакциябез яктырып киткәндәй булды. Килгән бер кешегә чәй ясап, өеннән алып килгән камыр ашлары белән сыйлап, әкрен генә хәл сораша башлый. Кеше аның йөзенә карап, бөтен  серләрен сөйләп бирә. Ләкин Алия барысын да газетага ярып салмый, интервью бирүченең күңел пәрдәсен ачмыйча гына мәкалә язып кертә иде. Бездә андыйларны намуслы кеше дип атыйлар. Ләкин мин аны әле тагын сизгер күңелле кеше дип тә атар идем.

Әлбәттә, шигырь-әкият­ләр­дән аерылып, кырыс дөнья яңалыкларын яза башларга авыр булды аңа. Шулай да, тырышты, сер бирмәде. Болай итсәм ничек булыр иде, дип ипләп кенә сорап эшли иде. Шундый тыйнак кеше тиз арада редакциянең үзәгенә әверелде.

Хәзер, Алия вафат булгач, хезмәткәрләребез аның кабинетына керергә теләмиләр дә. Анда бушлык калды, шыксызлык. Урысларда: “Не место красит человека, а человек место” дигән мәкаль бар. Чыннан да шулай икән. Бу бушлыкны, бу шык­сызлыкны ничек тә булса бете­реп булырмы икән, белмибез.

Урының оҗмахта булсын, Алия! Яхшы кешеләр теге дөньяда кирәгрәк булгандыр инде. Югыйсә, ул авырып кит­кәч күп мәчетләрдә Алия Наил кызына исәнлек теләп укылган коллектив догаларны ишеткән булыр иде, даруга дип җыелган садакаларыбызны кабул иткән булыр иде.

Алиябезнең улы Әмир һәм кызы Каринаның, ире Рәмис­нең, әнисе Зөлфия апаның, игезәк сеңлесе Лилиянең, башка туганнарының тирән кайгы­ларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәт­тәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе бар­лык татар кешеләренең күңе­лен­дә якты истәлек булып сакла­ныр.

сегодняшний коллективfw7niaiCS-4

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2417

5 комментариев

  1. Алиянен урыны ожмахта булсын раббым бу чирдэн улгэн кешелэр- шахидлар аларнын урыны жэннэттэ, лэкин калган туганнарына балаларына бик нык авыр, уземнэн белэм. Йорэклэре тузсэ ярар иде раббым. 40 яшендэ алма кебек хатын 1 айда янды да бетте бигрэк зэхэр чир, купме баларны ятим итте, купме кешегэ кайгы китерде…Зульфия апай, сина кочле, нык булырга телим,лэкин каян аларны алырга уземдэ белмим…

  2. АЛИӘ НАИЛ КЫЗЫ АРСЛАНОВА «БЕРДӘМЛЕК» ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ ЖУРНАЛИСТКАСЫ ВАКЫТСЫЗ БАКЫЙЛЫККА КҮЧТЕ. ТУГАННАРЫНЫҢ АВЫР КАЙГЫСЫН УРТАКЛАШАБЫЗ. ЯКЫННАРЫБЫЗНЫ ЮГАЛТУ-АЧЫ ХӘСРӘТ.БИГРӘК ТӘ МАТУР, ЯШЬ, КӨЧЕ ТАШЫП ТОРГАН КЕШЕНЕҢ ЯКТЫ ДӨНЬЯДАН КИТҮЕ ИКЕЛӘТӘ АВЫР. МӘРХҮМӘНЕҢ УРЫНЫ ҖӘННӘТТӘ БУЛСЫН! ТУГАННАРЫНА ҺӘМ ЯКЫННАРЫНА АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ САБЫРЛЫК, ТҮЗЕМЛЕК БИРСЕН. МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ БАЙБЕКОВ.

  3. Урыны җәннәттә булсын!!! Бик әйбәт кешегә охшаган. Начар кеше үз милләте өчен янып шул..

  4. Алиянен урны ожмахта булсын. БИК эйбет, ягымлы кеше иде бит. Минем исемде Алия шундый булып калсын. Туганнарга сабырлык.

  5. Авыр туфрагы жинел булсын. Урыны жэннэттэ булсын. Туганнарына, якыннарына Аллах Субхана ва Тэгалэ сабырлык бирсен